5. САН (ЧИСЛИТЕЛЬНОЕ)

Автор _Swetlana, 18 ноября 2022, 20:54

« назад - далее »

_Swetlana

1. Запомните.
Кушарга – прибавлять.
Алырга – отнимать.
Бүләргә – разделить.
Тапкырларга – умножить.


а) Өчкә бишне кушабыз, сигез була. (К 3 прибавим 5, будет 8.)
ә) Уннан берне алабыз, тугыз кала. (От 10 отнимаем 1, остается 9.)
б) Өчне өчкә бүләбез, бер була. (3 делим на 3, будет 1.)
в) Икене икегә тапкырлыйбыз, дүрт була. (2 умножаем на 2, будет 4.)
г) Өчтән бишне алабыз, ничә кала? Минус ике кала. (От 3 отнимаем 5, остаётся -2.)


2. Ответьте на вопросы.
Икене бишкә тапкырлыйбыз, ничә була?
Утызны унга бүләбез, ничә була?
Җидедән берне алабыз, ничә кала?
Тугызга икене кушабыз, ничә була?

3. Прочитайте, решите примеры вслух.
14 : 2 = 7           15 – 11 = 4       56 + 4 = 60     
100 * 3 = 300     81 – 11 = 70     23 + 9 = 32

_Swetlana

Количественные числительные могут иметь аффиксы принадлежности:
(Безнең) беребез – один, одна из нас;
(Сезнең) берегез – один, одна из вас;
(Аларның) берсе – один, одна из них.


4. Переведите предложения.
1) Без икебез дә шушы шәһәрнеке.
2) Сез икегез дә соңга калдыгызмы?
3) Бу эшне алар өчесе генә эшләгәннәр.
4) Концертка бишебез дә барабыз.
5) Өстәл бик авыр, дүртегез бергә күтәрегез.
6) Бу хәл турында алар бишесе дә беләләрме?

5. Переведите.
а) Безнең беребез генә белә; безнең беребезгә кирәк; безнең беребез өчен; беребез турында; беребездә дә юк; безнең беребездән дә сорамагыз; беребез белән сөйләшергә тели.
б) Один из нас; одному из нас; от одного из нас; для одного из нас; у одного из нас; с одним из нас; одного из нас; об одном из нас.

6. Переведите. Продолжите по образцу.
Үрнәк: Икебезнең беребез, өчебезнең беребез, дүртебезнең беребез.
Икегезнең берегез, ... .
Икесенең берсе, ....

7. Переведите.
а) Безнең өчебезгә; өчебезгә дә; өчебез өчен дә; өчебезнең беребез; бишебезнең икебез; дүртебезнең беребезгә; икебезнең беребездән; дүртебезнең өчебездән.
б) У двоих из нас; один из нас; четверым из нас; от троих из нас; для одного из нас.

8. Переведите.
а) Бишебез дә; өчегез дә; икесенә дә; икесе дә; икесендә дә; уныгыз өчен дә; алтыгызны да; өчебез турында да; дүртебездә дә; бишесендә дә; икесе беләнме?
б) Икегезнең берегез әйтте; икебезнең беребездә булыр; икесенең берсеннән сора; өчебезнең беребезгә җитмәде; беребезгә дә кирәк түгел; дүртегезнең өчесен белмиләр; икегезнең берегезгә бирәм; өчесенең берсе турында сорады.

9. Переведите.
а) Трое из нас; четверо из вас; двое из них; пятеро из вас; один из них; шестеро из них.
б) От нас двоих; от одного из нас. У вас троих; одного из вас. Им четверым; одному из четверых.
в) От кого? От нас троих; от одного из нас. Для кого? Для вас двоих; для двоих из вас; для одного из вас. Кому? Им троим; одному из них; двоим из четверых.

_Swetlana

Порядковые числительные также могут иметь аффиксы принадлежности:
(Безнең) икенчебез – второй из нас;
(Сезнең) икенчегез – второй из вас;
(Аларның) икенчесе – второй из них.


10. Прочитайте. Найдите порядковые числительные.
1) Бүген алтынчы дәрес буламы?
2) Беренче класслар шимбә көнне укымыйлар.
3) Син хәзер унберенче күнегүне эшлә.
4) Бу эшне икенче укучыга бирегез.
5) Син гаиләдә беренче баламы?

11. Спишите, вставляя вместо точек количественные или порядковые числительные.
1) Мин ... елда туганмын.
2) Хәзер миңа ... яшь.
3) Мин ... мәктәптә, ... класста укыйм.
4) Безнең класста ... укучы бар: ... малай һәм ... кыз.
5) Көн саен ... дәрес була, татар теле атнага ... тапкыр керә.
6) Татар теле кабинеты ... катта урнашкан.

12. Переведите.
На втором этаже. В десятую школу. На третий урок. Из двадцатой квартиры. Двадцатого декабря. В девятом доме. Нет пятой книги.

13. Переведите. Напишите ответы на вопросы.
а) Бүген мәктәпкә балаларның ничәсе килмәде?
Балаларның инде ничәнчесе авырый башлады?
б) Дәресләрнең инде ничәсе бетте?
Дәресләрнең ничәнчесе татар теле дәресе?
в) Теге йортларның ничәсе яңа?
Бу йортларның ничәнчесе сезнеке?

14. Прочитайте. Найдите числительные. Поставьте к ним вопросы.
1) Бу яңа йортларның өчесендә инде яши башладылар, ә берсендә әле һаман эш бетмәгән. 2) Теге кызларның дүртесе безнең класста укый, ә өчесен мин белмим.
3) Түтәлләреңнең беренче икесендә нәрсә үсә?
4) Җавапларның беренче өчесе дөрес, ә калган икесе дөрес түгел.
5) Кунакларның беренчесе хуҗаның абыйсы бугай, ә икенчесе миңа таныш түгел.
6) Китапларның унысын китапханәгә тапшырыгыз, егермесен иң яхшы укучыларга бүләк итәрбез.
7) Азат кешеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карады, берсен дә таный алмады.

15. Спишите, вставляя вместо точек нужные окончания и переведите.
1) Яңа урамнарның бер... Муса Җәлил исеме бирделәр.
Яңа урамнарның беренче... – Муса Җәлил, ә икенче... Тукай исеме бирделәр.
2) Минем дус кызларымның ике... дә шушы мәктәптә укыйлар.
Минем дус кызларымның беренче... шушы мәктәптә укый, ә икенче... – башка мәктәптә.
3) Өчебезнең бер... дә табиб була алмадык. Гаиләдә өчебезнең беренче... – табиб, икенче... – укытучы, ә өченче... сатучы булырга тели.

16. Спишите, вставляя вместо точек нужные окончания.
1) Бакчадагы алмагачларның унбиш... бер үк сорттан, ә калган ун... төрле сортлардан.
2) Теге урындыкларның беренче өч... утырмагыз, алар ватык.
3) Мин бик арыган идем, шуңа концерт номерларының беренче дүрт... генә карадым да өйгә кайтып киттем.
4) Укучыларның ничә... гел бишле һәм дүртле билгеләренә генә укый?
5) Икегезнең бер... дә Лидиянең яңа адресын белмиме?
6) Бу бүләк кулъяулыкларның ничә... синеке, ничә... минеке була?
7) Кабинеттагы тәрәзәләрнең дүртесенең өч... чиста, бер... генә юарга кирәк.

17. Переведите. Найдите числительные, назовите их виды.
1) Бәйрәмдә йөзләп кеше бар иде.
2) Һәр класста утызар бала бар.
3) Өчәрләп утырмагыз, икешәрләп утырыгыз.
4) Бүген мәктәптә кырыклап бала юк, авырыйлар.
5) Һәр кунакка бишәр чәчәк бүләк иттек.
6) Алтау түгел, унау җыелып килгәннәр.

_Swetlana

Взято у Татары Кирова

Словарик к диалогу

башта – сначала
базарга барабызмы? – пойдем на рынок?
әллә – или
бүләкләр карыйк – давай посмотрим подарки
шуннан – оттуда
әнә – вот
киле – идёт
өченчесе тукталыш – третья остановка
тешәбезме? – выходим?
ничәдән-ничәгә кадәр?  – со скольки до скольки?
икенче катка менәбезме? – поднимаемся на второй этаж?
пәрдәгә тукыма – отрез на шторы
карарга кирәк –  нужно посмотреть.
менә бу – вот это
сигез мең сумлык – по восемь тысяч рублей
ошыймы? – нравится?
бик ошап житми – не очень нравится
кирәк булыр микән? – нужно ли будет?
ике дә сиксән итеп алам – покупаю два восемьдесять
төшәбезме? – спускаемся ли?
уенчыклар карыйк – давай посмотрим игрушки
курчак – кукла
рәхим итеп бирегезче – дайте пожалуйста
ерак китмик – давай далеко не пойдем
ук – же
сыер ите – говядина
сарык ите – баранина
ни бәя? – по какой цене
акча кайтарырга тиешмен – должен вернуть сдачу
яшелче кибете – овощной магазин
өй янында – около дома
әйберләрне өйге кайтарыйк – давай отнесем вещи домой
төштән соң – после обеда
барып кайтырбыз – давай сходим
төшке ябылалар – закрываются на обед
ял итәләр – отдыхают

_Swetlana

Прочитайте и переводите диалог.

– Илнур, башта базарга барабызмы, әллә универмагкамы?
– Башта универмагка барыйк, балаларга бүләкләр карыйк. Шуннан базарга барырбыз. Әнә тугызынчы трамвай да килә.
– Яхшы... Без өченче тукталышта төшәбезме?
– Әйе. Беренче тукталыш «Яшьләр үзәге», икенчесе – «Цирк», өченчесе – «Вокзал».
- Универмаг ничәдән–ничәгә кадәр эшли?
– Иртәнге тугыздан кичке сигезгә кадәр.
– Башта икенче катка менәбезме?
– Әйе, пәрдәгә тукыма карарга кирәк.
– Менә бу сигез мең сумлык тукыма сиңа ошыймы?
– Бик ошап житми. Әнә унбер мең сумлыгы ошый.
– Миңа да ошый. Безнең тәрәзәгә күпме тукыма кирәк булыр микән?
– Ике метр да житмеш биш сантиметр.
– Ике дә сиксән итеп алам.
– Беренче катка төшәбезме?
– Әйе, баларарга бүләккә уенчыклар карыйк.
– Маратка өч мең сумлык машина алыйк, а Гөлназга әнә теге дүрт мең сумлык курчакны.
– Рәхим итеп безгә машина һәм курчак бирегезче.
– Рәхим итегез.
– Хәзер базарга барыйк инде. Әйдә троллейбус тукталышына. Әнә беренче троллейбус килә.
– Ерак китмик, без беренче тукталышта ук төшәбез.
– Башта сыер ите алыйк. Сез сыер итен күпмегә сатасыз?
– Бер мең җиде йөз сумнан. Ничә килограмм алырга телисез?
– Ике килограмм. Ә сарык итегез ни бәя?
– Сарык ите бер мең дүрт йөз. Күпми үлчим?
– Кило ярым.
– Рәхим итегез. Сездән биш мең биш йөз сум.
– Мин сезгә ун мең бирәм.
– Димәк, мин сезгә дүрт мең биш йөз сум акча кайтарырга тиешмен. Рәхим итегез.
- Рәхмәт.
– Хәзер яшелчә кибетенә керик тә, шуннан өйгә кайтып китәрбез.
– Безгә нәрсәләр кирәк?
– Бишләп чөгендер, берәр кәбестә, бер-ике килограмм алма, берәр кило кишер.
– Без өй янындагы яшелчә кибетенә барырбыз. Әйберләрне өйгә кайтарыйк.
– Яхшы, төштән соң шунда барып кайтырбыз. Бер сәгатьтән алар төшкә ябылалар.
– Аларның төшке яллары бердән икегә түгелмени?
– Юк, алар уникедән бергә кадәр ял итәләр.
– Яхшы, әйдә дүртенче троллейбуска утырыйк.

_Swetlana

– Ильнур, вначале на базар пойдём, или в универмаг?
– Вначале давай в универмаг пойдём, детям игрушки посмотрим. Потом на базар. Вон и девятый трамвай идёт.
– Хорошо... Мы на третьей остановке сходим?
– Да. Первая остановка «Молодёжный центр», вторая – «Цирк», третья – «Вокзал».
- Универмаг со скольки до скольски работает?
– С девяти утра до восьми вечера.
– Вначале на второй этаж поднимемся?
– Да, отрез на шторы надо посмотреть.
– Вот этот за восемь тысяч рублей тебе нравится?
– Не очень. Вот одиннадцатитысячный нравится.
– Мне тоже. На наше окно сколько материи нужно будет?
– Два метра 75 см.
– 2.80 беру.
– На первый этаж спускаемся?
– Да, давай детям подарки посмотрим.
– Марату давай машину за за три тысячи возьмём, Гульназ вот эту куклу за четыре тысячи.
– Подайте нам, пожалуйста, машину и куклу.
– Пожалуйста.
– Сейчас давай уже на базар пойдём. Айда на троллейбусную остановку. Вон первый троллейбус идёт.
– Далеко не проходи, мы уже на первой остановке выходим.
– Вначале давай говядину возьмём. По какой цене вы говядину продаёте?
– По цене тысяча семьсот рублей. Сколько килограмм хотите взять?
– 2 килограмма. А баранина сколько стоит?
– Баранина тысяча четыреста. Сколько взвешиваю?
– Полтора кило.
– Пожалуйста. Пять тысяч пятьсот рублей.
– Я вам десять тысяч дам.
– Значит, я вам должна сдать четыре тысячи пятьсот. Пожалуйста. 
– Спасибо.
– Сейчас давай-ка в овощной зайдём, оттуда домой пойдём.
(өйгә кайтып китәрбез - пойдём домой)
– Нам что нужно?
– Примерно пять свёкол, кочан капусты, один-два килограмма яблок, примерно килограмм моркови.
– Пойдём в овощной возле дома. Вещи домой занесём.
– Хорошо, после обеда туда сходим. Они на один час закрываются на обед.
(барып кайту - сходить).
– Разве у них обед не с часу до двух? 
– Нет, они отдыхают с двенадцати до часу.
– Хорошо, айда сядем на четвёртый троллейбус.

Кая кадәр - до куда.
Анда ничек барып була? - Как туда добраться?
Автобус беләң барып була.
- Можно доехать на автобусе.
Җәяү барып була. - Можно дойти пешком.


Я купил у кого-то - Бер кешедән сатып алдым.
Я продал кому-то - Бер кешегә саттым.
Пальто мне стало в сто рублей - пальто миңа йөз сумга төште.


Нейтральный вариант
Базарда карлыган ничә сум тора? (Сколько стоит на базаре смородина?)
- 80 сум тора. (80 рублей.)

Народный разговор
Базарда карлыган ничә сум белән саталар? (Почём смородина на базаре?)
- Әбиләр  80 сум белән карлыган саталар. (Баушки по 80 рублей продают.)

Литературный вариант
- Базарда карлыган ничә сумга/сумнан саталар? (По сколько продают смородину на базаре?)
или
- Базарда карлыган күпмегә саталар?
- Әбиләр карлыган 80 сумга/сумнан саталар. (Баушки по 80 рублей продают.)
или
Күпмедән бирәсез? (По сколько отдаёте?)
– Менә шушы 5 литрлы чиләге – 500 сум. (Вот это пятилитровое ведро - 500 руб.)
- Бу өстәлнең бәясе күпме? (Этот стол в какую цену?)
- Бу өстәл кыйбат тормый. (Этот стол недорогой.)
- Ә сарык итегез ни бәя? (Что стоит ваша баранина?)
- Сарык ите бер мең дүрт йөз. Күпми үлчим? (Тысяча четыреста. Сколько взвесить?)


- Кыяргыз тәмлеме? (Ваши огурцы вкусные?)
- Кабып карагыз! (Попробуйте!)

- Ит сөякле.
- Сөяксез ит булмый.

Ярты кило  полкило
Кило ярым - полтора кило

Күпмә үлчәргә кирәк? (Сколько взвесить?)/ Күпмә аласыз? (Сколько возьмёте?)
Миңа кило ярым алма үлчәгезче. (Взвесьте мне, пожалуйста, полтора кило яблок.)
Рәхим итегез. (Пожалуйста.)
Күпмә түләргә? / Ничә сум түләргә? (Сколько заплатить?)

Кыйммәт, кыйбат (разг.) - дорого. Кыйбат түгел - недорого.
Арзан - дёшево. Арзан түгел - недёшево.

_Swetlana

Биремнәр

2. Ответьте на вопросы.
Икене бишкә тапкырлыйбыз, ничә була? Ун була.
Утызны унга бүләбез, ничә була? Өч була.
Җидедән берне алабыз, ничә кала? Алты кала.
Тугызга икене кушабыз, ничә була? Унбер була.

3. Прочитайте, решите примеры вслух.
14 : 2 = 7        Ундүртне икегә  бүләбез, җиде була.         
15 – 11 = 4     Унбиштән унберне алабыз, дүрт кала.     
56 + 4 = 60     Илле алтыга дүртне кушабыз, алтмыш була.   
100 * 3 = 300 Йөзне өчкә тапкырлыйбыз, өч йөз була.   
81 – 11 = 70   Сиксән бердән унберне алабыз, җитмеш кала.
23 + 9 = 32     Егерме өчкә тугызны алабыз, утыз ике була.

4. Переведите предложения.
1) Без икебез дә шушы шәһәрнеке. – Мы оба из этого города.
2) Сез икегез дә соңга калдыгызмы? – Вы оба опоздали?
3) Бу эшне алар өчесе генә эшләгәннәр. – Эту работу сделали только трое из них.
4) Концертка бишебез дә барабыз. – На концерт мы идём все пятеро.
5) Өстәл бик авыр, дүртегез бергә күтәрегез. – Стол очень тяжёлый, четверо из вас пусть вместе поднимают.
6) Бу хәл турында алар бишесе дә беләләрме? – Об этом деле они все пятеро знают?

5. Переведите.
а) Безнең беребез генә белә – знает только один из нас;
безнең беребезгә кирәк – нужно одному из нас;
безнең беребез өчен – для одного из нас;
беребез турында – об одном из нас;
беребездә дә юк – нет у одного из нас;
безнең беребездән дә сорамагыз – у одного из нас не спрашивайте;
беребез белән сөйләшергә тели – хочу поговорить с одним из нас.
б) Один из нас – (безнең) беребез;
одному из нас – (безнең) беребезгә;
от одного из нас – (безнең) беребездән;
для одного из нас – (безнең) беребез өчен;
у одного из нас – (безнең) беребездә;
с одним из нас – (безнең) беребез белән;
одного из нас – (безнең) беребезне;
об одном из нас – (безнең) беребез турында.

6. Переведите. Продолжите по образцу.
Үрнәк: Икебезнең беребез, өчебезнең беребез, дүртебезнең беребез.
Один из нас двоих, один из нас троих, один из нас четверых.
Икегезнең берегез, өчегезнең берегез, дүртегезнең берегез.
Один из вас двоих, один из вас троих, один из вас четверых.
Икесенең берсе, өчесенең берсе, дүртесенең берсе.
Один из них двоих, один из них троих, один из них четверых.

7. Переведите.
а) Безнең өчебезгә – троим из нас;
өчебезгә дә – нам всем троим;
өчебез өчен дә – для всех нас троих;
өчебезнең беребез – один из нас троих;
бишебезнең икебез – двое из нас пятерых;
дүртебезнең беребезгә – одному из нас четверых;
икебезнең беребездән – от одного из нас двоих;
дүртебезнең өчебездән – от троих из нас четверых.
б) У двоих из нас – (безнең) икебездә;
один из нас – (безнең) беребез;
четверым из нас – (безнең) дүртебезгә;
от троих из нас – (безнең) өчебездән;
для одного из нас – (безнең) беребез өчен.

8. Переведите.
а) Бишебез дә – мы все пятеро;
өчегез дә – вы все трое;
икесенә дә – им обоим ;
икесе дә – они оба;
икесендә дә – у них обоих;
уныгыз өчен дә – для всех вас десятерых;
алтыгызны да – всех вас шестерых;
өчебез турында да – о нас всех троих;
дүртебездә дә – у нас всех четверых;
бишесендә дә – у них всех пятерых;
икесе беләнме? – с двоими из них?
б) Икегезнең берегез әйтте – один из вас двоих сказал;
икебезнең беребездә булыр – будет у одного из нас двоих ;
икесенең берсеннән сора – спрашивай у одного из них двоих;
өчебезнең беребезгә җитмәде – одному из нас троих не досталось;
беребезгә дә кирәк түгел – одному из нас не нужно ;
дүртегезнең өчесен белмиләр – их троих из вас четверых они не знают;
икегезнең берегезгә бирәм – дам одному из вас двоих;
өчесенең берсе турында сорады – спрашивал об одном из них троих.

9. Переведите.
а) Трое из нас – өчебез;
четверо из вас – дүртегез;
двое из них – икесе;
пятеро из вас – бишегез;
один из них – берсе;
шестеро из них – алтысы.
б) От нас двоих – икебездән дә;
от одного из нас – беребездән.
У вас троих – өчегездә дә;
одного из вас  – берегезне.
Им четверым – дүртесенә дә;
одному из четверых – дүртесенең берсенә.
в) От кого? – Кемнән?
От нас троих – өчебездән дә;
от одного из нас – беребездән.
Для кого? – Кем өчен?
Для вас двоих – икегез өчен дә;
для двоих из вас – икегез өчен ;
для одного из вас – берегез өчен.
Кому? – Кемгә?
Им троим – өчесенә дә;
одному из них – берсенә;
двоим из четверых – дүртесенең икесенә.


_Swetlana

10. Прочитайте. Найдите порядковые числительные.
1) Бүген алтынчы дәрес буламы? – Сегодня шестой урок будет?
2) Беренче класслар шимбә көнне укымыйлар. – Первые классы в субботу не учатся.
3) Син хәзер унберенче күнегүне эшлә. – Ты сейчас делай одиннадцатое упражнение.
4) Бу эшне икенче укучыга бирегез.  – Эту работу дайте другому ученику.
5) Син гаиләдә беренче баламы? – Ты в семье первенец ?

11. Спишите, вставляя вместо точек количественные или порядковые числительные.
1) Мин ике мең  тугызынчы елда туганмын.
или полная форма:
Мин 2007 нчы елның 14 нче маенда туганмын.
2) Хәзер миңа сигез яшь.
3) Мин  утыз алтынчы мәктәптә, икенче класста укыйм.
или полная форма:
Мин 36 нчы номерлы мәктәптә укыйм. / Мин Магнитогорск шәһәренең 36 нчы номерлы мәктәбендә укыйм.
4) Безнең класста утыз укучы бар: унсигез малай һәм унике кыз. - В нашем классе 30 учеников, 18 мальчиков и 12 девочек.
5) Көн саен биш дәрес була, татар теле атнага бер тапкыр керә. - Каждый день бывает пять уроков, татарский язык один раз в неделю.
6) Татар теле кабинеты икенче катта урнашкан. - Кабинет татарского языка расположен на втором этаже.

12. Переведите.
На втором этаже. – Икенче катта.
В десятую школу. – Унынчы мәктәпкә.
На третий урок. – Өченче дәрескә.
Из двадцатой квартиры. – Егерменче фатирдан
Двадцатого декабря. – Егерменче декабрьдә.
В девятом доме. – Тугызынчы йортта.
Нет пятой книги. – Бишенче китап юк.

13. Переведите. Напишите ответы на вопросы.
а) Бүген мәктәпкә балаларның ничәсе килмәде? – Сколько детей не пришли сегодня в школу?
Бүген мәктәпкә баларның бишесе килмәде. – Пятеро детей не пришли сегодня в школу.
Балаларның инде ничәнчесе авырый башлады? – Кто (которые) же из детей заболели?
Беркем дә авырмый, Аллага шөкер! – Никто не болеет, слава Богу!
Балаларның берсе дә авырмый, Аллага шөкер! – Никто из детей не болеет, слава Богу!

б) Дәресләрнең инде ничәсе бетте? – Сколько уроков уже закончились?
Дәресләрнең өчесе бетте инде. – Три урока уже закончились.
Дәресләрнең ничәнчесе татар теле дәресе? – Урок татарского языка какой по счёту?
Дәресләрнең беренчесе татар теле дәресе. – Урок татарского языка – первый.

в) Теге йортларның ничәсе яңа? – Из вон тех домов сколько новых?
Теге йортларның бишесе яңа. – Из тех домов пять новых.
Бу йортларның ничәнчесе сезнеке? – Из этих домов который ваш?
Бу йортларның унынчысы безнеке. – Наш – десятый.
или
Бу йортларның берсе дә безнеке түгел. – Ни один из этих домов не наш.

14. Прочитайте. Найдите числительные. Поставьте к ним вопросы.
1) Бу яңа йортларның өчесендә инде яши башладылар, ә берсендә әле һаман эш бетмәгән. – Из этих новых домов в три уже заселились, а в одном до сих пор работа не закончена.
Бу яңа йортларның ничәсендә инде яши башладылар? - В скольких из этих новых домов уже начали жить?
2) Теге кызларның дүртесе безнең класста укый, ә өчесен мин белмим. – Из тех девочек четверо учатся в нашем классе, а трёх из них я не знаю.
Теге кызларның ничәсен син беләсең? - Скольких из тех девочек ты знаешь?
3) Түтәлләреңнең беренче икесендә нәрсә үсә? – На твоих первых двух грядках что растёт?
4) Җавапларның беренче өчесе дөрес, ә калган икесе дөрес түгел. – Первые три ответа верные, оставшиеся два – неверные.
Җавапларның ничәсе дөрес? (Сколько правильных ответов?)
5) Кунакларның беренчесе хуҗаның абыйсы бугай, ә икенчесе миңа таныш түгел. – Первый из гостей, кажется, старший брат хозяйки,  а другой мне не знаком.
Кунакларның кайсысы сиңа таныш? - Кто (который) из гостей тебе знаком?
6) Китапларның унысын китапханәгә тапшырыгыз, егермесен иң яхшы укучыларга бүләк итәрбез. –  Из книг десять сдайте в библиотеку, двадцать подарите самым лучшим ученикам.
Китапларның ничәсен китапханәгә тапшырбыз, ә ничәсен иң яхшы укучыларга бүләк итәрбез?
7) Азат кешеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карады, берсен дә таный алмады. – Азат то на одного человека посмотрел, то на другого, никого не смог узнать.
Азат кешеләрнең ничәсен таный алды? - Азат скольких человек смог узнать?

15. Спишите, вставляя вместо точек нужные окончания и переведите.
1) Яңа урамнарның берсенә Муса Җәлил исеме бирделәр. – Одной из новых улиц дали имя Мусы Джалиля.
Яңа урамнарның беренчесенә – Муса Җәлил, ә икенчесенә Тукай исеме бирделәр. – Первой из новых улиц дали имя Мусы Джалиля, второй – Тукая.
2) Минем дус кызларымның икесе дә шушы мәктәптә укыйлар. – Обе моих подруги учатся в этой школе.
Минем дус кызларымның беренчесе шушы мәктәптә укый, ә икенчесе – башка мәктәптә. – Одна моя подруга учится в этой школе, другая – в другой школе.
3) Өчебезнең берсе дә табиб була алмадык. – Из нас троих никто не смог стать врачом.
Гаиләдә өчебезнең беренчесе – табиб, икенчесе – укытучы, ә өченчесе сатучы булырга тели. – В семье из нас троих одна хочет стать врачом, другая – учителем, а третья – продавцом.
В семье из нас троих первая хочет стать врачом, вторая – учителем, а третья – продавцом.

16. Спишите, вставляя вместо точек нужные окончания.
1) Бакчадагы алмагачларның унбишесе бер үк сорттан, ә калган унысы төрле сортлардан. – В саду пятнадцать яблонь одного сорта, а оставшиеся десять – разносортица.
Бер үк сорттан - одного сорта.
2) Теге урындыкларның беренче өчесе утырмагыз, алар ватык. – На те первые три стула не садитесь, они сломаны.
3) Мин бик арыган идем, шуңа концерт номерларының беренче дүртесе генә карадым да өйгә кайтып киттем. – Я был очень уставший, поэтому на концерте посмотрел только первые четыре выступления, и домой ушёл.
4) Укучыларның ничәсе гел бишле һәм дүртле билгеләренә генә укый? – Сколько учеников всегда учатся тольно на четвёрки и пятёрки?
5) Икегезнең берсе дә Лидиянең яңа адресын белмиме? – Вы оба не знаете Лидин новый адрес?
6) Бу бүләк кулъяулыкларның ничәсе синеке, ничәсе минеке була? – Из этих подаренных носовых платков сколько будет твоих, сколько моих?
7) Кабинеттагы тәрәзәләрнең дүртесенең өчесе чиста, берсе генә юарга кирәк. – В кабинете из четырёх окон три чистые, только одно нужно помыть.

17. Переведите. Найдите числительные, назовите их виды.
1) Бәйрәмдә йөзләп кеше бар иде. – На празднике было примерно сто человек. (Чама саны).
2) Һәр класста утызар бала бар. – В каждом классе по тридцать учеников. (Бүлем саны).
3) Өчәрләп утырмагыз, икешәрләп утырыгыз. – По трое не садитесь, садитесь по двое. (Бүлем саны + оттенок образа действия: как? по двое).
4) Бүген мәктәптә кырыклап бала юк, авырыйлар. – Сегодня в школе нет около сорока детей, болеют. (Чама саны).
5) Һәр кунакка бишәр чәчәк бүләк иттек. – Каждому гостю подарили по пять цветков. (Бүлем саны).
6) Алтау түгел, унау җыелып килгәннәр. – Не шестеро, а десятеро вместе пришли. (Җыю саны).

Җыелып килү - прийти вместе.

_Swetlana

Речевые образцы
Г.Ф. Зинатуллина Интенсивный курс татарского языка

Егерменче гасыр (двадцатый век).
Егерменче еллар (двадцатые годы).
ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башы татар әдәбияты (татарская литература конца ХIХ - начала ХХ века).
Икенче урынны алу. (Занять второе место).
Унынчы көнендә (на десятый день).
Унынчы класс укучысы (ученик десятого класса; десятиклассник).

Сәгать сигезде - в восемь часов. 
Сигез сәгатьтә - за восемь часов.

Алар ничәү? (Сколько их всего?) (разг.)
Ничәшәр(ләп) бүләбез? (По скольку будем делить?)

- Хәзер ничәнче ел? (Какой сейчас год?)
- Хәзер ике мең уналтынчы ел. (Сейчас две тысячи шестнадцатый год).

- Бүген нинди көн? (Какой сегодня день?)
- Бүген ике мең уналтынчы елның бишенче марты /Бүген бишенче март  (Сегодня пятое марта две тысячи шестнадцатого года).
- Атнаның нинди көне? (Какой день недели?)
- Дүшәмбе көн (Понедельник).
- Кичә нинди көн иде? / Кичә атнаның нинди көне иде?  (Какой день был вчера?)
- Кичә якшәмбе (көн) иде. (Вчера было воскресенье).

- Безнең төркемдә кем юк? (Кто отсутствует в нашей группе?)
- Марат юк (Марата нет).
- Ул ни өчен юк? (Почему он отсутствует?)
- Суык тидереп чирли (Болеет простудой).

- Бүген көн нинди? (Какая сегодня погода?)
- Минемчә, бүген көн салкын. (По-моему, сегодня холодно.)
- Сезнеңчә, ничә градус салкын? (По-вашему, сколько градусов холода?)
- Ун градус салкын. (10 градусов холода.)

- Бүген ничәсе? / Бүген айның ничәсе?(Какое сегодня число?)
- Бүген 26 сы. Пәнҗешәмбе көн. (Сегодня двадцать шестое. Четверг.)
- Ни́чәсе икәнен дә белгән юк. (Даже не знаю, какое число).
или
- Бүген кайсы число? (Какое сегодня число?)
- Бүген бишенче март (Сегодня пятое марта).

- Хәзер нинди ай? (Сейчас какой месяц?)
- Хәзер май. (Сейчас май).
- Бүген ничәнче май? / Бүген ничәсе? (Какое сегодня число?)
- Бүген алтынчы май. (Сегодня шестое мая).

- Сез ничәнче елгы? (Вы с какого года?)
- ... нче/нчы елгы. (С ... -го года.)

- Сезгә ничә яшь? (Сколько вам лет?)
- Миңа ... яшь. (Мне ... лет.)

- Сез кайчан һәм кайда тугансыз? (Когда и где Вы родились?)
- Мин 1981 нче елның 6 нчы маенда Чистай шәһәрендә туганмын. (Я родился 6 мая 1981 года в городе Чистополе.)

- Сез кайсы елда тугансыз? (В каком году вы родились?)
или
- Сез ничәнче елда тугансыз? (В каком году вы родились?)
- Мин бер мең тугыз йөз алмышынчы елда туганмын. (В тысяча девятьсот шестидесятом году.)
(вопрос о ребёнке, меняем форму прош. времени на определённую)
Сезнең кече балагыз ничәнче елда туды? (В каком году родился ваш младший ребёнок?)
Сезнең олы балагызга ничә яшь? (Сколько лет вашему старшему ребёнку?)

- Фатирыгыз ничәнче катта? (Ваша квартира на каком этаже?)
- Фатирыбыз өченче катта урнашкан. (Наша квартира расположена на третьем этаже.)
- Фатирыгыз ничә бүлмәле? (Сколько комнат в вашей квартире?)
- Фатирыбыз дүрт бүлмәле. (Наша квартира четырехкомнатная.)
Безнең белән бер катта ике гаилә яши. (С нами на одном этаже живет еще две семьи.)
Уң як күршеләрнең гаиләсе өч кешедән, ә сул як күршеләрнеке биш кешедән тора. (Семья соседей справа состоит из трех человек, а семья соседей слева из пяти.)

- Бу өстәлнең бәясе күпме? (Сколько стоит этот стол?)
- Бу өстәл кыйбат тормый. (Этот стол недорогой.)
или
- Бу өстәл ничә сум тора? (Сколько стоит этот стол?)
- Бу өстәл алты мең сум тора. (Этот стол стоит шесть тысяч рублей.)

_Swetlana

- Син кайда укыйсың? (Где ты учишься?)
- Мин Казан шәһәренең 45 нче номерлы мәктәбендә укыйм. (Я учусь в школе № 45 города Казани).
- Ничәнче класста укыйсың? (В каком классе учишься?)
- Мин икенче класста укым. (Я учусь во втором классе).
- Мин икенче класс укучысы. (Я ученик второго класса).

- Мин 1982 нче елда Мәскәү Дәүләт Университетының механика-математика факультетын бетердем. Мин Һөнәрем буенча математик.
- Сез Казан дәүләт педагогика институтын кайчан тәмамладыгыз? (Когда вы закончили Казанский государственный педагогический институт?)
- Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлавыма 31 ел тулды. (31 год, как я закончил физмат Казанского государственного педагогического института.)
- Сез кайда эшлисез? (Где вы работаете?)
- Мин Казан шәһәренең 45 нче номерлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Педагогик стажым 30 ел. (Я преподаю в школе № 45 города Казани татарский язык и литературу. Педагогический стаж 30 лет.)

-  Мәктәпне кайсы елда тәмамладыгыз? (В каком году вы закончили школу?)
- Сез мәктәпне кайчан тәмамлыдыгыз (бетердегез)? (Когда вы закончили школу?)
- Мәктәпне тәмамлавыма инде ун ел. (Уже десять лет, как я окончил школу.)
- Узган елны мәктәпне тәмамлавыма 45 ел булды. (В прошлом году было 45 лет, как я окончил школу.)
- Сезнең сыйныфта ничә укучы (иде)? (Сколько учеников (было) в вашем классе?)
- безнең сыйныфта егерме алты укучы (иде)? (В нашем классе было 26 учеников.)
- Синең сыйныфташларың укыйлармы, эшлиләрме? (Твои одноклассники учатся или работают?)
- Элеккеге сыйныфташларымның бишесе армия сафларында хезмәт итә, унысы югары уку йортларында белем ала, өчесе инде эшли. (Пятеро из моих бывших одноклассников служат в армии, десять из них учатся в вузах, трое уже работают.)
- Алар кайда эшлиләр? (Где они работают?)
- Кайда эшләгәннәрен төгәл белмим. (Где они работают я точно не знаю.)
- Минем бер сыйныфташым заводта, икенчесе кибеттә, өченчесе кино залында эшли. (Один из моих одноклассников работает на заводе, другой в магазине, а третий работает в кинозале.)

- Сез көндезге бүлектә укыйсызмы? (Вы учитесь на дневном отделении?)
- Юк, мин читтән торып укыйм. (Нет, я учусь заочно.)
- Әйе, мин көндезге бүлектә укыйм. (Да, я учусь на дневном отделении.)
- Сезнең факультетның деканаты кайда урнашкан? (Где находится деканат вашего факультета?)
- Безнең факультетның деканаты җиденче бинаның өченче катында урнашкан. (Деканат нашего факультета находится на третьем этаже седьмого здания.)

- Чит телне өйрәнүгә карашың ничек? (Как ты относишься к изучению иностранных языков?)
- Минем кимендә өч чит телдә иркен сөйләшергә өйрәнәсем килә. (Я хочу научиться свободно разговаривать хотя бы на трех иностранных языках.)
- Татар телендә иркен аралаша аласыңмы? (Свободно общаешься ли на татарском языке?)
- Мин татар, ләкин туган телемдә иркен аралаша алмыйм. (Я татарин, но свободно общаться на своем родном языке не могу.)
- Мин укыйм һәм сүзлек белән тәрҗемә итә алам. (Я читаю и перевожу со словарем.)


_Swetlana

- Сезнең шәһәрдә (авылда) күпме халык яши? (Сколько человек проживает в вашем городе (деревне)?)
- Безнең шәһәрдә ярты миллион халык яши. (В нашем городе живёт полмиллиона человек).
- Казанда күпме кеше яши? (Сколько человек живёт в Казани?)
- Казанда бер миллион ике йөз мең чамасы кеше яши. (В Казани живёт примерно миллион двести тысяч человек).
Дөньяда җиде миллионнан артык татар исәпләнә. Аларның биш миллионга якыны Россия Федерациясендә яши. Татарстаннан тыш, татарлар Екатеринбург, Оренбург, Пенза, Чиләбе һ.б. өлкәләрдә, БДБ илләрендә, Балтыйк буе дәүләтләрендә һәм чит илләрдә яшиләр.
- Сезнең шәһәрдә (авылда) нинди милләт вәкилләре яши? (Представитель каких наций проживает в вашем городе (селе)?)
- Татарлар, руслар, марилар, чувашлар, мордвалар, үзбәкләр, төрекмәннәр, башкортлар, яһүдләр, немецлар, италиялеләр. (Татары, русские, марийцы, чуваши, мордва, узбеки, туркмены, башкиры, евреи, немцы, итальянцы).
- Дөньяда нинди диннәр бар? (Какие есть религии в мире?)
- Христиан дине, католиклар дине, буддистлар, мөселманнар, мәҗүсиләр. (Христианство, католичество, буддизм, мусульманская религия, язычество).

Сезне эшкә өч ай сынау срогы белән алабыз. (Берем вас на работу с трех месячным испытательным сроком.)
Бездә төшке аш вакыты уникедән бергә кадәр. (У нас обед с 12.00 до 13.00.)
Сез иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр эшләргә тиеш буласыз. (Вы должны будете работать с восьми утра до пяти вечера.)
Шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре. (Суббота и воскресенье – выходные дни.)
Сезнең чираттагы ялыгыз сентябрь аенда. ( Ваш очередной отпуск в сентябре.)
Директор шәхси сораулар буенча дүшәмбе көн тугыздан уникегә кадәр кабул итә. (По личным вопросам директор принимает по понедельникам с девяти до двенадцати.)
Сезнең хезмәт хакыгыз күпме? (Какая у вас зарплата?)
Сезнең өзлексез хезмәт стажыгыз ничә ел тәшкил итә? (Сколько лет составляет ваш непрерывный стаж работы?)
Бүгенге көндә минималь хезмәт хакы күпме? (Каков на сегодняшний день размер минимальной заработной платы?)

- Шәһәр үзәгеннән Республика клиник хастаханәсенә кадәр нинди автобус йөри? (Какой автобус едет из центра до РКБ?)
- «Тукай мәйданы» тукталышыннан 37 нче автобуска утырып бара аласыз. (На остановке «Площадь Тукая» можете сесть на 37 автобус.)
- Күчеп утырмыйча барып җитә аламмы? (Можно ли доехать без пересадки?)
- Сезгә бер тапкыр күчеп утырырга туры килер. (Вам придется сделать одну пересадку.)
- Яр Чаллы шәһәренә кадәр иртәнге сәгать сигездәге рейска билетлар бармы? (Есть ли билеты на рейс, отправляющийся в восемь утра до Набережных Челнов?)
- Кызганычка каршы, билетлар сатылып бетте. (К сожалению, все билеты проданы).

- Гафу итегез, әйтегезче, ашамлыклар кибете кайда? - Извините, скажите, пожалуйста, где продовольственный магазин?
- Ерак түгел. - Недалеко.
- Анда ничек барып була? - Как туда можно добраться?
- Башта туры барыгыз, аннары сулга борылыгыз. - Сначала идите прямо, потом поверните налево.

Гафу итегез, әйтегезче, ашамлыклар кибете иртән / кичен кайчан ачыла / ябыла? - Извините, скажите, пожалуйста, продовольственный магазин когда утром / вечером открыватся / закрывается?
Төшке ялга кибет кайчан ябыла? - Когда магазин закрывается на обед?
Төштән соң кибет кайчан ачыла? - После обеда магазин когда открывается?

Иртә, иртән, иртәнге - утро, утром, утренний.
Көн, көндез, көндезге - день, днём, дневной.
Кич, кичен, кичке - вечер, вечером, вечерний.
Төн, төнле, төнге - ночь, ночью, ночной.

Иртәнчәк, иртә белән - утром.
Көндезгә кадәр - до обеда.
Көндезгә ашка кадәр - до обеда.
Төштән соң - после обеда.
Төш вакыты - обеденное время.
Төн уртасында - в полночь.
Иртенге аш - завтрак.
Төнге йокы - ночной сон.

Көн саен, һәр көнне, көндә (народный разговор) - каждый день.

Берсекөнгә - послезавтра.
Өченчекөн - позавчера.
Быел - в этом году.
Былтыр - в прошлом году.
Душәмбе көнне - в понедельник.
2 айдан соң - через два месяца.
Икенче атнада - на следующей неделе.
Ике көннән соң килегез - приходите через два дня.
Атнага ике тапкыр - два раза в неделю.
Ул атнага ике тапкыр бассейнга йөри. - Он ходит в бассейн два раза в неделю.

_Swetlana

Сүзлек
мәгърифәтче – просветитель,
китап рәвешендә – в виде книги.

1871 нче елда татар телендә 1нче календарь басылып чыга. - В 1871 году издан первый календарь на татарском языке.
Бу календарьны бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри төзегән. - Этот календарь составил великий просветитель Каюм Насыйри.
Ул 24 ел буе календарь чыгарып килгән. - Он выпускал календарь в течение 24 лет.
Аның календаре китап рәвешендә булган. - Его календарь был в виде книги.

Беренче татар календаре кайчан басылып чыккан? - Беренче татар календаре 1871 нче елда басылып чыккан.
Аны кем төзегән? - Аны бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри төзегән.
Ничә ел буе чыгарып килгән? - Каюм Насыйри календарь 24 ел буе чыгарып килгән. 
Календарьлар нинди булган? - Календарь китап рәвешендә булган.

Ял көннәре - выходные
- Ял көннәрен ничек үткәрдең? - Как провёл выходные?
- Бик яхшы. Шимбә көнне иподромга бардым, ә кичен дусларымны кунакка чакырдым. Якшәмбе көнне без урманга бардык һәм чаңгы шудык. - Очень хорошо. В субботу ходил на ипподром, а вечером пригласил в гости моих друзей. В воскресенье мы в лес ходили и на лыжах катались.