3. СЫЙФАТ (ИМЯ ПРИЛАГАТЕЛЬНОЕ)

Автор _Swetlana, 17 ноября 2022, 23:52

« назад - далее »

_Swetlana

СЫЙФАТ (ИМЯ ПРИЛАГАТЕЛЬНОЕ)

Обозначает признак предмета, его качество или отношение к нему.
Отвечает на вопрос Ни́нди? (какой?). Имена прилагательные делятся на 2 группы:
1) качественные (асыл сыйфатлар);
2) относительные (нисби сыйфатлар).


АСЫЛ СЫЙФАТЛАР
(Качественные прилагательные)



Выражают качество, признак предмета, которые могут обозначать:
а) свойства и качества предметов, непосредственно воспринимаемые органами чувств (вкус, температура, вес, форма и величина предметов), например:
җылы (теплый), сары (желтый), җиңел (легкий), зур (большой) и т.д.;

б) физические качества людей и животных, например:
карт (старый), сукыр (слепой), сәламәт (здоровый);

в) качества характера и склада ума, например:
саран (скупой), усал (злой), акыллы (умный);

г) пространственно-временные качества и отношения, например:
якын (близкий), озак (долгий), туры (прямой).

Качественные прилагательные имеют антонимы:
Тиз – әкрен (быстрый – медленный), коры – юеш (сухой – мокрый) и т. д.


1. Спишите прилагательные парами, подбирая антонимы.
Үрнәк: Ялкау – тырыш, (ленивый – старательный).
Вак, тәбәнәк, куе, иске, яшь, дөрес, ялгыш, каты, тиз, карт, йомшак, әкрен, буш, сыек, тулы, ярлы, эре, бай, биек, яңа.

2. Найдите и напишите синонимы данных прилагательных.
Яхшы, матур, шапшак, кечкенә, зур, ялгыш.

_Swetlana

Качественные прилагательные образуют степени сравнения:

  Название степени    Показатели степени    Примеры 
  Положительная степень
  (гади дәрәҗә) 
  -    матур (красивый)
  кызыл (красный)
  зур (большой) 
  Сравнительная степень
  (чагыштыру дәрәҗәсе) 
  -рак/-рәк    матуррак (красивее)
  зуррак (больше)
  кызылрак (краснее) 
  Превосходная степень
  (артыклык дәрәҗәсе) 
  1) частичное повторение основы;
  2) усилительные частицы:
  иң (самый)
  бик (очень)
  үтә (сверх) 
  сап-сары, кып-кызыл,
  зуп-зур, ямь-яшел;
  иң яхшы
  бик биек
  үтә кыю 
  Уменьшительная степень
  (кимлек дәрәҗәсе) 
  -гылт / -гелт
  -кылт / -келт
  -сыл / -сел
  -су
  бераз (немного, несколько) 
  кызгылт (красноватый)
  яшькелт (зеленоватый) 
  аксыл (беловатый)
  зәңгәрсу (синеватый)
  бераз салкын (немного холодный)
 

степени сравнения.png


_Swetlana

3. Напишите предложения по образцу. Используйте антонимы, данные в скобках.
Үрнәк: Агач үләннән биегрәк.– Үлән агачтан тәбәнәгрәк.
1) Китап дәфтәрдән калынрак. 2) Бабам әбиемнән олырак. 3) Таш җирдән катырак.
4) Кызлар малайлардан пөхтәрәк. 5) Җәйге яңгыр көзге яңгырдан җылырак.
(Салкын, юка, яшь, шапшак, йомшак.)

4. От данных парных словосочетании составьте по два предложения по образцу.
Үрнәк: Яңа бүрек иске бүректән матуррак һәм җылырак.
Иске бүрек яңа бүректән ямьсезрәк һәм салкынрак.
Яшел алма – кызыл алма.  Сулы чиләк – сусыз чиләк.
Сөтле чәй – сөтсез чәй.       Җәйге каникуллар – кышкы каникуллар.

5. Допишите окончания.
1) Җәй яз... җылы... . 2) Боз кар... каты... . 3) Әти әни... көчле... .
4) Ай атна... озын... . 5) Помидор суган... эре... . 6) Диңгез елга... тирән... .

6. Выберите и напишите вместо точек подходящие по смыслу слова.
ЯЛ КӨНЕ БАКЧАДА
Безнең гаиләбез бик ... , без һәрвакыт бер-беребезгә булышабыз, һәр эшне бергә эшләргә тырышабыз.
... көз җитте. Без бүген гаиләбез белән бакчага барабыз. Бакча шәһәрдән ... түгел, шуңа күрә без анда ... барабыз. Бакчада һәрвакыт эш күп. Җәй көне без энем белән түтәлләргә су сибәбез, чүп утыйбыз. Быел яшелчә уңышы бик ... булды. Җиләк-җимеш уңышы да ... түгел. Әниемнең кулында ... кәрзин, ул анда ... алмалар җыя. Быел алма бик ... һәм .... Ә энем белән мин чиләкләргә помидор җыябыз. Мин энемнән ...рак, шуңа күрә минем чиләгем дә ...рак. Аның чиләгенә ...рәк помидорларны салабыз. Ә әтием иң ... эшне эшли, чөнки ул гаиләбездә иң ... кеше. Без барыбыз да тырышып эшлибез, шуңа күрә безгә бик ....
(Көчле, тату, кечкенә, күңелле, еш, алтын, зур, ерак, олы, авыр, вак, тәмле, яхшы, начар, баллы.)

7. Допишите окончания и подходящие по смыслу прилагательные.
Үрнәк: Апрель ае март аеннан җылырак.
1) Кышкы көн язгы көн... ... .               2) Татар теле рус теле... ... .
3) Идел елгасы Чулман елгасы... ... . 4) Казан шәһәре Әлмәт шәһәре... ... .
5) Авыл һавасы шәһәр һавасы... ... .  6) Әниемнең куллары әтиемнең куллары... ... .

8. Сравните данные пары слов, используя как можно больше прилагательных.
Үрнәк: Математика кабинеты тарих кабинетыннан зуррак, киңрәк, яктырак, чистарак, матуррак.
Авыл кибете – шәһәр кибете. Чишмә суы – елга суы.
Җәлил урамы – Тукай урамы. Наиләнең дәфтәре – Азатның дәфтәре.

9. Напишите вместо точек подходящие по смыслу прилагательные в сравнительной степени.
1) Безнең сыйныфта Рамилдән дә ... һәм ... малай юк бугай.
2) Абыем һәрвакыт ... капчыкларны күтәрә, чөнки ул миннән ... .
3) Энем кулына ... чиләкне ала һәм анда ... бәрәңгеләрне җыя.
4) Алабуга шәһәре Чаллы шәһәренә һәм башка шәһәрләргә караганда ... .
5) Быел ни өчендер бакчада уңыш ... һәм ... булды.

10. Переведите.
1) Наш новый диван красивее и мягче старого дивана.
2) Варенье слаще и вкуснее сахара.
3) Черный хлеб полезнее белого хлеба.
4) Мальчики должны быть смелее и сильнее девочек.
5) Город Москва больше города Казани.
6) Лесной воздух чище городского воздуха.
7) Мой брат старше и умнее меня.

11. Переведите. Найдите прилагательные и наречия.
1) «У» витамины кәбестәдә башка яшелчәләргә караганда күбрәк.
2) Җәйге эссе көннәрдә авылда рәхәтрәк.
3) Эрерәк бәрәңгедә вагына караганда нитратлар әзрәк була икән, шуңа күрә ул файдалырак.
4) Шифаханәнең яңа бинасы шәһәрдән читтәрәк, бик матур бакча эчендә урнашкан.
5) Мин бу тәмле һәм хуш исле чәйне бер чынаяк эчтем, әнием икене эчте. Әбием чәйне барыбызга караганда ныграк ярата, шуңа күрә ул өстәл яныннан иң соңгы булып китте.
6) Әй туган җирем! Синнән дә якынрак, синнән дә матуррак, синнән дә кадерлерәк нәрсә бар соң бу дөньяда?!
7) Балаларга йокларга урынны верандага әзерләргә кирәк, шулай әйбәтрәк булыр, чөнки анда иркенрәк тә, һавасы да салкынрак.

12. Напишите словосочетания по образцу.
Үрнәк : Иң зур шәһәр – шәһәрләрнең иң зуры(сы).
Иң баллы җимеш – җимешләрнең иң баллысы.
а) Иң дөрес җавап, иң озын урам, иң юан агач, иң кызык китап, иң йомшак урындык, иң бөек язучы, иң якын туган, иң салкын көн, иң сай елга.
б) Иң акыллы бала, иң эре алма, иң тәмле җиләк, иң тулы чиләк, иң караңгы төн, иң уңайлы урын, иң чиста идән, иң якты бүлмә, иң күңелле бәйрәм, иң якты йорт, иң яхшы кеше, иң кечкенә авыл.

13. Переведите.
Үрнәк: Который из детей самый маленький? Балаларның иң кечкенәсе кайсысы?
Который из детей самый умный? Которая из собак самая злая?
Которая из гор самая высокая? Которая из тетрадей самая грязная?
Который из месяцев самый короткий? Который из предметов самый трудный?

14. Переведите.
Үрнәк : Которые из уроков самые легкие? – Дәресләрнең иң җиңелләре кайсылары?
Которые из детей самые дружные? Которые из упражнений самые нужные?
Которые из овощей самые полезные? Которые из школ самые лучшие?
Которые из друзей самые близкие? Которые из рек самые глубокие?

От качественных прилагательных образуются отвлечённые имена существительные с аффиксом -лык/-лек. Например:
усал – усаллык (злость), хәйләкәр – хәйләкәрлек (хитрость).


15. Образуйте от прилагательных существительные, переведите.
Яшел, бай, коры, тиз, ярлы, кызыл, авыр, сәламәт.

16. Переведите. Найдите похожие выражения в русском языке.
1) Сәламәтлек – зур байлык.
2) Матурлык туйда кирәк.
3) Яхшылык җирдә ятмый.
4) Батырлыкта – матурлык.

_Swetlana

НИСБИ СЫЙФАТЛАР
(Относительные имена прилагательные)


Относительные прилагательные обозначают:
а) отношение к отвлеченному понятию, например:
әдәби кичә (литературный вечер);

б) отношение ко времени, например:
кышкы пальто (зимнее пальто);

в) отношение к месту, например:
аскы кат (нижний этаж), мондагы хәлләр (здешние события).


ЯСАЛМА СЫЙФАТЛАР
(Производные прилагательные)


К производным прилагательным относятся прилагательные,
образованные от имен существительных при помощи аффиксов:
-лы/-ле: тозлы (соленый), карлы (снежный);
-сыз/-сез: тозсыз (несоленый), исемсез (безымянный);
-гы/-ге, -кы/-ке: язгы (весенний), көзге (осенний);
-чыл/-чел: гарьчел (обидчивый), кунакчыл (гостеприимный);
-чан/-чән: уйчан (задумчивый), сүзчән (болтливый).



_Swetlana

17. а) Образуйте от данных существительных прилагательные при помощи аффиксов -лы/-ле и -сыз/-сез. Переведите.
Үрнәк: Тоз – тозлы – тозсыз (соленый – несоленый).
Май, ут, су, чәчәк, шикәр, кар, боз, яңгыр, файда, сөт, яка, күңел, хәйлә.
б) Напишите с данными прилагательными словосочетания.
Үрнәк: Тозлы кыяр, тозсыз аш, ...

18.
  Файдалы: киңәш, ... .    Шатлыклы: бәйрәм, ... . 
  Якалы: күлмәк, ... .    Җилле: көн, ... . 
  Сусыз: чиләк, ... .    Хатасыз: эш, ... . 
  Акылсыз: бала, ... .    Тәмсез: аш, ... . 

19. Образуйте от данных существительных прилагательные и составьте словосочетания, используя слова в скобках.
Үрнәк: Чәчәкле болын, ...
Кар, тәм, җил, акыл, күңел, бал, агу, тоз, болыт, файда.
(Киңәш, һава, көн, чәй, гөмбә, кыяр, бәйрәм, укучы, бәлеш, кыш.)

20. Переведите.
Соленая вода, бесполезный совет, некрасивое платье, вкусная каша, нехитрый человек, неумный ответ, молочный суп, невеселый день, несчастливый человек.

21. Переведите. Найдите похожие выражения в русском языке.
1) Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
2) Бәхетле көләр, бәхетсез елар.
3) Хыялсыз кеше – канатсыз кош.
4) Кош – канаты белән, кеше дуслары белән көчле.
5) Хәйләсез дөнья файдасыз.
6) Беләкле кеше берне егар, белемле кеше – меңне.

22. Напишите вместо точек подходящие слова из второго столбика.
  Синең чәең ...лымы?    гаилә 
  Кем ...ле кофе эчә?    шәфкать 
  Әтиеңнең энесе ...леме?    сөт 
  Күршеләребез бик ...ле.    җай 
  Бүген иртә ...лы түгел.     кирәк 
  Бу урындык ...лы түгел, утырма.    бал 
  Өстәлдәге кәгазьләр ...ле түгелме?    кояш 

_Swetlana

23. Переведите. Найдите прилагательные.
1) Гөлназ бу шатлыклы минутларны күптән көтә.
2) Аңлы кеше бәхетле тормышны күктән көтми.
3) Яңгырлы-болытлы көз дә үтеп китте, аның артыннан карлы-буранлы кыш та җитте.
4) Шундый күңелле сүзләр, дәртле җырларны тыңлап, бераз ял итеп алдык.
5) Карагыз әле, көчле җил нинди зифа каенны сындырган.
6) Бу аз сүзле тыйнак егет күпләргә ошый иде.
7) Радиодан иртәгә кыска вакытлы бозлы яңгыр булырга мөмкин диделәр.
8) Бу уңайсыз хәлдән мине әнием коткарды.
9) Тәрбиясез һәм тәртипсез балалар директор кабинетын яратмыйлар.

24. Вместо точек напишите окончания -лы-ле или -сыз/-сез.
1) Татар әбиләре сөт... чәй яратмыйлар, гел сөт... чәй генә эчәләр.
2) Көз ахырында бакчада яфрак... агачлар бик аз калды, тиздән бөтен урман да яфрак... калачак.
3) Әниләрнең киңәшләре тәртип... балалар өчен файда... була.
4) Мин ышанам: шәфкать... кешеләрдән шәфкать... кешеләр күбрәк.
5) Бәхет... минутларда бәхет... кешеләр турында онытырга ярамый.
6) Җырлы-бию..., уен-көлке... сабантуйлар да җитте.

25. Образуйте прилагательные от данных существительных
при помощи аффиксов -кы-ке и -гы/-ге. Напишите словосочетания.
Үрнәк: Көз, көзге, көзге урман.
а) Көз, кыш, яз, җәй.
б) Бүген, иртәгә, кичә, көндез,
в) Иртән, көндез, кич, төн.
г) Ал, арт, ахыр, соң.

26. Дополните.
  а) Көзге: яфрак, ...    б) Алгы: урын, ... 
  Бүгенге: бәйрәм, ...    Арткы: бакча, ... 
  Иртәнге: поезд, ...    Ахыргы: дәрес, ...
  Кичәге: эш, ...    Соңгы: сүз, ... 

27. Допишите окончания. Переведите.
  Көз... бакча.    Көндез... яңгыр.    Арт... чана. 
  Иртән... чәй.    Хәзер... заман.    Ахыр... өстәл. 
  Кыш... юл.    Кич... салкын.    Соң... җыр. 
  Җәй... иртә.    Кичә... хәл.    Бүген... концерт. 
  Төн... тавыш.    Эч... капка. 

28. Переведите.
а) Кичке аш. Кичкә аш.         
б) Иртәнге эш. Иртәнгә эш. 
в) Кышкы яңа пальто. Кышка яңа пальто.
г) Иң ахыргы сүзләр. Иң ахырга сүзләр.

29. Переведите.
1) Арткы урындыкка утыр. – Артка, урындыкка утыр.
2) Алгы машинада бара. – Машинада алга бара.
3) Алгы партага утырырга телисеңме? – Алга китмә, мине көт.
4) Арткы урындыкны кем ватты? – Артка калмагыз, тизрәк.
5) Соңгы атнада ул авырды, эшкә килмәде. – Соңга калып булса да кил, без сине көтәбез.

30. Вместо точек напишите нужные окончания.
1) Көз... яңгыр... көннәрдә урамда бик күңел... була.
2) Сеңлемә кыш... яңа кыш... итекләр кирәк.
3) Безгә кич... кунаклар килгәнче өйне җыештырырга һәм әниемә кич... аш әзерләргә булышырга кирәк.
4) Яшелчә... ашлар сәламәтлек өчен бик файда... .
5) Әтием иртән... поезд белән Мәскәүдән кайтачак, ә иртән... өйдә ипи беткән, тизрәк кибеткә йөгер.
6) Бу ике дус тагын соң... дәрескә соң... калганнармы?
7) Нигә ал... утырмыйсыз, ал... рәттә буш урыннар бар бит. 8) Җәй... ай... төннәрдә мин йолдыз... күккә карарга яратам.
9) Иртән... чәйгә утыргач, мин иртәгә... бәйрәм турында сүз башладым.
10) Авылларда яз... кадәр яз... чәчүгә әзерлек бара.

31. а) Образуйте от данных существительных прилагательные
при помощи аффикса -чан/-чән. Переведите.
Үрнәк: Уй – уйчан (задумчивый).
Сүз, эш, буй, тел, халык, мәзәк, сугыш.
 б) Составьте с данными прилагательными словосочетания.
Үрнәк: Уйчан бала,...

_Swetlana

Биремнәр

1. Ялкау – тырыш (ленивый – старательный);
вак – эре (мелкий – крупный);
тәбәнәк – биек (низкий – высокий);
куе –  сирәк (частый – редкий);
куе – сыек (густой – жидкий);
иске – яңа (старый – новый);
яшь – карт (молодой – старый);
кече – олы (младший – старший);
дөрес – ялгыш (правильный – ошибочный);
дөрес – ялган / алдаулы (правдивый – лживый);
каты – йомшак (твёрдый – мягкий);
тиз – әкрен (быстрый – медленный);
буш – тулы (пустой – полный);
ярлы – бай (бедный – богатый).

2. Яхшы – әйбәт (хороший);
матур – гүзәл / чибәр (красивый);
шапшак – пычрак (грязный);
кечкенә – вак (мелкий);
кечкенә – нәни (маленький);
зур – эре, олы (большой);
ялгыш – хата (ошибочный).

3. Агач үләннән биегрәк (выше).– Үлән агачтан тәбәнәгрәк (ниже).
1) Китап дәфтәрдән калынрак (толще). – Дәфтәр китаптан юкарак (тоньше).
2) Бабам әбиемнән олырак (старше). – Әбием бабамнан яшьрәк (моложе).
3) Таш җирдән катырак (твёрже). – Җир таштан йомшаграк (мягче).
4) Кызлар малайлардан пөхтәрәк (аккуратнее). – Малайлар кызлардан шапшаграк (неряшливее).
5) Җәйге яңгыр көзге яңгырдан җылырак (теплее). – Көзге яңгыр җәйге яңгырдан салкынрак (холоднее).

4. Яңа бүрек иске бүректән матуррак (красивее) һәм җылырак (теплее). –
Иске бүрек яңа бүректән ямьсезрәк (некрасивее) һәм салкынрак (холоднее).
Яшел алма кызыл алмадан эчерәк (кислее) һәм катырак (твёрже). –
Кызыл алма яшел алмадан баллырак/татлырак (слаще) һәм йомшаграк (мягче).
Сулы чиләк сусыз чиләктән авыррак (тяжелее) һәм тулырак (полнее). –
Сусыз чиләк сулы чиләктән җиңелрәк (легче) һәм бушрак (пустее).
Сөтле чәй сөтсез чәйдән майлырак (жирнее) һәм туклыклырак (сытнее). –
Сөтсез чәй сөтле чәйдән кысыррак (постнее) һәм аз калориялерәк (малокалорийнее).     
Җәйге каникуллар кышкы каникуллардан озаграк (длиннее) һәм җылырак (теплее). –
Кышкы каникуллар  җәйге каникуллардан кыскарак (короче) һәм салкынрак (холоднее).

5. 1) Җәй яздан җылырак (теплее).
2) Боз кардан катырак (твёрже).
3) Әти әнидән көчлерәк (сильнее).
4) Ай атнадан озынрак (длиннее).
5) Помидор сугандан эрерәк (крупнее).
6) Диңгез елгадан тирәнрәк (глубже).

6. ЯЛ КӨНЕ БАКЧАДА (выходной в саду)
Безнең гаиләбез бик тату, без һәрвакыт бер-беребезгә булышабыз, һәр эшне бергә эшләргә тырышабыз.
Алтын көз җитте. Без бүген гаиләбез белән бакчага барабыз. Бакча шәһәрдән ерак түгел, шуңа күрә без анда еш барабыз. Бакчада һәрвакыт эш күп. Җәй көне без энем белән түтәлләргә су сибәбез, чүп утыйбыз. Быел яшелчә уңышы бик яхшы булды. Җиләк-җимеш уңышы да начар түгел. Әниемнең кулында кечкенә кәрзин, ул анда  алмалар җыя. Быел алма бик тәмле һәм баллы. Ә энем белән мин чиләкләргә помидор җыябыз. Мин энемнән олырак, шуңа күрә минем чиләгем дә зуррак. Аның чиләгенә вак помидорларны салабыз. Ә әтием иң авыр эшне эшли, чөнки ул гаиләбездә иң көчле кеше. Без барыбыз да тырышып эшлибез, шуңа күрә безгә бик күңелле.

Наша семья очень дружная, мы всегда друг другу помогаем, всякую работу стараемся вместе делать.
Наступила золотая осень. Сегодня мы с семьёй едем в сад. Сад недалеко от города, поэтому мы туда часто ездим. В саду всегда много работы. Летом мы с братишкой поливаем грядки, выпалываем сорняки. В этом году был хороший урожай овощей. Урожай фруктов и ягод тоже неплохой. В маминой руке небольшая корзина, туда она собирает яблоки. В этом году яблоки очень вкусные и сладкие. А мы с братишкой собираем в вёдра помидоры. Я старше братишки, поэтому моё ведро больше. В его ведро мы кладём мелкие помидоры. А наш отец самую тяжёлую работу делает, потому что в нашей семье он самый сильный. Мы стараемся работать все вместе, поэтому нам очень весело.

7. Апрель ае март аеннан җылырак (теплее).
1) Кышкы көн язгы көннән кыскарак (короче).               
2) Татар теле рус теленнән авыррак (труднее).
3) Идел елгасы Чулман елгасыннан тирәнрәк (глубже) һәм киңрәк (шире).
4) Казан шәһәре Әлмәт шәһәреннән зуррак (больше).
5) Авыл һавасы шәһәр һавасыннан сафрак (чище). 
6) Әниемнең куллары әтиемнең кулларыннан юкарак (слабее).

8. Математика кабинеты тарих кабинетыннан зуррак, киңрәк, яктырак, чистарак, матуррак.
Авыл кибете шәһәр кибетеннән кечкенәрәк, таррак, ярлырак, шыксызрак.
Чишмә суы елга суыннан сафрак, тәмлерәк, салкынрак.
Җәлил урамы Тукай урамыннан киңрәк, матуррак, кызурак.
Наиләнең дәфтәре Азатның дәфтәреннән чистарак, пөхтәрәк, матуррак.

9. 1) Безнең сыйныфта Рамилдән дә акыллырак һәм игелеклерәк малай юк бугай. -
Кажется, в нашем классе нет мальчика умнее и добрее, чем Рамиль.
2) Абыем һәрвакыт авыр капчыкларны күтәрә, чөнки ул миннән көчлерәк. -
Мой старший брат всегда тяжёлые мешки поднимает, потому что он меня сильнее.
3) Энем кулына буш чиләкне ала һәм анда эрерәк бәрәңгеләрне җыя. -
Братишка берёт в руку ведро и собирает туда картофелины покрупнее.
4) Алабуга шәһәре Чаллы шәһәренә һәм башка шәһәрләргә караганда кечкенәрәк. -
Елабуга меньше по сравнению с Набережными Челнами и другими городами.
5) Быел ни өчендер бакчада уңыш азрак һәм начаррак булды. -
В этом году урожай в саду был почему-то меньше и хуже.

10. 1) Наш новый диван красивее и мягче старого дивана. – Безнең яңа диван иске диваннан матурак һәм йомшаграк.
2) Варенье слаще и вкуснее сахара. –  Кайнатма шикәрдән баллырак һәм тәмлерәк.
3) Черный хлеб полезнее белого хлеба. – Кара ипи ак ипидән файдалырак.
4) Мальчики должны быть смелее и сильнее девочек. – Малайлар кызлардан батыррак һәм көчлерәк булырга тиеш.
5) Город Москва больше города Казани. – Мәскәү шәһәре Казан шәһәреннән зуррак.
6) Лесной воздух чище городского воздуха. – Урман һавасы шәһәр һавасыдан сафрак.
7) Мой брат старше и умнее меня. – Абыем миннән олырак һәм акыллырак.

11. 1) «У» витамины кәбестәдә башка яшелчәләргә караганда күбрәк. – По сравнению с другими овощами в капусте больше витамина «У».
2) Җәйге эссе көннәрдә авылда рәхәтрәк. – В жаркие летние дни в деревне приятней.
3) Эрерәк бәрәңгедә вагына караганда нитратлар әзрәк була икән, шуңа күрә ул файдалырак. – В более крупном картофеле по сравнению с мелким, оказывается, меньше нитратов, поэтому он полезнее.
4) Шифаханәнең яңа бинасы шәһәрдән читтәрәк, бик матур бакча эчендә урнашкан. -
Новое здание больницы расположено на окраине города, внутри очень красивого сада.
5) Мин бу тәмле һәм хуш исле чәйне бер чынаяк эчтем, әнием икене эчте. Әбием чәйне барыбызга караганда ныграк ярата, шуңа күрә ул өстәл яныннан иң соңгы булып китте. – Я выпил одну чашку этого вкусного и ароматного чая, моя мама – две.  Моя бабушка любит чай больше, чем все мы, поэтому она вышла из-за стола самая последняя.
6) Әй туган җирем! Синнән дә якынрак, синнән дә матуррак, синнән дә кадерлерәк нәрсә бар соң бу дөньяда?! Гой ты родная земля! И тебя роднее, и тебя красивее, и тебя дороже что же есть на этом свете?!
7) Балаларга йокларга урынны верандага әзерләргә кирәк, шулай әйбәтрәк булыр, чөнки анда иркенрәк тә, һавасы да салкынрак. – Детям нужно приготовить постель на веранде, так лучше будет, потому что там и просторней, и воздух прохладней.


_Swetlana

12. Иң зур шәһәр – шәһәрләрнең иң зуры. – Самый большой город – из городов самый большой.
Иң баллы җимеш – җимешләрнең иң баллысы. – Самый сладкий плод – Самый сладкий из плодов.
а) Иң дөрес җавап – җавапларның иң дөресе. – Самый правильный ответ – Самый правильный из ответов.
Иң озын урам – урамнарның иң озыны. – Самая длинная из улиц.
Иң юан агач – Агачларның иң юаны. – Самое толстое из деревьев.
Иң кызык китап – Китапларның иң кызыгы. – Самая интересная из книг.
Иң йомшак урындык – Урындыкларның иң йомшагы. – Самый мягкий из стульев.
Иң бөек язучы – Язучыларның иң бөеге. – Самый великий из писателей.
Иң якын туган – Туганнарның иң якыны. – Самый близкий из родственников.
Иң салкын көн – Көннәрнең иң салкыны. – Самый холодный из дней.
Иң сай елга – Елганың иң сае. – Самая мелкая из рек.
б) Иң акыллы бала. – Балаларның иң акыллысы. – Самый умный из детей.
Иң эре алма. – Алмаларның иң эресе. – Самое крупное из яблок. 
Иң тәмле җиләк. – Җиләкләрнең иң тәмлесе. – Самая вкусная из ягод.
Иң тулы чиләк. – Чиләкләрнең иң тулысы. – Самое полное из вёдер.
Иң караңгы төн. – Төннәрнең иң караңгысы. – Самая тёмная из ночей.
Иң уңайлы урын. – Урыннарның иң уңайлысы. – Самое удобное из мест.
Иң чиста идән. – Идәннәрнең иң чистасы. – Самый чистый пол.
Иң якты бүлмә. – Бүлмәләрнең иң яктысы. – Самая светлая из комнат.
Иң күңелле бәйрәм. – Бәйрәмнең иң күңеллесе. – Самый весёлый из праздников.
Иң якты йорт. – Йортларның иң яктысы. – Самый светлый из домов.
Иң яхшы кеше. – Кешеләрнең иң яхшысы. – Самый лучший из людей.
Иң кечкенә авыл. – Авылларның иң кечкенәсе. – Самая маленькая из деревень.

13. Который из детей самый маленький? Балаларның иң кечкенәсе ка́йсысы?
Который из детей самый умный? Балаларның иң акыллысы кайсысы? 
Которая из собак самая злая? – Этләрнең иң усалы кайсысы?
Которая из гор самая высокая? – Тауларның иң биеге кайсысы?
Которая из тетрадей самая грязная? – Дәфтәрнең иң пычрагы кайсысы?
Который из месяцев самый короткий? – Айларның иң кыскасы кайсысы?
Который из предметов самый трудный? – Фәннәрнең иң авыры кайсысы?

14. Которые из уроков самые легкие?– Дәресләрнең иң җиңелләре ка́йсылары?
Которые из детей самые дружные? – Балаларның иң татулары кайсылары?
Которые из упражнений самые нужные? – Биремнәрнең иң кирәклеләре кайсылары?
Которые из овощей самые полезные? – Яшелчәләрнең иң файдалылары кайсылары?
Которые из школ самые лучшие? – Мәктәпләрнең иң яхшылары кайсылары?
Которые из друзей самые близкие? – Дусларның иң якыннары кайсылары?
Которые из рек самые глубокие? – Елгаларның иң тирәннәре кайсылары?

15. Яшел – яшеллек (зелень), бай – байлык (богатство), коры – корылык – сушь/сухость, тиз – тизлек – скорость/быстрота, ярлы – ярлылык – бедность/нищета/нужда, кызыл – кызыллык – краснота/краска/румянец, авыр – авырлык – тяжесть/вес и трудность/тягость, сәламәт – сәламәтлек – здоровье.

16. 1) Сәламәтлек – зур байлык. – Здоровье – большое богатство.
2) Матурлык туйда кирәк (акыл көн дә кирәк). – Красота нужна на свадьбе (а ум - всегда).
3) Яхшылык җирдә ятмый. – Доброе дело в земле не лежит.
4) Батырлыкта – матурлык. – Красота в мужестве.

_Swetlana

17. Тоз – тозлы – тозсыз (соленый – несоленый).
Май – майлы – майсыз (масляный, жирный – постный, нежирный, несмазанный, без горючего ).
Ут – утлы – утсыз (горящий, огненный, пламенный – без света, без огня).
Су – сулы – сусыз (водный, с водой – безводный, без воды).
Чәчәк –  чәчәкле – чәчәксез (цветковый, цветущий, цветной – без цветов).
Шикәр – шикәрле – шикәрсез (сахарный, с сахаром – без сахара).
Кар – карлы – карсыз (снежный, заснеженный, со снегом – бесснежный).
Боз – бозлы – бозсыз (ледяной, заледенелый, гололёдный – безо льда).
Яңгыр – яңгырлы – яңгырсыз (дождливый – засушливый, без дождя).
Файда – файдалы – файдасыз (полезный – бесполезный).
Сөт – сөтле – сөтсез (молочный – безмолочный, без молока).
Яка – якалы – якасыз (с воротником – без воротника).
Күңел – күңелле – күңелсез (весёлый, радостный, сердечный, душевный – невесёлый, грустный, скучный, безрадостный).
Хәйлә – хәйләле – хәйләсез (хитрый, лукавый, плутовской – бесхитростный, простоватый, наивный).

б) Майлы коймак - блин масляный, майсыз арба - несмазанная телега.
Тозлы кыяр – солёный огурец, тозсыз аш – несолёная пища.
Утлы караш  – страстный/огненный взгляд, утсыз учак – потухший очаг/костёр.
Сулы чиләк – ведро воды, сусыз җәй – засушливое лето.
Чәчәкле күлмәк – цветастое платье, чәчәксез болын – луг без цветов.
Шикәрле, лимонлы чәй - чай с лимоном и сахаром, шикәрсез чәй - чай без сахара.
Карлы юл – заснеженная дорога, карсыз кыш – бесснежная зима.
Бозлы яңгыр – дождь со снегом, кола бозсыз – кола безо льда.
Яңгырлы көн – дождливый день, яңгырсыз җәй – засушливое лето.
Файдалы уләннәр – целебные/лекарственные травы, файдасыз хыяллар – тщетные мечты.
Сөтле ботка – молочная каша, сөтсез сыер – немолочная корова.
Якалы пальто – пальто с воротником, җиңсез-якасыз күлмәк – платье без рукавов и воротника.
Күңелле бәйрәм – весёлый праздник, күңелсез чырай – невесёлое лицо.
Хәйләле төлке – хитрая лиса, хәйләсез кеше – простак.

18. Файдалы: киңәш, эш (работа, труд), үсемлек (растение), торак мәйданы (жилая площадь), казылмалар (ископаемые), сылтамалар (ссылки).   
Шатлыклы: бәйрәм, хәбәрләр (вести), тавыш (возглас), кәеф (настроение), көй (мелодия).
Якалы: күлмәк, тун (шуба), кием (одежда).
Җилле: көн, яңгыр, егет (лихой парень), кеше (дельный человек), эш (отличная работа).
Сусыз: чиләк, дала (степь), чүл (пустыня), юу (льстить, умасливать).
Хатасыз (правильный, безошибочный): эш, юл, бер хатасыз (без единой ошибки).
Акылсыз: бала, баш (безумец), кыланыш (поступок), түгел (неглупый).         
Тәмсез (невкусный, отвратительный): аш, ашамлык (еда),  дару (лекарство), сүзләр (гадкие слова), эш (неприятное дело).

19. Чәчәкле болын (цветущий луг), карлы кыш (снежная зима), тәмле бәлеш (вкусный пирог), җилле һава (ветреная погода), акыллы укучы (умный ученик), күңелле бәйрәм (весёлый праздник), баллы чәй (сладкий чай), агулы гөмбә (ядовитый гриб), тозлы кыяр (солёный огурец), болытлы көн (пасмурный день), файдалы киңәш (полезный совет).

20. Соленая вода – тозлы су, бесполезный совет – файдасыз киңәш, некрасивое платье – ямьсез күлмәк, вкусная каша – тәмле ботка, нехитрый человек – хәйләсез кеше, неумный ответ – акылсыз җавап, молочный суп – сөтле шулпа, невеселый день – күңелсез көн, несчастливый человек – бәхетсез кеше.

21. 1) Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. – С ремеслом не пропадёшь, без ремесла не проживёшь.
2) Бәхетле көләр, бәхетсез елар. – Счастливый улыбнётся, несчастный - заплачет.
3) Хыялсыз кеше – канатсыз кош. – Человек без мечты – птица без крыльев.
4) Кош – канаты белән, кеше дуслары белән көчле. – Птица сильна крыльями, человек – друзьями.
5) Хәйләсез дөнья файдасыз. –  Без хитрости мир бесполезен.
6) Беләкле кеше берне егар, белемле кеше – меңне. – Сильный одолеет одного, знающий – тысячу.

22. Синең чәең баллымы? – Твой чай сладкий?                    
Кем сөтле кофе эчә? – Кто пьёт кофе с молоком?                                    
Әтиеңнең энесе гаиләлеме? – Младший брат твоего отца семейный?                          
Күршеләребез бик шәфкатьле. – Наши соседи очень доброжелательны.                          
Бүген иртә кояшлы түгел. – Сегодня утро несолнечное.                           
Бу урындык җайлы түгел, утырма.   – Этот стул неудобный, не садись.           
Өстәлдәге кәгазьләр кирәкле түгелме? – Бумаги, которые лежат на столе, ненужные?

23. 1) Гөлназ бу шатлыклы минутларны күптән көтә. – Гульназ давно ждёт эти радостные минуты.
2) Аңлы кеше бәхетле тормышны күктән көтми. – Разумный человек не ждёт, что  счастливая жизнь упадёт с неба.
3) Яңгырлы-болытлы көз дә үтеп китте, аның артыннан карлы-буранлы кыш та җитте. – Минула дождливая пасмурная осень, вслед за ней снежная зима с вьюгами и метелями пришла.
4) Шундый күңелле сүзләр, дәртле җырларны тыңлап, бераз ял итеп алдык. – Такие весёлые слова, задорные песни послушав, мы немного передохнули.
5) Карагыз әле, көчле җил нинди зифа каенны сындырган. – Смотри-ка, какую стройную берёзу сильный ветер сломал.
6) Бу аз сүзле тыйнак егет күпләргә ошый иде. – Этот несловоохотливый скромный парень многим нравился.
7) Радиодан иртәгә кыска вакытлы бозлы яңгыр булырга мөмкин диделәр. – По радио сказали, что завтра возможен кратковренный дождь с градом.
8) Бу уңайсыз хәлдән мине әнием коткарды. – Из этой неловкой ситуации меня моя мама спасла.
9) Тәрбиясез һәм тәртипсез балалар директор кабинетын яратмыйлар. – Недисциплинированные дети с плохим поведением не любят кабинет директора.

24. 1) Татар әбиләре сөтсез чәй яратмыйлар, гел сөтле чәй генә эчәләр. – Татарские бабушки не любят чай без молока, всегда пьют только чай с молоком.
2) Көз ахырында бакчада яфраклы агачлар бик аз калды, тиздән бөтен урман да яфраксыз калачак. – В конце осени в саду осталось очень мало деревьев с листьями, скоро и весь лес останется без листвы.
3) Әниләрнең киңәшләре тәртипле балалар өчен файдалы була. – Для хороших детей (хорошего поведения) советы матери полезны.
4) Мин ышанам: шәфкатьсез кешеләрдән шәфкатьле кешеләр күбрәк. – Я верю: милосердных людей больше, чем безжалостных.
5) Бәхетле минутларда бәхетсез кешеләр турында онытырга ярамый. – В счастливые минуты нельзя забывать о несчастных людях. 
6) Җырлы-биюле, уен-көлкеле сабантуйлар да җитте. – С песнями и плясками, играми и шутками пришли праздники.


_Swetlana

25. Көз, көзге, көзге урман (осенний лес).
Кыш, кышкы, кышкы бураннар (зимние метели).
Яз, язгы, язгы болын (весенний луг).
Җәй, җәйге, җәйге эссе көннәр (летние жаркие дни).

Бүген (сегодня), бүгенге (сегодняшний), бүгенге көн белән генә яшәү – жить одним (сегодняшним) днём.
Иртәгә (завтра), иртәгәге (завтрашний), иртәгәге көнеңне кайгырту – заботиться о (своём) завтрашнем дне.
Кичә (вчера), кичәге (вчерашний), кичәге көнне эзләү – искать вчерашний день.
Көндез (день), көндезге (дневной), көндезге вакытта – в дневное время.

Иртән (утро), иртәнге (утренний), иртәнге аш – завтрак.
Көндез (полдень), көндезге (полуденный), көндезгене ашау – обедать. (Көндезге в значении существительного - обед).
Кич (вечер), кичке (вечерний), кичке тан (вечерняя заря).
Төн (ночь), төнге (ночной), төнге йокы – ночной сон.

Ал, алгы (передний), алгы урыннар (первые/передние места), алгы як (лицевая сторона).
Арт, арткы (задний), арткы ишек (задняя дверь), конвертның арткы ягы (обратная сторона конверта).
Өс, өске (верхний), өске кат (верхний этаж), өске кием (верхняя одежда).
Ас, аскы (нижний), аскы ирен (нижняя губа), аскы юл (подстрочный).
Ахыр, ахыргы (последний, конечный), поездның ахыргы вагоны (последний вагон поезда), ахыргы тукталыш (конечная остановка).
Соң, соңгы (последний, конечный), китапның соңгы бите (последняя страница книги), соңгы звонок (последний звонок), соңгы көннәрдә (в последние дни), соңгы 5 ел эчендә (за последние 5 лет),фәннең соңгы сүзе (последнее слово науки).

26.  Көзге: яфрак, яңгыр, бәйрәм, пальто.   
Алгы: урын (передовое место), рәт, бит (начальная страница), як (лицевая сторона), 
Бүгенге (сегодняшний): бәйрәм, эш, көн, яшьләр (современная молодёжь).
Арткы: бакча (сад на задах), уй (задняя мысль), рәт (последний/задний ряд).
Иртәнге (утренний): поезд, аш, сәгать, тан.
Ахыргы: дәрес (урок), тукталыш (конечная остановка), бит (страница), вагон.
Кичәге (вчерашний): эш (работа), сөйләшү (разговор), кичке аш (ужин).
Соңгы (последний): сүз, патрон, звонок, тукталыш (конечная остановка), вакыт (последнее время), мода.

27. Көзге бакча (осенний сад).  Көндезге яңгыр (дневной дождь). Арткы чана (последние сани). Иртәнге чәй (утренний чай). Хәзерге заман (настоящее время). Ахыргы өстәл (последний стол). Кышкы юл (зимняя дорога). Кичке салкын (вечерний холод). Соңгы җыр (последняя/лебединая песня). Җәйге иртә (летнее утро). Кичәге хәл (вчерашний случай). Бүгенге концерт (сегодняшний концерт). Төнге тавыш (ночной звуки). Эчке капка (внутренние ворота).   

28. Кичке аш (ужин). Кичкә аш (еда на вечер).         
Иртәнге эш (утренняя работа). Иртәнгә эш (работа на утро). 
Кышкы яңа пальто (новое зимнее пальто). Кышка яңа пальто (новое пальто на зиму).
Иң ахыргы сүзләр (самые последние слова). Иң ахырга сүзләр (слова на самый конец).

29. 1) Арткы урындыкка утыр. – Садись на задний стул.
Артка, урындыкка утыр. – Назад, на стул садись.
2) Алгы машинада бара. – Едем в первой машине.
Машинада алга бара. – Едем в машине вперёд.
3) Алгы партага утырырга телисеңме? – Хочешь сидеть за первой партой?
Алга китмә, мине көт. – Вперёд не уходи, меня подожди.
4) Арткы урындыкны кем ватты? – Стул позади кто сломал?
Артка калмагыз, тизрәк. – Не отставайте, быстрее.
5) Соңгы атнада ул авырды, эшкә килмәде. – Последнюю неделю он болел, на работу не приходил.
Соңга калып булса да кил, без сине көтәбез. – Хоть и придёшь с опозданием, мы тебя подождём.

30. 1) Көзге яңгырлы көннәрдә урамда бик күңелсез була. – В осенние дождливые дни на улице очень тоскливо.
2) Сеңлемә кышка яңа кышкы итекләр кирәк. – Моей сестрёнке на зиму нужны новые зимние сапоги.
3) Безгә кичкә кунаклар килгәнче өйне җыештырырга һәм әниемә кичке аш әзерләргә булышырга кирәк. –
Нам, до того как вечером гости придут, нужно дом прибрать и маме помочь приготовить ужин. 
4) Яшелчәге ашлар сәламәтлек өчен бик файдалы. – Блюда из овощей очень полезны для здоровья.
5) Әтием иртәнге поезд белән Мәскәүдән кайтачак, ә иртәнгә өйдә ипи беткән, тизрәк кибеткә йөгер. –
Отец вернётся утренним поездом из Москвы, а дома на утро хлеба нет, быстрее беги в магазин.
6) Бу ике дус тагын соңгы дәрескә соңга калганнармы? – Эти два друга на последний урок опять опоздали? 
7) Нигә алга утырмыйсыз, алгы рәттә буш урыннар бар бит. – Почему вперёд не садитесь, на переднем ряду есть ведь свободные места.
8) Җәйге айлы төннәрдә мин йолдызлы күккә карарга яратам. – Летними лунными ночами люблю смотреть на звёздное небо.
9) Иртәнге чәйгә утыргач, мин иртәгәге бәйрәм турында сүз башладым. – Сев за утренний чай, я повёл речь о завтрашнем празднике.
10) Авылларда язга кадәр язгы чәчүгә әзерлек бара. – В деревнях до весны идёт подготовка к весеннему севу.

31. Уй – уйчан (задумчивый, мечтательный), сүз – сүзчән (словоохотливый, говорливый), эш – эшчән (работящий, трудолюбивый),  буй – буйчан (рослый, высокий), тел – телчән (языкастый), халык – халыкчан (народный), мәзәк – мәзәкчән (шутливый, забавный), сугыш – сугышчан (боевой, воинственный).
Уйчан кыз (мечтательная девушка), уйчан күзләр (задумчивые глаза), уйчан кыяфәт белән (с мечтательным лицом).
Сүзчән хатын (словоохотливая женщина), сүзчән кешеләр (говорливые люди).
Эшчән куллар (трудолюбивые руки), эшчән укучы (трудолюбивый ученик).
Буйчан егет (рослый парень).
Телчән апа (разговорчивая тётушка), телчән малай (языкастый мальчик).
Халыкчан рух (народный дух), халыкчан характер, халыкчан җыр (народная песня).
Мәзәкчән кеше (шутник), мәзәкчән (забавный клоун).
Сугышчан бурыч (боевая задача), сугышчан хәзерлек (боевая готовность), сугышчан кабиләләр (воинственные племена).



_Swetlana


ТӨСЛӘР - ЦВЕТА

  алый    ал 
  белый    ак 
  беловатый, белёсый,
  светлый 
  аксыл 
  бурый    көрән 
  голубой    күк, зәңгәр 
  светло-голубой, лазурный    аксыл зәңгәр 
  ярко-голубой, ультрамарин    ачык зәңгәр 
  синий    зәңгәр 
  тёмно-синий    куе зәңгәр 
  фиолетовый    шәмәхә 
  жёлтый    сары 
  зелёный    яшел 
  светло-зелёный    аксыл яшел 
  тёмно-зелёный    куе яшел 
  коричневый,
  карий (глаза)
  коңгырт, коңгырт кызыл,
  коңгырт кара 
  красный    кызыл 
  оранжевый    кызгылт сары 
  розовый    ал, алсу, аксыл кызыл 
  русый (волос)    коңгырт сары 
  серый    соры 
  чёрный    кара 



  буяу    краска 
  буярга    красить 
  төс    цвет 
  ачык төс    яркий цвет 
  тонык төс    тусклый цвет 
  куе төс белән    жирным шрифтом, болдом 

_Swetlana

Цитата: Руслан14 от 06 марта 2016, 18:07
Цитата: _Swetlana от 06 марта 2016, 16:53Терзает в данный момент вопрос. В словаре написано, что зәңгәр - синий, а күк и ачык зәңгәр - голубой.
А вот на этой картинке наоборот  :what:
названия цветов довольно различаются по диалектам и говорам.

Күк - (часто) серый,голубой, синий (редко).
Соры - коричневый, серый, бурый.
Көрән - бурый, фиолетовый, сине-фиолетовый,темно-синий.
Зәңгәр - все оттенки от голубого до синего.

Это те, которые я знаю. Возможно есть другие.

_Swetlana



  әкрен (медленный)     тиз (быстрый) 
  зур (большой)    кечкенә (маленький) 
  эре (крупный)    вак (мелкий) 
  чиста (чистый)    пычрак (грязный) 
  авыр (тяжёлый)    җиңел (лёгкий) 
  кытыршы (шероховатый)    шома (гладкий) 
  каты (твёрдый)    йомшак (мягкий) 
  коры (сухой)    юеш (мокрый) 
  ачык (открытый)    ябык (закрытый) 
  кыска (короткий)    озын (длинный) 
  кыска,
  аз гына (краткий) 
  озак
  (долгий, продолжительный) 
  кайнар (горячий, жаркий)    салкын (холодный) 
  тулы (полный)    буш (пустой) 
  юан (толстый, дородный)    ябык (худой, тощий) 
  калын (толстый)    юка (тонкий)
   (о плоских предметах) 
  юка/җиңелчә киенгән
  (легко одетый) 
  җылы киенгән
  (тепло одетый) 
  алда (впереди)    артта (позади) 
  сулга (налево)    уңга (направо) 


_Swetlana



  күп (много)    аз/әз (мало) 
  якын (близко)   ерак (далеко) 
  биек (высокий)    тәбәнәк (низкий) 
  өстә (наверху)    аста (внизу) 
  дөрес (правильно)    ялгыш (ошибочно) 
  моңсу
  (печальный, грустный) 
  күңелле (весёлый),
  шатлыклы (радостный) 
  тавышлы (громкий)    тыныч (тихий) 
  усал (злой)    игелекле (добрый) 
  беренче (первый)    соңгы (последний) 
  чирле (больной, болезненный)    сәламәт (здоровый) 
  киң (широкий)    тар (узкий) 
  матур (красивый)    ямьсез (некрасивый) 

_Swetlana



  телсез    немой 
  сукыр    слепой 
  чукрак    глухой 

_Swetlana



  оялчан     застенчивый 
  беркатлы    наивный, простодушный 
  усал    сердитый, злой 
  тыйнак    скромный
  тыныч    спокойный 
  борчулы    нервный, беспокойный 
  сөмсез    бестактный, нахал 
  ышанмаучан    недоверчивый 
  чырсыз    неприятный 
  җирәнгеч    противный 
  гашыйк    влюбленный 
  ялгыз     одинокий 
  тыңлаусыз    непослушный 
  үзсүзле    упрямый, упорный 
  йомык    замкнутый 
  җиңел акыллы    слабоумный 
  каушаган    оробелый, растерянный 

_Swetlana



  канәгать     довольный 
  моңсу    грустный 
  шикләнүчән    подозрительный 
  хыялый    мечтательный
  ачулы    гневный, злой 
  ялгыз    одинокий 
  оялчан    стеснительный 
  сак    осмотрительный 
  усал    сердитый, злой 
  бәхетле   счастливый 
  йомык    замкнутый 
  өмете өзелгән     разочарованный 
  ярсу    раздраженный 
  көчсез    обесиленный 
  күңелсез    скучающий 
  куркулы    испуганный 
  гашыйк    влюбленный 
  борчулы    обеспокоенный, растроенный 

_Swetlana



  арыган     усталый 
  күңелле     веселый 
  ачык    открытый 
  аптыраган    озадаченный 
  канәгать    довольный 
  хыялый    мечтательный 
  гаҗәпләнгән    удивленный 
  тук    сытый 
  кызыксынучан    заинтересованный 
  югалган    потерянный 
  борчулы    беспокойный 
  батыр    смелый 
  заманча киенгән    современно одетый 
  ачулы    злой 
  кәефсез    печальный 

_Swetlana

АНТОНИМНАР
Ф. С. Сафиуллина, Татарча-русча, русча-татарча антонимнар сүзлеге

  АВЫРУ    САУ, СӘЛАМӘТ 
  больной    здоровый 
  АЗАТ    БӘЙЛЕ 
  свободный    связанный, зависимый 
  АКЫЛЛЫ, БАШЛЫ    АҢГЫРА, ТИЛЕ, АХМАК 
  умный    глупый 
  АЛГЫ    АРТКЫ 
  передний    задний 
  АНЫК    ТОМАНЛЫ 
  ясный, понятный    туманный, непонятный 
  АРГЫ    БИРГЕ 
  на том (дальнем) конце    на этом (ближнем) конце 
  АЧ    ТУК 
  голодный    сытый 
  АЧЫК    КАРАҢГЫ 
  светлый    темный 
  АЧЫК    ЯШЕРЕН 
  открытый    скрытый 
  АЧЫК    ЯБЫК 
  открытый    закрытый (о предмете) 
  АЯЗ, КОЯШЛЫ    БОЛЫТЛЫ 
  ясный, солнечный   облачный, пасмурный 
  ӘДӘПЛЕ    ДОРФА 
  вежливый    грубый 

_Swetlana

  БАЛЛЫ, ТАТЛЫ    ӘЧЕ 
  сладкий    кислый, горький 
  БӘЛӘКӘЙ    ЗУР, ОЛЫ 
  маленький    большой, взрослый 
  БИЕК    ТӘБӘНӘК 
  высокий    низкий 
  БИРГЕ    АРГЫ 
  близкий    далекий 
  БОРЫНГЫ    БҮГЕНГЕ, ЗАМАНЧА 
  древний    сегодняшний, современный 
  БӨЕК    КЕЧКЕНӘ 
  великий    маленький 
  БӨКРЕ    ТУРЫ 
  горбатый    прямой 
  БУЛДЫКЛЫ    БУЛДЫКСЫЗ 
  способный    неспособный 
  БУШ    ТУК, ТУЛЫ 
  пустой    полный 
  ВАКЫТЛЫ    ДАИМИ 
  временный    постоянный 
  ВАТЫК    БӨТЕН 
  разбитый    целый 
  ВАТЫК    ТӨЗЕК 
  сломанный    исправный 
  ГАДИ, ҖИҢЕЛ    АВЫР, КУШМА 
  простой, лёгкий    трудный 

_Swetlana

  ГАЕПЛЕ    ХАКЛЫ 
  виновный    правый 
  ДӨРЕС    ХАТА 
  правильный    ошибочный 
  ҖӨП    ТАК 
  четный    нечетный 
  ЗУР    КЕЧЕ, НӘНИ   
  взрослый    маленький 
  ИГЕЛЕКЛЕ    УСАЛ 
  добрый    злой 
  ИЗГЕ    ЯМАН, ЯВЫЗ 
  добрый    дурной, злой 
  ИСКЕ    ЯҢА 
  старый    новый 
  ИТЛЕ    ИТСЕЗ 
  мясной    постный 
  ЙОКЫЛЫ    УЯУ 
  сонный    проснувшийся 
  ЙОМШАК    КАТЫ 
  мягкий, слабый    твёрдый, тугой
  КАЙНАР, КЫЗУ    САЛКЫН 
  горячий, жаркий    холодный 
  КАРАҢГЫ    ЯКТЫ 
  темный    светлый 

_Swetlana

  КАРТ    ЯШЬ 
  старый    молодой 
  КИҢ    ТАР 
  широкий    узкий 
  КИРЕ    УҢАЙ 
  обратный, отрицательный    прямой, положительный 
  КОРЫ    ДЫМЛЫ, ЮЕШ 
  сухой    влажный, мокрый 
  КӨНДЕЗГЕ    ТӨНГЕ 
  дневной    ночной 
  КЫЕК    ТУРЫ 
  кривой    прямой 
  КЫЙБАТ, КЫЙММӘТ    АРЗАН, ОЧСЫЗ 
  дорогой    дешевый 
  КЫРГЫЙ    МӘДӘНИ 
  дикий    культурный 
  КЫСКА    ОЗЫН, ОЗАК 
  короткий, краткий    долгий, длинный 
  МАТУР, ЧИБӘР    ЯМЬСЕЗ, ШЫКСЫЗ,
  КОТОЧКЫЧ 
  красивый    уродливый, 
  МОҢСУ    КҮҢЕЛЛЕ, ШАТ 
  грустный    весёлый, радостный 

_Swetlana

  НАМУСЛЫ    ОЯТСЫЗ 
  честный    бесстыдный 
  ОЛЫ    КЕЧЕ 
  старший    младший 
  ОХШАШ    АЕРМАЛЫ 
  похожий    отличный 
  ӨЙЛӘНГӘН    БУЙДАК 
  женатый    холостой 
  ӨСКЕ, ТЫШКЫ    ЭЧКЕ 
  наружный, внешний    внутренний 
  ПЕШКӘН    ЧИ 
  вареный   сырой 
  ПӨХТӘ    ШАПШАК 
  аккуратный    неопрятный 
  ПӨХТӘ    ҖЫЙНАКСЫЗ 
  аккуратный    несобранный 
  РИЗА    КАРШЫ 
  согласен    против 
  САЙ    ТИРӘН 
  мелкий    глубокий 
  САФ, ЧИСТА     ПЫЧРАК 
  чистый    грязный 
  СУКЫР    КҮЗЛЕ 
  слепой    зрячий 

_Swetlana

  ТАБИГЫЙ, ЧЫН     ЯСАЛМА 
  естественный    искусственный 
  ТЕРЕ(К)    ҮЛЕ(К) 
  живой    мертвый 
  ТУГАН, ТАНЫШ    ЧИТ, ЯТ 
  родной, знакомый    чужой 
  ТУГРЫ    УГРЫ 
  честный    нечестный 
  ТУРЫ    ЯЛГАН 
  правдивый    ложный 
  ТҮБӘНГЕ    ЮГАРЫ 
  нижний    верхний 
  ТЫНЫЧ    БОРЧУЛЫ 
  спокойный    тревожный 
  ТЫНЫЧ    ШАУЛЫ 
  тихий    шумный 
  ТЫРЫШ    ЯЛКАУ 
  старательный    ленивый 
  УҢГАН    ЮНЬСЕЗ 
  умелый    бестолковый 
  УРТАК    ЯЛГЫЗ 
  общий    свой 
  ҮГИ    ҮЗ 
  неродной    свой 

_Swetlana

  ФАЙДАЛЫ    ЗАРАРЛЫ 
  полезный    вредный 
  ФАНИ    БАКЫЙ 
  преходящий    вечный 
  ХӘЙЛӘКӘР    БЕРКАТЛЫ 
  хитрый    бесхитростный 
  ШӘП    НАЧАР 
  отличный    плохой 
  ЭЛЕККЕ    ЯҢА 
  прежний    новый 
  ЭРЕ    ВАК 
  крупный   мелкий 
  ЭШЛЕ    ЭШСЕЗ 
  работающий    безработный 
  ЮАН    ЯБЫК 
  толстый    худой 
  ЮАШ    УСАЛ 
  кроткий    злой 
  ЯГЫМЛЫ    АЧУЛЫ 
  ласковый    сердитый 
  ЯЗЫК    САВАП 
  грешный    богоугодный 
  ЯЛАНГАЧ    КИЕМЛЕ 
  голый    одетый 
  ЯРЛЫ    БАРЛЫ, БАЙ 
  бедный    богатый 
  ЯХШЫ, ӘЙБӘТ    ЯМАН, КОЙТЫ 
  хороший, славный,
  отличный 
  плохой, дурной