4. АЛМАШЛЫК (МЕСТОИМЕНИЕ)

Автор _Swetlana, 18 ноября 2022, 15:41

« назад - далее »

_Swetlana

АЛМАШЛЫК
(МЕСТОИМЕНИЕ)



Местоимения указывают на предметы и на их признаки, но не называют и не определяют их содержания.
В татарском языке есть следующие группы местоимений:

1. Зат алмашлыклары (личные местоимения).
2. Сорау алмашлыклары (вопросительные местоимения).
3. Күрсәтү алмашлыклары (указательные местоимения).
4. Билгеләү алмашлыклары (определительные местоимения).
5. Билгесезлек алмашлыклары (неопределенные местоимения).
6. Юклык алмашлыклары (отрицательные местоимения).
7. Тартым алмашлыклары (притяжательные местоимения).

ЗАТ АЛМАШЛЫКЛАРЫ
(ЛИЧНЫЕ МЕСТОИМЕНИЯ)


Склонение личных местоимений по падежам

Килеш  Берлек сан 
Баш килеш    мин
  (я) 
  син
  (ты) 
  ул
  (он, она, оно) 
Иялек к.    минем
  (у меня, мой, мои) 
  синең
  (у тебя, твой, твои) 
  аның
  (у него, его) 
Юнәлеш к.    миңа (мне)    сиңа (тебе)    аңа (ему) 
Төшем к.    мине (меня)    сине (тебя)    аны (его) 
Чыгыш к.    миннән
  (меня, от меня,
  из меня, с меня) 
  синнән
  (тебя, от тебя,
  из тебя, с тебя) 
  аннан,
  аңардан

  (его, от него,
  из него, с него) 
  Урын-вакыт к.    миндә
  (у меня, во мне, на мне) 
  синдә
  (у тебя, в тебе,
  на тебе) 
  анда,
  аңарда

  (у него, в нём,
  на нём, там) 

  Килеш  Күплек сан 
  Б. к.    без (мы)    сез (вы)    алар (они) 
  И. к.    безнең
  (у нас, наш, наши) 
  сезнең
  (у вас, ваш, ваши) 
  аларның
  (у них, их) 
  Ю. к.    безгә (нам)    сезгә (вам)    аларга (им) 
  Т. к.    безне (нам)    сезне (вас)    аларны (их) 
  Ч. к.    бездән
  (нас, от нас,
  с нас, из нас) 
  сездән
  (вас, от вас, 
  с вас, из вас) 
  алардан
  (их, от них, 
  с них, из них) 
  У.-в. к.    бездә
  (у нас, в нас, на нас) 
  сездә
  (у вас, в вас, на вас) 
  аларда
  (у них, в них, на них) 

личные местоимения.png

Миңа егерме биш яшь. - Мне двадцать пять лет.
Синдә мондый китап бармы? - У тебя есть такая книга?
Синең мондый китабың бармы? - У тебя есть такая книга?
Аның апасы чит илдә яши. - Её сестра живёт за границей.
Безне чакырырга онытмагыз. - Не забудьте нас позвать (пригласить).
Сездән килгән хатларны түземсезлек белән көтәм. - Я с нетерпением жду ваших писем.
Аларга сәлам әйтегез. - Передайте им привет.


_Swetlana

#1
КҮРСӘТҮ АЛМАШЛЫКЛАРЫ
(УКАЗАТЕЛЬНЫЕ МЕСТОИМЕНИЯ)



Указательные местоимения указывают на лица, предметы, признаки предметов или действий.
В татарском языке к ним относятся местоимения:
бу (этот), шушы (этот), шул (тот, этот),
теге (тот), ул (тот),
а́ндый, мондый, шу́ндый, тегенди (такой), алай, болай, тегеләй, шулай (так).

Указательные местоимения могут употребляться с существительными, являясь их определениями. В этом случае они не изменяются по лицам и числам. Например:
бу бала - этот ребенок; 
бу баланы - этого ребенка;
бу балага - этому ребенку.


При употреблении без существительных указательные местоимения изменяются по числам и падежам:
бу (этот) – моның ((у) этого), моңа (этому), моны (это), моннан (от этого; отсюда), монда (у этого; здесь);
болар (эти), боларына (этим из них) и т. д.


Местоимения алай, болай, тегеләй, шулай (так) поясняют глагол и не склоняются.
  
Килеш    Берлек сан 
  Б. к.    бу
  (это, этот, эта, эти)
  шушы    шул
  (то, тот, та, те) 
  теге    ул
  И. к.    моның 
  (у этого/этой) 
  шушының    шуның  
  (у того/той)
  тегенең    аның
  Ю. к.    моңа 
  (к этому/этой)
  шушыңа    шуңа 
  (к тому/той;
  поэтому, потому) 
  тегеңә    аңа 
  Т. к.    моны 
  (это, этого, эту;
  об этом/этой) 
  шушыны    шуны 
  (то, того, ту;
  о том) 
  тегене    аны 
  Ч. к.    моннан,
  моңардан 

  (от/с этого/этой;
  отсюда) 
  шушыннан    шуннан,
  шуңардан 

  (от/с/после того/той;
  оттуда) 
  тегеннән    аннан 
  У.-в. к.    монда,
  моңарда 

  (в/на этом/этой;
  здесь, тут; сюда) 
  шушында    шунда,
  шуңарда 

  (там/туда) 
  тегендә    анда 

указательные местоимения1.png

Моның сәбәпен без белмәдебез. - Причину этого мы не знаем.
Шуның җырын тыңлыйсың. - Того песню слушаешь.
Тегенең күзләренә карыйм. - В того глаза смотрю.
Ул моңа бара. - Он идет сюда.
Шушыңа кунакка бардым. - Сюда в гости пришли.
Ул шуңа тырыша. - Он для этого (поэтому) старается.
Ул тегеңә карады. - Он туда смотрел.
Мин моны курдем. - Я видел это.
Шушыны уйладым. - Я думал об этом.
Шуны онытмагыз. - Того не забывайте.
Мин тегене карадым. - Я смотрел того.
Кит моннан. - Уйди отсюда.
Шушыннан чыктык. - Мы ушли отсюда.
Шуннан алар китте. - Они ушли оттуда.
Тегеннән кунаклар. - Оттуда гости.
Мин монда. - Я здесь.
Мондагы табигать - здешняя природа.
Шушында калдым. - Я тут остался.
Син шунда. - Ты там.
Тегендә дә, монда да. - И там, и тут.

  Килеш    Күплек сан 
  Б. к.    болар    шушылар    шулар    тегеләр    алар 
  И. к.    боларның    шушыларның    шуларның    тегеләрнең    аларның 
  Ю. к.    боларга    шушыларга    шуларга    тегеләргә    аларга 
  Т. к.    боларны    шушыларны    шуларны    тегеләрне    аларны 
  Ч. к.    болардан    шушылардан    шулардан    тегеләрдән    алардан 
  У.-в. к.   боларда    шушыларда    шуларда    тегеләрдә    аларда 

указате. местоимения2.png

В исходном (чыгыш килеше) и в местно-временном падежах (урын-вакыт килеше) указательные местоимения могут выполнять функцию наречия места:
монда, шушында (здесь);
анда, шунда, тегендә (там);
моннан, шушыннан (отсюда);
аннан, шушыннан, тегеннән (оттуда).

Местоимения менә, әнә

Местоимение менә (вот) употребляется при указании на лицо или предмет, расположенные на близком расстоянии:
менә бу кеше (вот этот человек),
менә бу кибет (вот этот магазин),
менә монда (вот здесь),
менә килделәр дә (вот и пришли).
Менә шул кирәк тә инде безгә. - Вот это-то нам и нужно.


Указательное местоимение әнә (вон) употребляется при указании на лицо или предмет, расположенные на дальнем расстоянии:
әнә теге кеше (вон тот человек),
әнә шул бина (вон то здание),
әнә теге урам (вон та улица),
әнә автобус килә (вон автобус едет).



_Swetlana

1. Переведите.
Теге биек тауда; шушында үстем; моннан алдыңмы; шуңа шатланам; моны беләсезме; шушының тавышы; тегендә уйнадылар; әйтмә шуңа; тегене күрдек; кит аннан; тегендә укыганнар; шуннан кайтам; шуның абыйсы; монда торма; моннан элек; шуннан иртәрәк.

2. Переведите.
Иди сюда; там не играй; здесь холодно; беги отсюда; того не трогайте; отдай этому; здесь невесело; звоним туда; этого боишься; спросите у того; оттуда пишут? этот отсюда? там отдохнем; ответ того, а не этого.

3. Выделенные словосочетания замените указательными местоимениями в нужной форме.
Үрнәк: Мин кичә бәйрәмдә шул кызны күрдем. Мин кичә бәйрәмдә шуны күрдем.
1) Син теге кешеләрне беләсеңме?
2) Мин ипине гел шушы кибеттән сатып алам.
3) Теге агачның алмаларын җыймагыз.
4) Бу китапта файдалы киңәшләр күп.
5) Бу апаның сүзләре дөрес бит.
6) Шушы күлмәкне киясеңме?
7) Шушы болында уйнап үстек, шушы чишмәнең суын эчтек.
8) Син шушы балага ник сугасың?
9) Бу кешеләргә ярдәм кирәкме?
10) Өстәлдән бу әйберне алып куй әле.

4. Переведите. Найдите указательные местоимения, определите их падеж, назовите другую форму, используя таблицу.
Үрнәк: Моннан - ч. к., шушыннан.
1) Барыгыз да монда килдегезме?
2) Син боларны кайда очраттың соң әле?
3) Моңа үземнең гаиләмне күрсәтәсем килә.
4) Тегеләр болардан көлеп утыра бугай.
5) Лилия анда йөгерде, монда йөгерде дә тынычланды.
6) Әйт әле, син моңа ышанасыңмы?
7) Хәзер соң инде, моның турында башта уйларга кирәк иде.
8) Кунаклар өйләренә кайтып киттеләр, шуның белән бәйрәм дә бетте.
9) Сез китапларны шушыннан алдыгызмы?
10) Тегендә кемнәрнеңдер аяк тавышлары ишетелә.
11) Без төнне шушында үткәрергә тиешме?
12) Галия апалар моннан ерак яшиләрме?
13) Моннан элек язган хатым әле юлдадыр.

5. Замените указательные местоимения словосочетаниями.
Үрнәк: Шушыларны кайда күрдек соң без? - Шушы кешеләрне кайда күрдек соң без?
1) Моны кайдан алдың, шунда куй.
2) Кайда тусаң, шунда яшә.
3) Шулардан туп сорап тор әле.
4) Боларның әти-әниләре дә безнең заводта эшлиләр.
5) Сез шушында балык тотасызмы?
6) Автобус тукталышы моннан еракмы?
7) Моның өчен күпме вакыт кирәк?
8) Тегенең туганнарын мин бик яхшы беләм, алар күршедә генә яшиләр.
9) Моның белән горурланырга да ярый.
10) Әниеңнән шул турыда сора әле.

6. Напишите вместо точек указательные местоимения в нужной форме.
1) ... елгадан бервакытта да су эчмәгез, ... су чиста түгел.
2) ... апасы ... апасы белән бик дус диләр.
3) ... дә карадым, ... да карадым, беркайда да тапмадым.
4) Сез ... белән күптән танышмы?
5) ... турында миннән сорама, ... сора.
6) Сез ... кемнән ишеттегез?
7) ... да вакыты юк, ... дә вакыты юк, бу кешеләргә ни булган соң?
8)... яхшы киңәш көтәргә кирәкми.

7. Переведите.
1) Здесь всегда много народу.
2) Сюда заходить нельзя, здесь опасно.
3) Эти ответы правильнее тех.
4) Я пойду скажу тем, а ты скажи этим.
5) Берите пример с тех, а не с этих.
6) Вы об этом спрашивали?
7) Здесь так жарко, уйдем отсюда.
8) Этот подарок от тех или от этих?
9) Мы у этих уже спрашивали, пойдем спросим у тех.
10) Сколько для этого нужно денег?
11) Мама этому очень рада.
12) И то нужно, и это нужно.

_Swetlana

БИЛГЕЛӘҮ АЛМАШЛЫКЛАРЫ
(ОПРЕДЕЛИТЕЛЬНЫЕ МЕСТОИМЕНИЯ)



К определительным местоимениям относятся:
һәр, һә́рбер, һә́ркем (каждый, всякий, любой);
бар, ба́ры, ба́рлык, ба́рча, һә́ммә (весь);
бөтен (весь, целый);
үз (свой собственный).

Местоимения бар, ба́рлык, ба́рча, бөтен, һә́ммә, употребляясь перед существительным, выполняют функцию прилагательного и не изменяются по лицам и числам:
Бөтен шәһәрдә юк. - Во всем городе нет.
Бөтен шәһәрне белмим. - Весь город не знаю.


Местоимения бар, ба́рлык (весь, вся, всё, все) указывают на совокупность лиц или предметов, употребляются перед существительным и не склоняются (имеется лишь форма ба́рлыгы - всего):
Барлык кеше шатлана. - Все люди радуются.
Бүген бар дөнья миңа каршы. - Сегодня весь мир против меня.
Барлыгы ун кеше. - Всего 10 человек.


8. Переведите.
а) Бөтен җәй, барлык кунакларга, һәммә кешеләр өчен, барча дусларыма,бөтен сорауларга, барлык уку йортларында, бөтен җирдән, барлык кибетләрне, бөтен гаилә турында.
б) Все время, во всех странах, во все дома, для всех друзей, от всех родственников, вместе со всеми детьми, во все двери, всех людей, обо всех делах.

9. Переведите.
1) Мин бөтен урманны йөреп чыктым, беркайда да бу үләнне тапмадым.
2) Сабантуй – барлык татар халкының иң яраткан бәйрәме.
3) Гадәттә без бөтен җәйне елга буенда су коенып үткәрә идек.
4) Һәммә кешеләрнең дә сүзләренә ышаннырга ярамый.
5) Бу көннәрдә барча халык болында печәндә иде.
6) Алия барлык сүзләрне дә тәрҗемә итте, ләкин барыбер текстны аңламады.
7) Җыелышка барлык укучыларның да әти-әниләрен чакырабыз.
8) Бөтен бүлмәләрдән, шау-гөр килеп, балалар йөгереп чыктылар.

_Swetlana

Местоимения ба́рча, бөтен, һә́ммә могут выступать в роли существительного или употребляться после личных местоимений и существительных, тогда они изменяются по категориям падежа и принадлежности.

10. Запомните.
Местоимение ба́ры (все) употребляется только с аффиксами принадлежности, преимущественно с частицей да:


Ба́рыбыз, бөте́небез, һә́ммәбез, ба́рчабыз – мы все.
Ба́рыгыз, бөте́негез, һә́ммәгез, ба́рчагыз – вы все.
Ба́рысы, бөте́несе, һә́ммәсе, ба́рчасы – они все.
Барыбыз да килә алмыйбыз. - Мы все не сможем прийти.
Барыгыз да әзерме? - Все (вы) готовы?
Барысы да булышсын. - Пусть все (они) помогают.
Барысына да әйтегез. - Всем скажите.
Иске кәгазьләрнең барысын да ташла. – Выброси все старые бумаги.
Барыгызның да багаж тапшырасы бармы? - Всем (вам) нужно сдать багаж?
Барыбызның да сәяхәт итәсе килә. - Все мы хотим путешествовать.


Местоимения ба́рыбыз, ба́рыгыз, ба́рысы принимают следующие падежные аффиксы:

  Б.к.   барыбыз
  (все мы) 
  барыгыз
  (все вы) 
  барысы
  (все они) 
  И.к.    барыбызның
  (у всех нас) 
  барыгызның
  (у всех вас) 
  барысының
  (у них всех) 
  Ю.к.   барыбызга
  (всем нам) 
  барыгызга
  (всем вам) 
  барысына
  (всем им) 
  Т.к.   барыбызны
  (всех нас) 
  барыгызны
  (всех вас) 
  барысын
  (всех их) 
  Ч.к.   барыбыздан
  (от/со/у всех нас) 
  барыгыздан
  (от/со/у всех вас) 
  барысыннан
  (от/со/у всех них) 
  У.-в. к.    барыбызда
  (у/во/на всех нас) 
  барыгызда
  (у/во/на всех вас) 
  барысында
  (у/во/на всех них) 

барабыз.png

Местоимения ба́рча, бөтен, һә́ммә (все) не склоняются, когда стоят перед существительным,
а если употребляются самостоятельно (субстантивируются) или после личных местоимений и существительных, принимают аффиксы принадлежности и склоняются:


  Б.к.   бөтенебез,
  һәммәбез

  (все мы) 
  бөтенегез,
  һәммәгез

  (все вы) 
  бөтенесе,
  һәммәсе

  (все они) 
  И.к.    бөтенебезнең,
  һәммәбезнең

  (у всех нас) 
  бөтенегезнең,
  һәммәгезнең

  (у всех вас) 
  бөтенесенең,
  һәммәсенең

  (у них всех) 
  Ю.к.   бөтенебезгә,
  һәммәбезгә

  (всем нам) 
  бөтенегезгә,
  һәммәгезгә

  (всем вам) 
  бөтенесенә,
  һәммәсенә

  (всем им) 
  Т.к.   бөтенебезне,
  һәммәбезне

  (всех нас) 
  бөтенегезне,
  һәммәгезне

  (всех вас) 
  бөтенесен,
  һәммәсен

  (всех их) 
  Ч.к.   бөтенебездән,
  һәммәбездән

  (от/со/у всех нас) 
  бөтенегездән,
  һәммәгездән

  (от/со/у всех вас) 
  бөтенесеннән,
  һәммәсеннән

  (от/со/у всех них) 
  У.-в. к.    бөтенебездә,
  һәммәбездә

  (у/во/на всех нас) 
  бөтенегездә,
  һәммәгездә

  (у/во/на всех вас) 
  бөтенесендә,
  һәммәсендә

  (у/во/на всех них) 

бетен.png

Бөтен дуслар да килде. = Дусларның бөтенесе дә килде. - Все друзья пришли.
Алар бөтенесе дә килде. = Аларның бөтенесе дә килде. - Они все пришли.
Һәммә кеше сәламәт булсы́н! = Кешеләрнең һәммәсе (дә) сәламәт булсы́н! - Пусть все люди будут здоровы!


11. Переведите. Определите падеж местоимений.
Барыгызга да сәлам. Һәммәбездә дә бар. Барыгыздан да сорарга телим.
Бөтенесе дә беләме? Бөтенесен дә чакырдылармы? Барыбызны да хәтерли.
Һәммәбез өчен дә кирәк. Барчабыз да бар. Бөтенесен дә күрдем. Барысына да ошаган. Барыбызның да шатлыгы. Бөтенегезне дә көтәләр. Һәммәгезгә әйтәм.

12. Переведите.
Полезно для всех нас. Вас всех пригласили? Нам всем очень нравится. У вас у всех есть?
У них у всех пятерки. Подальше от всех вас. Думаю о всех нас. Их всех хорошо знают.

13. Измените словосочетания по образцу и запишите.
Үрнәк: Барлык балалар – балаларның барысы.
Бөтен укучылар, һәммә кеше, барча халык, бар дәресләр, барлык җаваплар.

14. Напишите вместо точек определительные местоимения в нужной форме.
1) Әнием оныкларының ... бертигез ярата.
2) Бүген ... яхшы җавап бирдек, шуңа күрә укытучыбыз елмая.
3) Сезнең ... әти-әниләрегез, туганнарыгыз бардыр.
4) Бәйрәмгә малайларның ... да ак күлмәк, кара чалбар киеп килергә тиеш.
5) Бүген сезнең ... өчен дә бик истәлекле көн.
6) Авылдагы туганнарыгызның ... сезгә күп сәлам тапшырам.
7) Әти-әни ... югары белем бирергә тырыштылар.
8) Татарстанда милләтләрнең ... тигез хокуклы.
9) Тирә-як авылларның ... мәктәпләр һәм балалар бакчалары бар.
10) Бу гармуннарның ... шушы оста ясаган.

15. Измените предложения по образцу.
Үрнәк: Барлык тәлинкәләрне дә юарга кирәк. – Тәлинкәләрнең барысын да юарга кирәк.
1) Барлык балаларга да рәхмәт әйтәсебез килә.
2) Һәр өстәлдә матур чәчәкләр, чәй һәм тәмле ризыклар бар.
3) Бөтен кызларны да бәйрәм белән котларга онытмагыз.
4) Түтәлдәге бөтен җиләкләр дә инде кып-кызыл.
5) Биредә бөтен бәйрәмнәрдә дә шулай кеше күп буламы?
6) Һәммә бүлмәләрдә тәртип һәм чисталык булырга тиеш.
7) Барча сорауларга да уйлап җавап бирегез.
8) Барлык ерткыч хайваннар да ит белән тукланалар.


_Swetlana

Местоимение һәр, употребляясь перед существительным, является его определением и никогда не изменяется. 
Например:
һәр кеше (каждый человек),
һәр кешедән (от каждого человека),
Һәр кеше яхшы яшәргә тели (каждый человек хочет жить хорошо).


Местоимение һәр, соединяясь со словами бер, ка́йсы, образует слова
һә́рбер, һә́ркайсы (каждый, всякий, любой).
Если һә́рбер, һә́ркайсы стоит перед существительным, оно не склоняется, а при субстантивации принимает аффиксы принадлежности и склоняется.

16. Запомните.
(Безнең) һә́рберебез, һә́ркайсыбыз – каждый из нас.
(Сезнең) һә́рберегез, һә́ркайсыгыз – каждый из вас.
(Аларның) һә́рберсе, һә́ркайсысы – каждый из них.

  Б.к.    һә́рберебез
  (каждый из нас) 
  һә́рберегез
  (каждый из нас) 
  һә́рберсе
  (каждый из них) 
  И.к.    һә́рберебезнең
  ((у) каждого из нас) 
  һә́рберегезнең
  ((у) каждого из вас) 
  һә́рберсенең
  ((у) каждого из них) 
  Ю.к.    һә́рберебезгә
  (каждому из нас) 
  һә́рберегезгә
  (каждому из вас) 
  һә́рберсенә
  (каждому из них) 
  Т.к.    һә́рберебезне
  (каждого из нас) 
  һә́рберегезне
  (каждого из вас) 
  һә́рберсен
  (каждого из них) 
  Ч.к.    һә́рберебездән
  (от/с каждого из нас) 
  һә́рберегездән
  (от/с каждого из вас) 
  һә́рберсеннән
  (от/с каждого из них) 
  У.-в. к.    һә́рберебездә
  (у/в/на каждом из нас) 
  һә́рберегездә
  (у/в/на каждом из вас) 
  һә́рберсендә
  (у/в/на каждом из них) 

хэр.png

Һәрбер студент берничә чит тел өйрәнә. - Каждый студент изучает несколько иностранных языков.
Студентларның һәрберсе берничә чит тел өйрәнә. - Каждый из студентов изучает несколько иностранных языков.
Һәрбер милләт кешесенең үзенчәлекле сыйфатлары бар. - У человека любой национальности есть свои характерные черты.
Кирәкле әйберләрнең һәрберсе үз урынында тора. - Каждая нужная вещь находится на своём месте.


Местоимение һә́ркем (каждый, всякий, любой) указывает только на лицо, не имеет аффиксов множественного числа и принадлежности, склоняется следующим образом:

  Б.к.    һә́ркем (каждый)
  И.к.    һә́ркемнең (у каждого)
  Ю.к.    һә́ркемгә (каждому)
  Т.к.    һә́ркемне (каждого)
  Ч.к.    һә́ркемнән (от/с каждого)
  У.-в.к.    һә́ркемдә (у каждого)

хэркем.png

Һәркемнең яхшы һәм начар гадәтләре була. - У каждого бывают хорошие и плохие привычки.
Һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хезмәтенчә. - От каждого – по способности, каждому – по труду.


17. Переведите.
а) Һәрбер бала, һәрбер бакчада, һәр сүзне, һәрбер кеше өчен.
б) В каждом предложении, каждого ребенка, у каждого дома, от каждого вопроса, с каждым праздником, для каждой семьи, каждую неделю, каждой маме.

18. Переведите. Определите падеж местоимений.
Һәрберебез дә белә. Һәрберегезгә дә хәбәр бирдек. Һәрберсеннән дә сорадыңмы? Һәрберсендә дә юк. Һәрберебезне хәтерли. Һәрберегездән дә хат көтәбез.

19. Переведите. Определите лицо и падеж местоимений.
1) Звоноктан соң һәркайсыгыз үз урыныгызга утырыгыз.
2) Бу кагыйдәләрнең һәркайсысы безгә ел буе кирәк булачак.
3) Һәркайсыбыз тырышып укырга тиеш.
4) Әти-әниләрне картлыкларында тәрбияләү – һәркайсыбызның бурычы.
5) Бу журналларның һәркайсын үз урынына куй.
6) Аларның һәрберсенә дә хәбәр бирдегезме?
7) Бу авылда Илшат һәр кешене белә, һәрбер йорт аңа таныш.
8) һәр эшнең үз тәртибе бар.

20. Допишите местоимения. Поставьте к ним вопросы.
1) Әнием безнең һәр... бу турыда кат-кат әйтте.
2) Мин сезнең һәр... яхшы беләм һәм һәр... ярдәм итәргә әзер.
3) Укучылар бәйрәмгә укытучыларның һәр... чәчәк бәйләмнәре әзерләделәр.
4) Ул әби ел буе балаларының һәр... турында уйлый һәм һәр... сагынып яши.
5) Син ничек шулай һәр... туган көнен хәтерлисең һәм һәр... бүләк әзерләргә онытмыйсың?
6) Бу кеше ни өчендер сезнең һәр... турында да сорады.
7) Габдулла Тукайның исеме татар балаларының һәр... өчен дә кечкенәдән таныш һәм якын.
8) Өстәлдәге ризыкларның һәр... авыз итегез, аларның һәр... әнием пешерде.

_Swetlana

Местоимение үз, употребляясь в функции прилагательного, не изменяется, употребляется в значении «свой», «собственный».
К определяемому существительному после него обязательно присоединяется аффикс принадлежности.
Например: уз бакчамда - в своем саду.


Местоимение уз может употребляться и самостоятельно или после личных местоимений и существительных. В этом случае оно обязательно получает аффикс принадлежности и падежа.
Например:
Үзем үзем белән - сам с собою.
Мин үзем үземә хуҗа. - Я сам себе хозяин.
Мин үзем дә белмим. - Я и сама не знаю.
Үзеңне үзең макта́ма, кеше сине мактасын. - Не хвали сам себя, пусть другие тебя хвалят.
Һәркемнең үз бәхете үзенә. - Каждому своё счастье.
Үзе кечкенә булса да, ул бик җитез.  - Она очень ловкая, хотя сама и маленькая.
Сезнең үзегездә нинди яңалыклар бар? - У вас самих какие новости?
Сез үзегез ничек уйлыйсыз соң? – А вы сами-то как думаете?


  Б.к.    үзем
  (я сам) 
  үзең
  (ты сам) 
  үзе
  (он сам) 
  И.к.    үземнең
  (у меня) 
  үзеңнең
  (у тебя) 
  үзенең
  (у него) 
  Ю.к.    үземә
  (мне самому) 
  үзеңә
  (тебе самому) 
  үзенә
  (ему самому) 
  Т.к.    үземне
  (меня самого) 
  үзеңне
  (тебя самого) 
  үзен
  (его самого) 
  Ч.к.    үземнән
  (от/с меня самого) 
  үзеңнән
  (от/с тебя самого) 
  үзеннән
  (от/с его самого) 
  У.-в. к.    үземдә
  (у меня самого) 
  үзеңдә
  (у тебя самого) 
  үзендә
  (у него самого) 

  Б.к.    үзебез
  (мы сами) 
  үзегез
  (вы сами) 
  үзләре
  (они сами) 
  И.к.    үзебезнең
  (у нас самих) 
  үзегезнең
  (у вас самих) 
  үзләренең
  (у них самих) 
  Ю.к.    үзебезгә
  (нам самим) 
  үзегезгә
  (вам самим) 
  үзләренә
  (им самим) 
  Т.к.    үзебезне
  (нас самих) 
  үзегезне
  (вас самих) 
  үзләрен
  (их самих) 
  Ч.к.    үзебездән
  (от/с нас самих) 
  үзегездән
  (от/с вас самих) 
  үзләреннән
  (от/с их самих) 
  У.-в. к.    үзебездә
  (у нас самих) 
  үзегездә
  (у вас самих) 
  үзләрендә
  (у них самих) 

уз.png

21. Переведите. Определите падеж местоимений.
1) Мин үзем дә яхшы беләм.
2) Бу минем үземнең сүзлегем түгел.
3) Минем үземә дә һәрвакыт вакыт җитми.
4) Иртәгә минем үземне дә кунакка чакырдылар.
5) Минем үземнән дә ай саен газетага мәкалә сорыйлар.
6) Бәйрәмдә минем үземдә дә кунаклар була.

22. Переведите. Составьте предложения.
Үзем, үзем дә, үземдә, үземдә дә.

23. Переведите.
1) Я сама шью. 2) У меня есть своя ручка. 3) Мне самому надо подумать.
4) Меня самого сегодня приглашают в театр. 5) Документы получишь от меня самого.
6) У меня у самого таких журналов много.

24. Переведите. Определите падеж местоимений.
1) Син үзең дә бик күп укыйсың. 2) Ә синең үзеңнең чиста дәфтәрең бармы?
3) Синең үзеңә дә яңа күлмәк кирәк. 4) Синең үзеңне дә шәһәребездә яхшы беләләр.
5) Бу чәчәкләр безгә синең үзеңнәнме? 6) Ни өчен синең үзеңдә дә бу китап юк?

25. Переведите. Составьте предложения.
Ты сам; ты сам тоже; у тебя у самого; у тебя у самого тоже.

26. Переведите.
1) Кто ты сам? 2) Где живет твоя (собственная) мать?
3) Тебе самому тоже надо поспать. 4) Тебя самого часто видят на дискотеках.
5) От тебя самого нет никакой пользы. 6) У тебя у самого должны быть эти газеты.

27. Переведите. Определите падеж местоимения үз.
1) Ул үзе дә бик яхшы кеше. 2) Аның үзенең дә ике баласы бар.
3) Аның үзенә дә дәрестә укытучы «5» ле еш куя. 4) Аның үзен дә беркем белми.
5) Аның үзеннән дә күптән хат юк. 6) Аның үзендә дә шундый ук күлмәк.

28. Переведите. Составьте предложения.
Үзе, үзе дә, үзендә, үзендә дә, үзендә дәме?

29. Переведите.
1) Он сам где живет? 2) У него у самого машины нет?
3) Скажи эти слова ей самой. 4) Его самого приглашают в кабинет директора.
5) Эти красивые цветы мне от него самого? 6) У него (самого) всегда очень весело.

30. Допишите окончания.
1) Без үзе... дә шушы ук мәктәптә укыйбыз.
2) Безнең үзебез... дә бакчабыз бик яхшы.
3) Безнең үзебез... дә зуррак фатир кирәк.
4) Безнең үзебез... дә бу кеше турында сорадылар.
5) Безнең үзебез... дә мондый телевизор бар.

31. Переведите. Составьте предложения.
Үзебез, үзебез дә, үзебездә, үзебездә дә, үзебездә түгелме?

32. Переведите.
1) Мы сами тоже из этого города. 2) У нас у самих мало времени.
3) Нам самим пора идти домой. 4) Нас самих тоже ждут дома.
5) Вы услышите эту новость от нас самих. 6) Зимой у нас у самих холодно.

33. Переведите. Определите падеж местоимений.
1) Сез үзегез бу кешене кайдан беләсез? 2) Сезнең үзегезнең авылыгыз зурмы?
3) Сезнең үзегезгә дә табиб кирәк. 4) Сезнең үзегезне дә монда беркем белми.
5) Сезнең үзегездән дә җавап кирәк. 6) Сезнең үзегездә дә һәрвакыт кеше күп була.

34. Переведите.
Үзегез, үзегез дә, үзегездә, үзегездә дә, үзегез дәме, үзегездәме.

35. Переведите.
1) Вы сами на праздник придете? 2) У вас самих квартира очень хорошая.
3) Вам самим нужно отдыхать. 4) Вас самих очень любят дети.
5) От вас самих я слышу только хорошие слова.

36. Переведите. Определите падеж местоимений.
1) Алар үзләре дә татарча яхшы беләләр. 2) Аларның үзләренең дә мунчалары юк.
3) Аларның үзләренә дә биредә уңайсыз. 4) Без аларның үзләрен дә телевизордан күрәбез.
5) Аларның үзләреннән дә куркалар. 6) Аларның үзләрендә дә бүген җылы су юк.

37. Переведите.
Үзләре, үзләреме? Үзләреннән түгелме? Үзләре дә, үзләрендә, үзләрендә дә.

38. Переведите.
1) Они сами выращивают очень красивые цветы. 2) У них у самих есть двое маленьких детей.
3) Эта книга нужна им самим. 4) Их самих вы на праздниках встречаете?
5) Мы часто слышим эти советы от них самих. 6) У них у самих мало места.

39. Переведите. Определите падеж местоимений.
1) Мин үзем дә бу кешеләрне беренче тапкыр күрәм.
2) Син үзеңнең элекке күршеләреңне очратасыңмы?
3) Ул үзе дә скрипкада бик яхшы уйный.
4) Бу чәчәкле күлмәк үземә дә бик ошый.
5) Без үзебезгә икенче фатир эзлибез.
6) Безнең үзебезнең олы апабыз инде күп еллар Мәскәүдә яши.
7) Үзегездән дә хат көтәбез.
8) Бу китап синең үзеңдә дә бар ич!
9) Аларның үзләрен дә Сабантуйга кунакка чакырырга кирәк.

40. Переведите.
1) Я дома всю работу делаю сама. 2) Нам самим здесь очень интересно.
3) Ты сам что скажешь? 4) Я люблю свой город.
5) Мой младший брат сам стирает свои рубашки.
6) Вам этот старый стол самим нужен? 7) От них самих давно нет никаких новостей.

41. Допишите окончания.
1) Син үз... дә озак йокларга яратасың. 2) Мин үз... дә эшкә соңга калам инде.
3) Иртәгә алар үз... дә авылга китәләр. 4) Без барлык бүләкләрне дә үз... калдырабыз.
5) Синең үз... дә зәңгәр төс бик килешә. 6) Ул һәр бәйрәмгә үз... яңа күлмәк сатып ала.
7) Сез аларның үз... күрергә тиеш. 8) Аның үз... дә кечкенә малае инде студент.

_Swetlana

  Б.к.   Мин үзем эшләдем
  (я делал сам) 
  Син үзең эшләдең
  (ты делал сам) 
  Ул үзе эшләде
  (он делал сам) 
  И.к.    Мин үземнең (үз) алмамны ашадым 
  (я ел свое яблоко) 
  Син үзеңнең (үз) алмаңны ашадың 
  (ты ел свое яблоко) 
  Ул үзенең (үз) алмасын ашады 
  (он ел свое яблоко) 
  Ю.к.    Мин үземә барам
  (я иду к себе) 
  Син үзеңә барасың
  (ты идешь к себе) 
  Ул үзенә бара
  (он идет к себе) 
  Ч.к.    Мин үземнән киттем 
  (я ушел от себя) 
  Син үзеңнән киттең[  /i]
  (ты ушел от себя) 
  Ул үзенән китте 
  (он ушел от себя) 
  Т.к.   Мин үземне яратам
  (я люблю себя) 
  Син үзеңне яратасың 
  (ты любишь себя) 
  Ул үзен ярата 
  (он любит себя) 
  У.-в. к.    Мин җавапны үземдә эзлим 
  (я ищу ответ в себе) 
  Син җавапны үзеңдә эзлисең 
  (ты ищешь ответ в себе) 
  Ул җавапны үзендә эзли 
  (он ищет ответ в себе) 

узем1.png

  Б.к.   Без үзебез ясадык 
  (мы делали сами) 
  Сез үзегез ясадыгыз 
  (вы делали сами) 
  Алар үзләре ясадылар 
  (они делали сами) 
  И.к.    Без үзебезнең (үз) алмабызны ашадык 
  (мы ели свое яблоко) 
  Сез үзегезнең (үз) алмагызны ашадыгыз 
  (вы ели свое яблоко) 
  Алар үзләренең (үз) алмасын ашадылар 
  (они ели свое яблоко) 
  Ю.к.    Без үзебезгә барабыз 
  (мы идем к себе) 
  Сез үзегезгә барасыз 
  (вы идете к себе) 
  Алар үзләрәне баралар 
  (они идут к себе) 
  Т.к.    Без үзебезне яратабыз 
  (мы любим себя) 
  Сез үзегезне яратасыз 
  (вы любите себя) 
  Алар үзләрен яраталар 
  (они любят себя) 
  Ч.к.    Без үзебездән киттебез 
  (мы ушли от себя) 
  Сез үзегездән киттегез 
  (вы ушли от себя) 
  Алар үзләреннән киттеләр 
  (они ушли от себя) 
  У.-в. к.    Без җавапны үзебездә эзлибез 
  (мы ищем ответ в себе) 
  Сез җавапны үзегездә эзлисез 
  (вы ищите ответ в себе) 
  Алар җавапны үзләрендә эзлиләр 
  (они ищут ответ в себе) 

узегез.png

_Swetlana

СОРАУ АЛМАШЛЫКЛАРЫ
(ВОПРОСИТЕЛЬНЫЕ МЕСТОИМЕНИЯ)



Вопросительные местоимения употребляются для выражения вопроса о лице или  предмете, о его признаках, образе действия, числе или процессе.

  кай    какой, который 
  ка́йсы    какой (из них), который 
  кем    кто 
  ке́мнеке    чей 
  нәрсә, ни    что 
  ни́гә, ник,
  ни өчен, ни́шләп 
   почему, зачем, для чего 
  ни́нди     какой 
  кү́пме, ни́чә, ни́чәү,
  ни́кадәр, ни́чәле, ни́чаклы 
  сколько 
  ни́чәнче    который 
  ни́чәшәр    по сколько 
  ни́чәләп    приблизительно сколько 
  ни́чек, ни рәвешле    как, каким образом 
  ка́йда    где
  ка́я    куда 
  ка́ян    откуда 
  ка́йчан    когда 
  ни́шләү    что делать 
  ни́хәл    как дела, как поживаешь 

Местоимения кем, ни, нәрсә соотносятся с именами существительными и характеризуются всеми грамматическими признаками этой части речи:
категориями падежа (кем, ке́мнең, ке́мгә, ке́мне, ке́мнән, ке́мдә);
числа (кем – кемнәр, нәрсә – нәрсәләр);
принадлежности (кемем, кемең, кеме, кемебез, кемегез, кемнәре).


В татарском языке местоимение кем «кто» используется лишь по отношению к лицу.
Во всех остальных случаях употребляются вопросительные местоимения нәрсә, ни «что»:

нәрсә, ни? – аю «медведь», балык «рыба», төклетура «шмель» и т. д.

Местоимения
ни́нди, кай, ка́йсы соотносятся с прилагательными;
ни́чә, ни́чәү, ни́чәнче, ни́чәшәр, ни́чәләп, ни́кадәр, ни́чаклы - с числительными;
ни́чек, ка́йда, ка́я, ка́ян, ка́йчан – с наречиями;
ни́шләу, ни́хәл итү – с глаголами и характеризуются признаками этих частей речи.


Вопросительные местоимения могут выступать и как средство связи между частями сложного предложения – и как одинарное относительное слово, и в составе парных относительных слов.
Ул менә шундый ята. Ул, ул – кеше! Кайсысын гасырлар тудырды, минутлар үтерде (Һ. Такташ). – Он лежит там. Он, он – человек! Которого родили века, убили минуты.
Кем аерылмый, шулар белми аерылу сагышларын. - (җыр) Кто не разлучается, тот не знает горечи разлук.



_Swetlana

БИЛГЕСЕЗЛЕК АЛМАШЛЫКЛАРЫ
(НЕОПРЕДЕЛЕННЫЕ МЕСТОИМЕНИЯ)



Неопределённые местоимения указывают на неопределённость лица или предмета, признака, количества, образа действия и некоторых процессов. Они образуются от вопросительных местоимений двумя способами:
а) путем присоединения к ним безударной модальной частицы -дыр/-дер, -тыр/-тер.
Например: ка́йдадыр (где-то),
ни́чектер (как-то);


б) путем сочетания вопросительных местоимений с частицой әллә́.
Например: әллә́ нинди (какой-то),
әллә́ кемнән (от кого-то),
әллә́ кайчан (когда-то).

При этом ударение падает на второй слог этой частицы, а эти вопросительные местоимения становятся энклитиками и ударение оказывается в середине фонетического слова.
Минем сезне кайдадыр күргәнем бар. - Я вас где-то видел.
Әллә ничек узды бу ял көннәре. - Как-то не так прошли эти выходные.


Числительное бер (один) и разные его формы также могут употребляться в функции неопределённых местоимений:
бер (один, некто, какой-то, некоторый),
берәр (какой-нибудь, как-нибудь),
берәү (кто-то, некто),
бер-бер (какой-нибудь, какой-либо, какой-то),
берәр кем (кто-то, некто),
берәр нәрсә (что-то),
ка́йбер, ка́йсыбер (некоторый), кайберәүләр (некоторые),
бе́рничә (несколько) и др.

Бер-бер нәрсә булмагандыр бит? - Случилось что-нибудь?
Берәр җылы сүз әйт инде! - Скажи уж какое-нибудь тёплое слово!


Часть неопределённых местоимений соотносится с именами существительными, то есть они указывают на лицо или предмет и склоняются, как существительные:
әллә кем (кто-то),
әллә кемнәр (кто-то (многие)),
әллә кемгә (кому-то),
әллә кемең (твой кто-то),
әллә нәрсәнең (у чего-то)
и т. д.


В неопределённых местоимениях с частицей -дыр/-дер аффиксы падежа, принадлежности и числа стоят перед частицей:
кемгәдер (кому-то),
кемеңдер (твой кто-то),
кемнекедер (чей-то),
кемнекеннәндер (от чьего-то),
нәрсәнеңдер (у чего-то) и т. д.


Өстәлдә кемнеңдер чәчәк бәйләме ята иде. - На столе лежал чей-то букет.
Айназ кемгәдер бүләк ителгән чәчәкләргә сокланып карады. - Айназ восхищалась подаренными кому-то цветами.
Бу йортны әллә нәрсәдән ясаганнар. - Этот дом сделали непонятно из чего.


  Б.к.    кемдер, әллә кем
  (кто-то) 
  нәрсәдер, әллә нәрсә
  (что-то) 
  И.к.    кемнеңдер, әллә кемнең
  ((у) кого-то) 
  нәрсәнеңдер, әллә нәрсәнең
  ((у) чего-то) 
  Ю.к.    кемгәдер, әллә кемгә
  (кому-то) 
  нәрсәгәдер, әллә нәрсәгә
  ((к) чему-то; зачем-то, почему-то)
  Т.к.    кемнедер, әллә кемне
  (кого-то) 
  нәрсәнедер, әллә нәрсәне
  (что-то) 
  Ч.к.    кемнәндер, әллә кемнән
  (от/с кого-то) 
  нәрсәдәндер, әллә нәрсәдән
  (от/из/с чего-то;
  отчего-то, почему-то, из-за чего-то)
  У.-в. к.    кемдәдер, әллә кемдә
  (у кого-то) 
  нәрсәдәдер, әллә нәрсәдә
  (у чего-то; на/в чём-то) 

неопред. мест..png

_Swetlana

42. Переведите. Дополните по образцу.
Үрнәк: Нәрсәдер бар, нәрсәдер кирәк, ...
а) Нәрсәдер, нәрсәнеңдер, нәрсәгәдер, нәрсәнедер, нәрсәдәндер, нәрсәләрдер, нәрсә беләндер, нәрсә турындадыр, нәрсә өчендер.
б) Кемдер, кемгәдер, кемнедер, кемнәндер, кем янындадыр, кемдәдер, кемнекедер.
в) Нидер, ниндидер, кайдадыр, каядыр, кайчандыр, ничәдер, ничектер, никтер, нигәдер, ни өчендер, кайсыдыр, күпмедер, ничәнчедер.

43. Переведите.
Нәрсәдәндер курыкты; нәрсәнедер югалткан; кемнеңдер тавышы; кемдер нәрсәдер сөйли; ниндидер кош сайрый; кайдадыр бар; кайчандыр дус идек; ничәдер сум; ничектер белә; никтер ошамый; нигәдер яратмыйм; ни өчендер әйтми; кайсысыдыр шалтыраткан; күпмедер вакыт.

44. Переведите.
Какой-то город; куда-то ушел; откуда-то взял; почему-то не разговаривают; когда-то читал; что-то есть; о чем-то знает; для кого-то трудно; сколько-то надо; чей-то сын; зачем-то спрашивают; где-то живет; как-то сделал; с кем-то дружит.

45. Переведите.
1) Ул сезнең артыгыздан нидер кычкырып калды.
2) Бу кешене мин кайдадыр ниндидер җыелышта күргән идем бугай.
3) Кемдер гармунда уйнады, кемнәрдер матур итеп җырладылар.
4) Хәлләрегезне никтер беркемгә дә сөйләмисез.
5) Аның сүзләре ничектер йөрәкләргә барып җитте.
6) Бу кабинетта һәрвакыт кемдер нәрсәдер сөйли.
7) Эт кемгәдер ниндидер ямьсез тавыш белән өрә иде.
8) Мин кайчандыр журналист булырга хыяллана идем, ә хәзер нигәдер бу теләк юк.

46. Переведите.
1) Он как-то и откуда-то сам все узнал. 2) Здесь что-то не так.
3) Он кому-то принес красивые луговые цветы. 4) Это какой-то знакомый почерк.
5) Говорят, сегодня по телевизору будет какой-то интересный фильм.
6) На столе остался чей-то учебник. 7) Кто-то остался после уроков и помыл пол.
8) Тебе звонил какой-то человек. 9) Вам всегда чего-то не хватает.

47. Напишите по образцу.
Үрнәк: Кемдер – әллә кем.
Күпмедер, кайчандыр, никтер, нигәдер, кемнәндер, кемдәдер, кем өчендер, каядыр, ничектер.

48. Измените по образцу.
Үрнәк: Кемдер кычкыра – әллә кем кычкыра.
Ничектер әйтте; нигәдер белмим; күпмедер акча; ниндидер сүз; кайдадыр бар; кемнеңдер баласы; никтер язмый; кемгәдер бирдек; ничәдер кеше; нидер сөйли.

49. Напишите вместо точек подходящие местоимения.
1) Урамда төне буе ... йөриләр, ... кычкырып көләләр.
2) Лилия туган көненә ... чакырмаган, кемне икән?
3)... булды синең гомер, син, Мокамай, әллә нишләдең. (Һ. Такташ)
4) Һәр кеше ... ярата, ... ярдәм итә, ... ярдәм көтә.
5) Газ плитәсендә ... яна бугай.
(Кто-то, почему-то, где-то, кого-то, как-то, кому-то, от кого-то, что-то.)

50. Измените неопределенные местоимения из упр. 45 по образцу.
Үрнәк: Ул сезнең артыгыздан нидер кычкырып калды.
           Ул сезнең артыгыздан әллә ни кычкырып калды.


51. Переведите местоимения, данные в упр. 44 в двух вариантах.
Үрнәк: Какой-то город – ниндидер шәһәр, әллә нинди шәһәр.

_Swetlana

ЮКЛЫК АЛМАШЛЫКЛАРЫ
(ОТРИЦАТЕЛЬНЫЕ МЕСТОИМЕНИЯ)



Отрицательные местоимения выражают отрицание лица или предмета, признака, образа действия и некоторых процессов. Они образуются от вопросительных местоимений:
а) в сочетании со словом һич, которое употребляется в значении частицы ни.
Например: һи́чкем (никто),
һи́чнәрсә, һи́чни (ничто, ничего),
һи́чнинди (никакой),
һи́чничек (никак),
һи́чкайчан (никогда),
һи́чкая (никуда),
һи́чкайда (нигде);


б) в сочетании со словом бер:
бе́ркем (никто),
бе́рнәрсә, бе́рни (ничто, ничего),
бе́рнинди (никакой),
бе́ркайда (нигде),
бе́ркайчан (никогда), 
бе́ркая (никуда) и др.


Отрицательные местоимения употребляются с глаголами в отрицательной форме.
Беркем берни әйтә алмый. - Никто ничего сказать не может.
Һичкем риза түгел. - Никто не согласен.
Беркайчан чит илгә бармады. - Никогда не ездил за границу.
Һичкайчан дөрес сүз сөйләми. - Никогда не говорит правду.
Гаиләбездә беркем дә алманча сөйләшми. - В нашей семье никто не разговаривает по–немецки.
Якшәмбе көнне без беркая да бармадык, өйдә булдык. - В воскресенье мы никуда не ходили, были дома.
Ул бу кеше турында бернәрсә дә белми. - Он ничего не знает об этом человеке.
Ул безнең белән беркайчан да очрашмады. - Он никогда не встречался с нами.


Бер дә - нисколько, совсем
Мин төнлә бер дә йокламаганмын - ночью я нисколечки не спал.
Бер дә ашамадык - мы совсем не ели.
Бер дә ял итмәдегез - вы совсем не отдыхали.
Бер дә шикләнмә, егет, син. – Ты, парень, нисколько не сомневайся.


Местоимения бе́ркем, бе́ркайчан и др. часто употребляются с частицей да/дә:
Беркем дә җавап бирә алмый. - Никто не может ответить.
Беркайчан да җыелышка соңга калмый. - Никогда не опаздывает на собрание.
Беркемгә дә берни әйтмә. - Никому ничего не говори.
Синнән башка һичкемне ярата алмыйм. - Кроме тебя никого не могу любить.
Беркемдә дә кирәкле сүзлек юк. - Ни у кого нет нужного словаря.
Һичкемнән ярдәм көтә алмыйм. - Ни от кого помощи ждать не могу.


  Б.к.    бе́ркем, һи́чкем (никто) 
  И.к.    бе́ркемнең, һи́чкемнең (ни у кого)
  Ю.к.    бе́ркемгә, һи́чкемгә (никому) 
  Т.к.    бе́ркемне, һи́чкемне (никого) 
  Ч.к.    бе́ркемнән, һи́чкемнән (ни от (у) кого) 
  У.-в.к.    бе́ркемдә, һи́чкемдә (ни у кого) 

отр. мест..png

Местоимение һич может употребляться и раздельно в значении наречия совсем:
һич белмим (совсем не знаю),
һич әйтми (совсем не говорит).

_Swetlana

52. Переведите.
а) Һичкем, һичнинди, һичкайчан, һичнәрсә, һичкая, һичбер, һичкемнән, һичкайда.
б) Бернәрсә, беркемнән, беркайда, бернинди, беркем, беркайчан, беркая.

53. Переведите.
Совсем не хочу; совсем не надо; он совсем ничего не видел; я совсем никому ничего не сказал; совсем не думаешь; совсем не стараетесь.

54. Переведите. Дополните подлежащими.
Берни белмәгән; һичкая барасым килми; беркем дә һич җавап бирә алмый; беркайда да һич тапмадык; бернәрсәне дә җыярга өлгермәдем; беркайчан да һичкемгә дә начар сүз әйтмә; һичкем булышмаган; һичбер кеше килмәде; бернинди дә хата юк.

55. Переведите. Найдите отрицательные местоимения.
1) Балачакта күңелгә бернинди дә авыр уйлар килми.
2) Бүгенге көн башка көннәрдән бернәрсә белән дә аерылмый иде.
3) Беркайчан да мондый хәл бу шәһәрдә булмаган.
4) Мондый зифа каеннар беркайда да юктыр.
5) Быел җәй бер тапкыр да балык тотарга бара алмадым.
6) Ни өчендер бакчада һичнинди кош сайравы ишетелми.
7) Ул беркайчан да беркемгә дә бернинди дә киңәш бирми.
8) Бу сәгатьне берничек тә төзәтеп булмыймы?

56. Переведите.
1) Он почему-то никогда и никому не верит.
2) Сегодня тебя на работе никто не видел.
3) Я нигде не нашел свою тетрадь.
4) Никто и никогда об этом не слышал.
5) Азат ничего не учил и не смог ответить.
6) Мама сегодня устала и никуда не хочет идти.
7) Я ничего не пишу, потому что мне совсем не слышно.
8) Ему никакого совета не нужно.
9) Почему вы нигде, никогда и никому доброго слова не скажете?
10) Этой старушке никто и никогда не пишет.

_Swetlana

ТАРТЫМ АЛМАШЛЫКЛАРЫ
(ПРИТЯЖАТЕЛЬНЫЕ МЕСТОИМЕНИЯ)



Притяжательные местоимения отвечают на вопрос ке́мнеке (чей, чья, чьё) и указывают на принадлежность предмета какому-либо лицу.
Образуются от местоимений, заменяющих имена существительные, при помощи аффикса -ныкы/-неке:
минеке (мой, моя, моё),
безнеке (наш),
ке́мнеке, ка́йсыныкы (чей),
моныкы (этого, принадлежит этому),
тегенеке (того, принадлежит тому),
ке́мнекедер, әллә́ кемнеке (чей-то),
бе́ркемнеке, һи́чкемнеке (ничей),
үзенеке (свой, своя, своё, свои),
барыбызныкы (у нас у всех),
һә́ммәгезнеке (у вас у всех).


Притяжательные местоимения стоят после определяемого ими слова:
Бу китап минеке. - Эта книга моя.
Бу тун кемнеке? - Чья эта шуба?
Бу тун сезнеке. - Эта шуба ваша.
Теге дәфтәр беркемнеке дә түгел, ахры. - Та тетрадь ничья, наверное.
Бу кешеләр күрше авылныкылар икән. - Эти люди, оказывается, из соседнего села.


Аффикс -ныкы/-неке может присоединяться и к существительным.
Например: әнинеке (мамин).


Притяжательные местоимения, образованные от личных местоимений

  минеке (мой, моя, моё, мои)    безнеке (наш, наша, наше, наши) 
  синеке (твой, твоя, твоё, твои)    сезнеке (ваш, ваша, ваше, ваши) 
  аныкы (его, её)    аларныкы (их) 

При субстантивации притяжательные местоимения могут иметь падежные аффиксы, при этом они склоняются как существительные с аффиксами принадлежности:

  Б.к.    минеке
  (мой, моя, моё, мои) 
  аныкы
  (его, её) 
  И.к.    минекенең
  (у моего) 
  аныкының
  (у его) 
  Ю.к.    минекенә
  (к моему) 
  аныкына
  (к его)
  Т.к.    минекен
  (моего) 
  аныкын
  (его) 
  Ч.к.    минекеннән
  (от/с моего) 
  аныкыннан
  (от/с его)
  У.-в. к.    минекендә
  (у моего, в моём, на моём) 
  аныкында
  (у/в/на его) 

притяжат. мест..png
Минекен алма! - Не бери мою!
Синекенә куйдым - Я поставил на твоё.
Китап минеке. – Минекен күрмәдеңме? - Книга моя. – Не видел мою (книгу)?
Бу контроль эш Маратныкы. – Аныкына бишле - Это контрольная работа Марата. – Его (работе) пятёрка.
Безнекеләрдән сәлам!  - Привет от наших!

_Swetlana

57. Спишите словосочетания по образцу.
Үрнәк: Минем дәфтәрем – дәфтәр минеке.
Синең чанаң. Аның чиләге. Безнең тубыбыз. Сезнең өегез. Аларның бүләкләре.

58. Измените слова по образцу и переведите их.
Үрнәк: Малай – малайныкы.
а) Балалар, апа, гаилә, мәктәп, кеше, Рөстәм, каен.
б) Мин, син, ул, без, сез, алар.

59. Спишите, изменяя предложения по образцу. Переведите.
Үрнәк: Минем яңа чанам зәңгәр  – Яңа зеңгәр чана минеке.
1) Әниемнең күлмәге чәчәкле.
2) Бу синең хатыңмы?
3) Наиләләрнең яңа фатирлары бик зур һәм иркен.
4) Безнең авылның мәчете ак таштан салынган.
5) Биредә сезнең бакчагыз иң матуры.
6) Бу минем пәлтәмнең төймәсе түгел.
7) Бу үзеңнең китабыңмы?
8) Сезнең класста кемнең билгеләре иң начар?
9) Бу яңа җыр Рөстәм Яхинның җырымы?
10) Тарих кабинетының урындыклары бик җайлы.
11) Бу Татарстан гербымы?
12) Песи баласының тәлинкәсе кечкенә.

60. Ответьте на вопросы.
1) Безнең бакча шәһәргә якын, ә сезнеке?
2) Эниемнең куллары йомшак, ә әтиемнеке?
3) Радикның билгеләре яхшы, ә Сашаныкы?
4) Аларның мәктәпләре бик иске, ә сезнеке?
5) Минем сеңлемнең уенчыклары күп, ә синең сеңлеңнеке?
6) Минем чәем кайнар түгел, ә синеке?
7) Алсуның өй эшләре әзер, ә энесенеке?
8) Бу — Айгелнең дәфтәре, ә үзеңнеке кайда?

61. Спишите, расставляя вместо точек окончания -ныкы/-неке или -ның/-нең. Объясните свой выбор.
1) Быел безнең уңыш шундый әйбәт, ә күршеләр... никтер начар булган.
2) Фатыйма апа бит Рөстәм... әбисе тугел, ә Айрат... , Рөстәм... авылда яши.
3) Алмаз... да, Илнар... да кечкенә эт балалары бар: Алмаз... кара, ә Илнар... ап-ак.
4) Бу сәгать әтием... , ул аны оныткандыр.
5) Бу бит каен яфрагы, имән... мондый булмый.
6) Бу апам... сумкасы, мин... өйдә калган.
7) Без гел шәһәр сөте эчәбез, ә бит авыл... файдалырак та, тәмлерәк тә.
8) Сез... улыгыз инде күптән өйдә, ә без... һаман юк.
9) Бу фотоаппарат кеше... түгел, ә үзем... .
10) Кич белән кем... буш вакыты бар: син... әллә абыең... ?

62. Переведите. Поставьте вопросы к выделенным словам и определите их падежы.
1. Әнием миңа яңа күлмәк тегә башлады, ә үзенекен тегеп бетерергә вакыты юк.
2) Энемнең кәрзинендә гөмбәләр бик аз иде, шуңа күрә ул минекеннән берничәне алды да үзенекенә салды.
3) Алсуның зонтигының төсе шундый матур, ә минекенең төсе ямьсез.
4) Маратның китабы тагын өйдә калган, шуңа күрә дәрестә минекен алып торды.
5) Синең классыңда малайлар күп икән, ә минекендә берничә генә.
6) Аның кулъяулыгы бик пычрак, шуңа мин аңа үземнекен бирдем.
7) Бу өстәл күрше кабинетныкы, безнекеләрне ремонтка бирделәр.
8) Бу кәгазьләрне кайсы папкадан алдың: минекеннәнме әллә үзеңнекеннәнме?

63. Напишите ответы, используя слова в скобках в нужной форме.
Үрнәк: – Кемнең энисе матуррак: Айгөлнекеме, әллә Лилиянекеме? – Минеке.
1) Дусларыңа кемнең буләге кубрәк ошады? (Илнур)
2) Марат кемнең бакчасына булышырга барды? (Күрше)
3) Начар укучылар кемнең кабинетына йөрергә яратмыйлар? (Директор)
4) Сезнең малаегыз кем велосипедында йөри? (Дус)
5) Син кемнең этеннән куркасың? (Айрат)
6) Кемнең әкиятләрен балалар яраталар? (Тукай)
7) Кемнең фатирында бүлмәләр уңайлырак? (Без)
8) Син миңа кемнең телефонын бирәсең? (Апа)

64. Переведите.
1) Мой магнитофон уже старый, а твой мне очень нравится.
 2) Его мама - врач, а моя - инженер.
3) Это Сашины лыжи, мои давно сломались.
4) Братишка разбил мою чашку, а свою не дает.
5) Я потеряла свои варежки, а мамины мне большие.
6) Лена нашла на полу какие-то ключи, они не твои?
7) Мои родители сегодня на даче, а твои дома?
8) В нашем подъезде живут хорошие люди, а в вашем?

65. Спишите, дописывая нужные окончания.
Үрнәк: Апамның язуы минекеннән матуррак.
1) Алмазның сеңлесе мин...  кечкенәрәк.
2) Булатлар...  бакча...  без...  ераграк.
3) Казан шәһәре,...  урамнар...  Чаллы...  таррак.
4) Самолет... тизлек... поезд... зуррак.
5) Безнең эт...  күршеләр...  усалрак.
6) Чия компоты алма...  тәмлерәк.
7) Алсу...  бүлмәсе абыйсы...  иркенрәк.

_Swetlana

Обобщающие слова

Обобщающие слова употребляются для обобщения значения однородных членов. В татарском языке в роли обобщающих слов выступают:
- определительные местоимения һәммәсе, барысы да, бөтенесе (все, всё), һәрвакыт, һәркайчан (всегда), һәркайда (везде);
- отрицательные местоимения һичкем (никто), һичнәрсә (ничего), һичбере, берсе дә (никто из них), һичбервакыт, беркайчан да (никогда), һичкайда (нигде) и т. д.


Обобщающее слово может выражаться также другими частями речи, если обозначает родовое понятие, уточнённое однородными членами:
Татарстандагы зур шәһәрләр: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга һ.б. - Крупные города Татарстана: Казань, Набережные Челны, Нижнекамск, Альметьевск, Елабуга и др.

Обобщающие слова могут стоять до однородных членов или после них, а также одновременно до и после однородных членов:
Монда һәммәсе йөрәккә якын: әти-әни, туганнар, туып үскән йорт, туган як... - Здесь всё близко сердцу: родители, родственники, дом, в котором родился и вырос, родной край...
Барысы да: мәхәббәтем дә, сафлыгым да, көчсезлегем дә – барысы да кайнар яшьләр булып чыкты йөрәгемнән. - Всё: и моя любовь, и чистота, и слабость – всё вылилось из сердца горячими слезами



_Swetlana

Биремнәр

1. Теге биек тауда – на той высокой горе;
шушында үстем – я здесь рос;
моннан алдыңмы – ты отсюда брал?;
шуңа шатланам – этому радуюсь;
моны беләсезме – вы это знаете?;
шушының тавышы – звуки этого;
тегендә уйнадылар – играли там;
әйтмә шуңа – не говори ему (этому недостойному);
тегене күрдек – того мы не видели;
кит аннан – отойди оттуда;
тегендә укыганнар – они там учились;
шуннан кайтам – возвращаюсь оттуда;
шуның абыйсы – брат того;
монда торма – здесь не стой;
моннан элек – до этого (перед этим);
шуннан иртәрәк – раньше того.

2. Иди сюда – монда кил;
там не играй – анда уйлама;
здесь холодно – монда салкын;
беги отсюда – моннан йөгереп кит;
того не трогайте – тегеңә (аңа) тимәгез;
отдай этому – моңа бир;
здесь невесело – монда күңелле түгел;
звоним туда – анда шалтыратабыз;
этого боишься – моннан куркасың;
спросите у того – аннан (тегеннән) сорагыз;
оттуда пишут? – аннан (шуннан, тегеннән) яза́лармы?
этот отсюда? – бу (шушы) моннанмы (шушыннанмы)?
там отдохнем – анда (шунда, тегендә) ял итербез;
ответ того, а не этого - җавап тегенеке, моныкы түгел.

3. Мин кичә бәйрәмдә шул кызны күрдем. Мин кичә бәйрәмдә шуны күрдем. – Эту (девушку) я вчера на празднике видел.
1) Син теге кешеләрне беләсеңме? Син тегеләрне беләсеңме? – Ты тех (людей) знаешь?
2) Мин ипине гел шушы кибеттән сатып алам. Мин ипине гел шушыннан сатып алам. – Я хлеб всегда в этом (магазине) покупаю.
3) Теге агачның алмаларын җыймагыз. Тегенең алмаларын җыймагыз. – Яблоки с того (дерева) не собирайте.
4) Бу китапта файдалы киңәшләр күп. Монда файдалы киңәшләр күп. – Здесь много полезных советов.
5) Бу апаның сүзләре дөрес бит. Моның сүзләре дөрес бит. – Слова этой (тётушки) правильные же.
6) Шушы күлмәкне киясеңме? Шушыны киясеңме? – Наденешь это (платье)?
7) Шушы болында уйнап үстек, шушы чишмәнең суын эчтек. Шушында уйнап үстек, шушының суын эчтек. – Здесь мы росли, играя, воду этого (источника) пили.
8) Син шушы балага ник сугасың? Син шушыңа ник сугасың? – Ты этого (ребёнка) зачем бьёшь?
9) Бу кешеләргә ярдәм кирәкме? Боларга ярдәм кирәкме? – Этим нужна помощь?
10) Өстәлдән бу әйберне алып куй әле. Өстәлдән моны алып куй әле. – Убери-ка это со стола.

4. Моннан - ч. к., шушыннан.
1) Барыгыз да монда (шушында, у.-в.к.) килде́гезме? – Вы все сюда пришли?
2) Син боларны (шушыларны, т.к.) кайда очраттың соң әле? – Где же ты этих встретил? 
3) Моңа (шушыңа, ю.к.) үземнең гаиләмне күрсәтәсем килә. - Хочу показать этому мою собственную семью.
4) Тегеләр (алар, б.к.) болардан (шушылардан, ч.к.) көлеп утыра бугай. – Те над этими, кажется, смеются.
5) Лилия анда (тегендә, у.-в.к.) йөгерде, монда (шушында, у.-в.к.) йөгерде дә тынычланды. – Лилия там бегала, здесь побегала и успокоилась.
6) Әйт әле, син моңа (шушыңа, ю.к.) ышанасыңмы? – Скажи-ка, ты этому веришь?
7) Хәзер соң инде, моның (шушының, и.к.) турында башта уйларга кирәк иде. – Сейчас уже поздно, раньше (вначале) об этом нужно было думать.
8) Кунаклар өйләренә кайтып киттеләр, шуның (моның, и.к.) белән бәйрәм дә бетте. – Гости разошлись по домам, этим праздник и закончился.
9) Сез китапларны шушыннан (моннан, ч.к.) алдыгызмы? – Вы эти книги отсюда взяли?
10) Тегендә (анда, шунда) кемнәрнеңдер аяк тавышлары ишетелә. – Там слышны (звучат) чьи-то шаги.
11) Без төнне шушында (монда, у.-в.к.) үткәрергә тиешме? – Мы должны здесь провести ночь?
12) Галия апалар моннан (шушыннан, ч.к.)  ерак яшиләрме? – Сёстры Галии далеко отсюда живут?
13) Моннан (шушыннан, ч.к.) элек язган хатым әле юлдадыр. – Написанное до этого (моё) письмо, наверно, ещё в дороге.

5. Шушыларны кайда күрдек соң без? - Шушы кешеләрне кайда күрдек соң без? – Где же мы видели этих людей?
1) Моны кайдан алдың, шунда куй. (Это откуда взял, туда же положи.) – Бу чүкечне кайдан алдың, шул урында ук куй. – Этот молоток откуда взял, на то же место положи. 
2) Кайда тусаң, шунда яшә дә. (Где родишься, там и живи.) Кайда тусаң, теге җирдә яшә дә. – Где родишься, в том месте и живи.
3) Шулардан туп сорап тор әле. Шул малайлардан туп сорап тор әле. – Попроси-ка ненадолго мяч у тех мальчиков.
4) Боларның әти-әниләре дә безнең заводта эшлиләр. Болар сыйныфташларның  әти-әниләре дә безнең заводта эшлиләр. – И у этих родители работают на нашем заводе.
5) Сез шушында балык тотасызмы? – Сез шушы яр буенда балык тотасызмы? – Вы на этом берегу рыбу ловите?
6) Автобус тукталышы моннан еракмы? Автобус тукталышы бу йорттан еракмы? – Далеко ли от этого дома до остановки?
7) Моның өчен күпме вакыт кирәк? Бу эш өчен күпме вакыт кирәк? – Как много времени нужно для этой работы?
8) Тегенең туганнарын мин бик яхшы беләм, алар күршедә генә яшиләр. Теге егетнең туганнарын мин бик яхшы беләм, алар күршедә генә яшиләр. – Родственников того парня  я хорошо знаю, они живут по соседству.
9) Моның белән горурланырга да ярый. Бу казаныш белән горурланырга да ярый. – Этим достижением можно и гордиться.
10) Әниеңнән шул турыда сора әле. Әниеңнән шул мәсьәлә чишелеше турында сора әле. – Спроси-ка у своей мамы о решении этой задачи.

6. 1) Теге елгадан бервакытта да су эчмәгез,  шул су чиста түгел. – Никогда не пей воду из той реки, та вода не чиста.
2) Бу апасы  шул апасы белән бик дус диләр. – Эта его сестра с той сестрой большие друзья, говорят.
3) Теге дә карадым, бу да карадым, беркайда да тапмадым. – ???
Тегеләй дә карадым, болай да карадым, беркайда да тапмадым. - И туда посмотрел, и сюда посмотрел, и нигде не нашёл.
4) Сез аның белән күптән танышмы? – Вы с ним давно знакомы?
5) Шуның турыда миннән сорама, тегенең сора. – Об этом меня не спрашивай, о том спроси.
6) Сез моны кемнән ишеттегез? – Вы это от кого услышали?
7) Шушының да вакыты юк, тегенең дә вакыты юк, бу кешеләргә ни булган соң? – И у этого времени нет, и у того времени нет, что с (этими) людьми творится?
8) Шуннан яхшы киңәш көтәргә кирәкми. – От этого не нужно ждать хороший совет.

7. 1) Здесь всегда много народу. – Монда һәрвакытта халык күп.
2) Сюда заходить нельзя, здесь опасно. – Моңа керергә ярамый, монда куркыныч.
3) Эти ответы правильнее тех. – Бу җаваплар тегеләрдән дөресрәк.
4) Я пойду скажу тем, а ты скажи этим. – Мин тегеләргә барып әйтем, ә син шушыларга әйт.
5) Берите пример с тех, а не с этих. - Тегеләрдән үрнәк алыгыз, болардан түгел.
6) Вы об этом спрашивали? – Сез моның турыда сорадыгызмы?
7) Здесь так жарко, уйдем отсюда. – Монда шулкадәр эссе, китик моннан.
8) Этот подарок от тех или от этих? – Бу бүлек тегеләрдәнме, я боларданмы? 
9) Мы у этих уже спрашивали, пойдем спросим у тех. – Без болардан сорадык инде, тегеләрдән барып сорыйк.
10) Сколько для этого нужно денег? – Моның өчен күпме акча кирәк?
11) Мама этому очень рада. – Әнием моңа бик шат.
12) И то нужно, и это нужно. – Теге дә кирәк, шушы да кирәк.

_Swetlana

8. Переведите.
а) Бөтен җәй – целое лето; барлык кунакларга – всем гостям; һәммә кешеләр өчен – для всех людей; барча дусларыма – всем моим друзьям; бөтен сорауларга – на все вопросы; барлык уку йортларында – во всех учебных заведениях; бөтен җирдән – отовсюду, откуда угодно; барлык кибетләрне – все магазины; бөтен гаилә турында – о всей семье.
б) Все время – бөтен вакыт; во всех странах – бөтен җирдә, бөтен илләрдә; во все дома – барлык йортларга; для всех друзей – һәммә дуслар өчен; от всех родственников – барча туганнардан; вместе со всеми детьми – барлык балалар белән, во все двери – барлык ишекләргә, всех людей – барлык кешеләрне, обо всех делах – бөтен хәлләр турында.

9. Переведите.
1) Мин бөтен урманны йөреп чыктым, беркайда да бу үләнне тапмадым. – Я весь лес обошёл, нигде эту траву не нашёл.
2) Сабантуй – барлык татар халкының иң яраткан бәйрәме. – У татар Сабантуй – самый любимый народный праздник.
3) Гадәттә без бөтен җәйне елга буенда су коенып үткәрә идек. – Обычно мы проводили всё лето на берегу реки, купаясь в воде.
4) Һәммә кешеләрнең дә сүзләренә ышаннырга ярамый. – Нельзя верить всему, что говорят люди.
5) Бу көннәрдә барча халык болында печәндә иде – В эти дни все  люди были на лугу на покосе.
6) Алия барлык сүзләрне дә тәрҗемә итте, ләкин барыбер текстны аңламады – Алия перевела все слова, но текст всё равно не поняла.
7) Җыелышка барлык укучыларның да әти-әниләрен чакырабыз – На собрание мы приглашаем родителей всех учеников.
8) Бөтен бүлмәләрдән, шау-гөр килеп, балалар йөгереп чыктылар – Из всех комнат, шумя, выбежали дети.

11. Переведите. Определите падеж местоимений.
Барыгызга да сәлам – вам всем привет. Һәммәбездә дә бар – есть у (в) нас всех. Барыгыздан да сорарга телим – хочу вас всех спросить.
Бөтенесе дә беләме? – они все знают? Бөтенесен дә чакырдылармы? – их всех пригласили? Барыбызны да хәтерли – помнит всех нас.
Һәммәбез өчен дә кирәк – нужно для нас всех.  (сыйныфта) Барчабыз да бар – (в классе) все (из нас) присутствуют. Бөтенесен дә күрдем – я их всех видел.
Барысына да ошаган – всем им нравилось. Барыбызның да шатлыгы – наша всеобщая радость. Бөтенегезне дә көтәләр – они ждут вас всех. Һәммәгезгә әйтәм – говорю вам всем.

12. Переведите.
Полезно для всех нас. – Безнең барыбыз өчен дә файдалы.
Вас всех пригласили? – Сезнең барыгызны да чакырдылармы?
Нам всем очень нравится. – Безнең барыбызга да бик ошый.   
У вас у всех есть?
а) Сезнең барыгызныкы да бармы?
ә) Сезнең барыгызда да бармы?
//Китап-дәфтәрләрегез, ручкаларыгыз барыгызның да бармы? - У вас у всех есть книги-тетради и ручки?
У них у всех пятерки. - Аларның Һәммәсендә дә бишлеләр.
По татарскому языку у них у всех сплошные пятёрки. - Татар теленнән аларның Һәммәсендә дә гел бишле.
Подальше от всех вас – Сезнең һәммәгездән дә арырак/ераграк (разг.).
Думаю о всех нас. – Безнең барыбыз турында да уйлыйм.
Их всех хорошо знают. – Аларның һәммәсен дә күптән беләләр.

13. Измените словосочетания по образцу и запишите.
Үрнәк: Барлык балалар – балаларның барысы.
Бөтен укучылар – укучыларның бөтенесе, һәммә кеше – кешеләрнең һәммәсе, барча халык – халыкның барчасы, бар дәресләр – дәресләрнең барысы, барлык җаваплар – җавапларның барысы

14. Напишите вместо точек определительные местоимения в нужной форме.
1) Әнием оныкларының барысын да бертигез ярата – моя мама всех внуков любит одинаково.
2) Бүген барыбыз да яхшы җавап бирдек, шуңа күрә укытучыбыз елмая – сегодня мы все хорошо отвечали, поэтому учитель улыбается.
3) Сезнең барыгызның әти-әниләрегез, туганнарыгыз бардыр – все ваши родители и родственники, видимо, придут.
4) Бәйрәмгә малайларның барысы да ак күлмәк, кара чалбар киеп килергә тиеш – на праздник все мальчики должны прийти в белых рубашках и чёрных брюках.
5) Бүген сезнең барыгыз өчен дә бик истәлекле көн – сегодня для всех вас очень памятный день.
6) Авылдагы туганнарыгызның барысы да сезгә күп сәлам тапшырам – от всех родственников, которые живут в деревне, передаю вам много приветов.
7) Әти-әни барыбызга да югары белем бирергә тырыштылар – родители старались дать нам всем высшее образование.
8) Татарстанда милләтләрнең барысы да тигез хокуклы – в Татарстане все национальности равноправны.
9) Тирә-як авылларның  барысында да мәктәпләр һәм балалар бакчалары бар – во всех окрестных деревнях есть школы и детские сады.
10) Бу гармуннарның барысы да шушы оста ясаган – все эти гармони этот мастер делал.

15. Измените предложения по образцу.
Үрнәк: Барлык тәлинкәләрне дә юарга кирәк. – Тәлинкәләрнең барысын да юарга кирәк.
1) Барлык балаларга да рәхмәт әйтәсебез килә. – Балаларның барысына да рәхмәт әйтәсебез килә. - Нам хочется поблагодарить всех детей.
2) Һәр өстәлдә матур чәчәкләр, чәй һәм тәмле ризыклар бар. – Өстәлләрнең барысында да матур чәчәкләр, чәй һәм тәмле ризыклар бар. – На всех столах красивые цветы, чай и вкусные кушанья.
3) Бөтен кызларны да бәйрәм белән котларга онытмагыз. – Кызларның барысын да бәйрәм белән котларга онытмагыз. – Не забывайте поздравить всех девушек с праздником.
4) Түтәлдәге бөтен җиләкләр дә инде кып-кызыл. – Түтәлдәге җиләкләрнең барысы  да инде кып-кызыл. – Все ягоды, которые на грядке, уже красные-прекрасные.
5) Биредә бөтен бәйрәмнәрдә дә шулай кеше күп буламы? – Биредә бәйрәмнәрнең барысында да шулай кеше күп буламы? -  Здесь во время всех праздников так много людей бывает?
6) Һәммә бүлмәләрдә тәртип һәм чисталык булырга тиеш. – Бүлмәләрнең барысында тәртип һәм чисталык булырга тиеш. – Во всех комнатах должны быть порядок и чистота.
7) Барча сорауларга да уйлап җавап бирегез. – Сорауларның барысына да уйлап җавап бирегез. – Подумав, ответьте на все вопросы.
8) Барлык ерткыч хайваннар да ит белән тукланалар. – Ерткыч хайваннарның барысы да ит белән тукланалар. - Все хищники питаются мясом.

_Swetlana

16. Переведите.
а) Һәрбер бала – каждый ребёнок, һәрбер бакчада – в каждом саду, һәр сүзне – каждое слово, һәрбер кеше өчен – для каждого человека.
б) В каждом предложении – һәрбер җөмләдә, каждого ребенка – һәрбер баланы, у каждого дома – һәрбер йорт янында, от каждого вопроса – һәрбер сораудан, с каждым праздником – һәрбер бәйрәм белән, для каждой семьи – һәрбер гаилә өчен, каждую неделю – һәрбер атна саен, каждой маме – һәрбер әнигә.

18. Переведите. Определите падеж местоимений.
Һәрберебез дә белә – каждый из нас знает. Һәрберегезгә дә хәбәр бирдек – каждому из вас мы передали сообщение. Һәрберсеннән дә сорадыңмы? – ты у каждого из них спросил? Һәрберсендә дә юк – ни у кого из них нет. Һәрберебезне хәтерли – помнит каждого из нас. Һәрберегездән дә хат көтәбез – мы ждём письма от каждого из вас.

19. Переведите. Определите лицо и падеж местоимений.
1) Звоноктан соң һәркайсыгыз үз урыныгызга утырыгыз. – После звонка пусть каждый из вас сядет на своё место (вы все садитесь на свои места).
2) Бу кагыйдәләрнең һәркайсысы безгә ел буе кирәк булачак. – Каждое из этих правил понадобится нам в течение года.
3) Һәркайсыбыз тырышып укырга тиеш. – Каждый из нас должен старательно учиться.
4) Әти-әниләрне картлыкларында тәрбияләү – һәркайсыбызның бурычы. - Ухаживать за своими родителями в старости - долг каждого из нас.
5) Бу журналларның һәркайсын үз урынына куй. – Положи каждый из этих журналов на его место.
6) Аларның һәрберсенә дә хәбәр бирдегезме? – Каждому из них вы передали сообщение?
7) Бу авылда Илшат һәр кешене белә, һәрбер йорт аңа таныш. – В этой деревне Ильшат знает каждого человека, каждый дом ему знаком.
8) һәр эшнең үз тәртибе бар. – В каждой работе есть свой порядок.

20. Допишите местоимения. Поставьте к ним вопросы.
1) Әнием безнең һәрберебез дә бу турыда кат-кат әйтте. – Моя мама много раз говорила об этом каждому из нас.
2) Мин сезнең һәрберегезне дә яхшы беләм һәм һәрберегезгә ярдәм итәргә әзер. – Каждого из вас я хорошо знаю и каждому готов помочь.
3) Укучылар бәйрәмгә укытучыларның һәрберсе чәчәк бәйләмнәре әзерләделәр. – Ученики на праздник приготовили каждому учителю букет цветов.
4) Ул әби ел буе балаларының һәрберсе турында да уйлый һәм һәрберсе дә сагынып яши. – Та бабушка целый год живёт, думая о каждом из своих детей и по каждому скучая.
5) Син ничек шулай һәрберсе дә туган көнен хәтерлисең һәм һәрберсенә бүләк әзерләргә онытмыйсың? – Как это ты помнишь о дне рождении каждого из них и не забываешь приготовить подарок?
6) Бу кеше ни өчендер сезнең һәрберегез турында да сорады. – Этот человек зачем-то о каждом из нас спрашивал.
7) Габдулла Тукайның исеме татар балаларының һәрберсе өчен дә кечкенәдән таныш һәм якын. – Имя Габдуллы Тукая для каждого татарского ребёнка с детства знакомо и близко.
8) Өстәлдәге ризыкларның һәрберсен авыз итегез, аларның һәрберсен дә әнием пешерде. – Из угощений, которые на столе, каждое отведайте, каждое из них моя мама приготовила.

_Swetlana

21. Переведите. Определите падеж местоимений.
1) Мин үзем дә яхшы беләм. – Я и сама хорошо знаю.
2) Бу минем үземнең сүзлегем түгел. – Это не мой собственный словарь.
3) Минем үземә дә һәрвакыт вакыт җитми. – Мне и самому всегда не хватает времени.
4) Иртәгә минем үземне дә кунакка чакырдылар. – Завтра меня самого тоже в гости пригласили.
5) Минем үземнән дә ай саен газетага мәкалә сорыйлар. – У меня самого тоже каждый месяц просят статью в газету.
6) Бәйрәмдә минем үземдә дә кунаклар була. – На празднике у меня самого тоже бывают гости.

22. Переведите. Составьте предложения.
Үзем. – Мин үзем бу кагыйдәләрнең һәрберсен дә беләм. - Я сам знаю каждое из этих правил.
Үзем дә. – Мин үзем дә ахмак түгел. - Я сам тоже не дурак.
Үземдә. – Минем үземдә нәкъ шундый ук сүзлек. - У меня самого точно такой же словарь. 
Үземдә дә. – Минем үземдә дә бу китап юк. - У меня самого тоже нет этой книги.

23. Переведите.
1) Я сама шью. – Мин үзем тегәм.
2) У меня есть своя ручка. – Минем үземнең ручкам бар. (разг.) / Минем үз ручкам бар. (лит.)
3) Мне самому надо подумать. – Минем үземә уйларга кирәк.
4) Меня самого сегодня приглашают в театр. – Бүген минем үземне театрга чакыралар.
5) Документы получишь от меня самого. –  Документларны минем үземнән алырсың. 
6) У меня у самого таких журналов много. – Минем үземдә шунндый журналлар күп. / Минем үземдә шундый журналлар күп.

24. Переведите. Определите падеж местоимений.
1) Син үзең дә бик күп укыйсың. – Ты и сам очень много читаешь.
2) Ә синең үзеңнең чиста дәфтәрең бармы? – А у тебя есть своя чистая тетрадь?
3) Синең үзеңә дә яңа күлмәк кирәк. – Тебе самой тоже нужно новое платье.
4) Синең үзеңне дә шәһәребездә яхшы беләләр. – Тебя самого в нашем городе тоже хорошо знают.
5) Бу чәчәкләр безгә синең үзеңнәнме? – Эти цветы нам от тебя самого?
6) Ни өчен синең үзеңдә дә бу китап юк? – Почему у тебя у самого тоже нет этой книги?

25. Переведите. Составьте предложения.
Ты сам. – Син үзең. Сиң үзен ахмак. Ты сам дурак.
Ты сам тоже. – Син үзәң дә. Син үзең дә акыллы. Ты сам тоже умный.
У тебя у самого. – Синең үзеңдә бу китап бар. У тебя самого есть эта книга. 
У тебя у самого тоже. – Синең үзеңнең дә сораулар бармы? У тебя самого тоже есть вопросы?

26. Переведите.
1) Кто ты сам? – Син үзең кем?
2) Где живет твоя (собственная) мать? – Синең үзеңнең әниең кайда яши?
3) Тебе самому тоже надо поспать. – Синең үзеңә дә йоклап алырга кирәк.
4) Тебя самого часто видят на дискотеках. – Синең үзеңне дискотекада еш күрәләр.
5) От тебя самого нет никакой пользы. – Синең үзеңнән бернинди файда юк.
6) У тебя у самого должны быть эти газеты. – Синең үзеңдә бу газетлар булырга тиеш.

27. Переведите. Определите падеж местоимения үз.
1) Ул үзе дә бик яхшы кеше. – Он сам тоже очень хороший человек.
2) Аның үзенең дә ике баласы бар. – У него у самого тоже есть двое детей.
3) Аның үзенә дә дәресләрдә укытучы «5» ле еш куя. – Ему самому тоже на уроках учитель часто ставит пятёрки.
4) Аның үзен дә беркем белми. – Его самого тоже никто не знает.
5) Аның үзеннән дә күптән хат юк. – От него самого тоже давно нет письма.
6) Аның үзендә дә шундый ук күлмәк. – У него у самого тоже такая же рубашка.

28. Переведите. Составьте предложения.
Үзе. – Үз үзе бу мәсьәләне чишкән. - Он сам решил эту задачу.
Үзе дә. – Үз үзе дә театрга барырга ярата. - Он сам тоже любит ходить в театр.
Үзендә. - Аның үзендә шундый ук кызыл машина. - У него самого такая же красная машина.
Үзендә дәме. – Аның үзендә дәме өч бүлмә? – У него тоже 3 комнаты?
Үзенең дә. - Аның үзенең дә туганнары авылда яши. – У него самого тоже родственники живут в деревне.
Үзенең дәме? - Аның үзенең дәме туганнары авылда яши? – У него самого тоже родственники в деревне живут?

29. Переведите.
1) Он сам где живет? – Ул узе кайда яши?
2) У него у самого машины нет? – Аның үзеннең машинасы юк?
3) Скажи эти слова ей самой. – Аның үзенә бу сузләрне әйт.
4) Его самого приглашают в кабинет директора. – Аның үзен мөдир кабинетына чакыралар.
5) Эти красивые цветы мне от него самого? – Бу матур чәчәкләр миңа аның үзеннәнме?
6) У него (самого) всегда очень весело. – Аның үзендә һәрвакытта бик күңелле.

_Swetlana

30. Допишите окончания.
1) Без үзебез дә шушы ук мәктәптә укыйбыз. – Мы и сами в этой же школе учимся.
2) Безнең үзебездә дә бакчабыз бик яхшы. – У нас у самих тоже хороший сад.
3) Безнең үзебезгә дә зуррак фатир кирәк. – Нам самим тоже нужна квартира побольше.
4) Безнең үзебезгә дә бу кеше турында сорадылар. – У нас самих тоже об этом человеке спрашивали.
5) Безнең үзебезнең дә мондый телевизор бар. – У нас самих тоже есть такой телевизор.

31.Үзебез. - Без үзебез шуны итә алмадык. - Мы не могли сами это сделать.
Үзебез дә. - Без үзебез дә кәрт уйнап алырга яратабыз. - Мы сами тоже любим перекинуться в картишки.
Үзебездә. - Безнең үзебездә бәрәңге бик яхшы үсә. - У нас самих хорошо растёт картошка.
Үзебездә дә. – Безнең үзебездә дә шундый ук мәсьәләләр. - У нас самих тоже такие же проблемы.
Үзебездә түгелме? - Уңышсызлык сәбәпләре безнең үзебездә түгелме? - Причины неудачи не в нас ли самих?

32. Переведите.
1) Мы сами тоже из этого города. – Без үзебез дә бу шәһәрдән.
2) У нас у самих мало времени. – Безнең үзебезнең вакытыбыз аз.
3) Нам самим пора идти домой. – Безнең үзәбезгә өйгә барырга вакыт.
4) Нас самих тоже ждут дома. – Безнең үзебезне дә өйдә көтәләр.
5) Вы услышите эту новость от нас самих. – Сез безнең үзебездән бу һәбәрне ишетерсез.
6) Зимой у нас у самих холодно. – Кыш көне безнең үзебездә салкын.

33. Переведите. Определите падеж местоимений.
1) Сез үзегез бу кешене кайдан беләсез? – Вы сами этого человека откуда знаете? (б. к.)
2) Сезнең үзегезнең авылыгыз зурмы? – Ваша собственная деревня большая? (и. к.)
3) Сезнең үзегезгә дә табиб кирәк. – Вам самим тоже нужен врач. (ю. к.)
4) Сезнең үзегезне дә монда беркем белми. – Здесь вас самих тоже никто не знает. (т. к.)
5) Сезнең үзегездән дә җавап кирәк. – От вас самих тоже нужен ответ. (ч. к.)
6) Сезнең үзегездә дә һәрвакыт кеше күп була. – У вас самих тоже всегда бывает многолюдно. (у.-в. к.)

34. Переведите.
Үзегез. – Вы сами.
Үзегез дә. – Вы сами тоже.
Үзегездә. – У вас самих.
Үзегездә дә. – У вас самих тоже.
Үзегез дәме. – Вы сами тоже?
Үзегездәме. – У вас самих?

35. Переведите.
1) Вы сами на праздник придете? – Сез үзегез бәйрәмгә килерсез?
2) У вас самих квартира очень хорошая. – Сезнең үзегезнең фатирыгыз бик яхшы.
3) Вам самим нужно отдыхать. – Сезнең  үзегезгә ял итәргә кирәк.
4) Вас самих очень любят дети. – Сезнең үзегезне балалар бик яраталар.
5) От вас самих я слышу только хорошие слова. – Сезнең үзегездән мин яхшы гына сүзләр ишетәм.

36. Переведите. Определите падеж местоимений.
1) Алар үзләре дә татарча яхшы беләләр. – Они сами тоже хорошо знают татарский.
2) Аларның үзләренең дә мунчалары юк. – У них самих тоже тоже нет бани.
3) Аларның үзләренә дә биредә уңайсыз. – Им самим здесь тоже неудобно.
4) Без аларның үзләрен дә телевизордан күрәбез. – Мы их самих тоже видим по телевизору.
5) Аларның үзләреннән дә куркалар. – Их самих тоже боятся.
6) Аларның үзләрендә дә бүген җылы су юк. – Сегодня у них самих тоже нет горячей воды.

37. Переведите.
Үзләре. – Они сами.
Үзләреме? – Они сами?
Үзләреннән түгелме? – Не от них ли самих?
Үзләре дә. – Они сами тоже.
Үзләрендә. – У них самих.
Үзләрендә дә. – У них самих тоже.

38. Переведите.
1) Они сами выращивают очень красивые цветы. – Алар үзләре бик матур чәчәкләр үсәләр.
2) У них у самих есть двое маленьких детей. – Аларның үзләренең ике кечкенә баласы бар.
3) Эта книга нужна им самим. – Бу китап аларның үзләренә кирәк.
4) Их самих вы на праздниках встречаете? - Сез аларның үзләрен бәйрәмләрдә очратасызмы?
5) Мы часто слышим эти советы от них самих. – Без аларның үзләреннән бу киңәшләрне еш ишетәбез.
6) У них у самих мало места. – Аларның үзләренең урыны аз.

39. Переведите. Определите падеж местоимений.
1) Мин үзем дә бу кешеләрне беренче тапкыр күрәм. – Я и сам вижу этих людей первый раз.
2) Син үзеңнең элекке күршеләреңне очратасыңмы? – Ты встречаешь своих прежних соседей?
3) Ул үзе дә скрипкада бик яхшы уйный. – Он сам тоже хорошо играет на скрипке.
4) Бу чәчәкле күлмәк үземә дә бик ошый. – Это цветное платье мне самой тоже очень нравится.
5) Без үзебезгә икенче фатир эзлибез. – Мы ищем себе другую квартиру.
6) Безнең үзебезнең олы апабыз инде күп еллар Мәскәүдә яши. – Наша собственная взрослая сестра уже много лет живёт в Москве.
7) Үзегездән дә хат көтәбез. – И от вас самих ждём письма.
8) Бу китап синең үзеңдә дә бар ич! – Эта книга ведь и у тебя самого есть!
9) Аларның үзләрен дә Сабантуйга кунакка чакырырга кирәк. – Их самих тоже нужно пригласить в гости на Сабантуй.

40. Переведите.
1) Я дома всю работу делаю сама. – Мин үзем өйдә бөтен эш итәм. 
2) Нам самим здесь очень интересно. – Безнең үзебезгә биредә бик кызык.
3) Ты сам что скажешь? – Сиң үзең нәрсә әйтерсең?
4) Я люблю свой город. – Мин үз шәһәремне яратам. (лит.) / Мин үземнең шәһәремне яратам. (разг.)
5) Мой младший брат сам стирает свои рубашки. – Энем үз күлмәкләре үзе юа.
6) Вам этот старый стол самим нужен? – Бу иске өстәл сезнең үзегезгә  кирәкме?
7) От них самих давно нет никаких новостей. – Аларның үзләреннән күптән бернинди хәбәрләр юк.

41. Допишите окончания.
1) Син үзең дә озак йокларга яратасың. – Ты сам тоже любишь долго спать.
2) Мин үзем дә эшкә соңга калам инде. – Я сам тоже уже опаздываю на работу.
3) Иртәгә алар үзе дә авылга китәләр. – Завтра они сами тоже уезжают в деревню.
4) Без барлык бүләкләрне дә үзебезгә калдырабыз. – Все их подарки мы оставим себе самим.
5) Синең үзеңә дә зәңгәр төс бик килешә. – Тебе самому тоже очень идёт голубой цвет.
6) Ул һәр бәйрәмгә үзенә яңа күлмәк сатып ала. – Она на каждый праздник покупает себе новое платье.
7) Сез аларның үзләрен күрергә тиеш. – Вы должны увидеть их самих.
8) Аның үзенең дә кечкенә малае инде студент. – Маленький мальчик его самого тоже уже студент.

_Swetlana

42. Переведите. Дополните по образцу.
Үрнәк : Нәрсәдер бар, нәрсәдер кирәк, ...
а) Нәрсәдер  – что-то, нечто; нәрсә́неңдер – у чего-то; нәрсә́гәдер – к чему-то, зачем-то, почему-то; нәрсә́недер – что-то; нәрсәдә́ндер – от/из/с чего-то, отчего-то, из-за чего-то; нәрсәлә́рдер – что-то; нәрсә белә́ндер – с чем-то; нәрсә турында́дыр – о чём-то; нәрсә өче́ндер – для чего-то.
б) Ке́мдер – кто-то, некто; ке́мнеңдер – у кого-то, чей-то; кемгә́дер – кому-то; ке́мнедер – кого-то; кемнә́ндер – от/с кого-то, кем янында́дыр – около/возле кого-то, при ком-то; кемдә́дер – у кого-то, ке́мнекедер – чей-то.
в) Ни́дер – что-то, нечто; ни́ндидер – какой-то;
ка́йдадыр – где-то; ка́ядыр – куда-то;  ка́йчандыр – когда-то, некогда; ка́йдандыр – откуда-то, откуда-нибудь; ка́яндыр – откуда-то, откуда-нибудь;
ни́чәдер – сколько-то, сколько; ни́чектер – как-то;
ни́ктер – почему-то, зачем-то, отчего-то; нигә́дер – зачем-то, почему-то, что-то; ни өче́ндер – для чего-то, зачем-то, почему-то; ка́йсыдыр – кто-то, какой-то (и одуш., и неодуш.); кү́пмедер – сколько-то, сколько-нибудь, некоторое время; ни́чәнчедер – какой-то (по счёту).

43. Переведите.
Нәрсәдәндер курыкты – чего-то боялся; нәрсәнедер югалткан – что-то потерял; кемнеңдер тавышы – чей-то голос; кемдер нәрсәдер сөйли – кто-то что-то говорит; ниндидер кош сайрый – какая-то птица поёт; кайдадыр бар – где-то есть; кайчандыр дус идек – когда-то мы были друзьями; кайдандыр килде – откуда-то приехал; ничәдер сум – сколько-то рублей; ничектер белә – как-то знает; никтер оша́мый – почему-то не нравится; нигәдер яратмыйм – почему-то не люблю; ни өчендер ә́йтми – зачем-то не говори; кайсысыдыр шалтыраткан – кто-то (неизвестный) звонил; күпмедер вакыт – некоторое время.

44. Переведите.
Какой-то город – ниндидер шәһәр – әллә нинди шәһәр;
куда-то ушел – каядер китте – әллә кая китте;
откуда-то взял – кайдандыр алды – әллә кайдан алды;
почему-то не разговаривают – нигәдер сөйләшмиләр – әллә нигә сөйләшмиләр;
когда-то читал – кайчандыр укыдым – әллә кайчан укыдым;
что-то есть – нәрсәдер бар – әллә нәрсә бар;
о чем-то знает – нәрсә турындадыр белә – әллә турында белә;
для кого-то трудно – кем өчендер авыр – әллә кем өчен авыр;
сколько-то надо – ничәдер кирәк – әллә ничә кирәк;
чей-то сын – кемнеңдер улы – әллә кемнең улы;
зачем-то спрашивают – нигәдер сорыйлар – әллә нигә сорыйлар;
где-то живёт – кайдадыр яши – әллә кайда яши;
как-то сделал – ничекдер итте – әллә ничек итте;
с кем-то дружит – кем беләндер дус тора – әллә кем белән дус тора.

45. Переведите.
1) Ул сезнең артыгыздан нидер кычкырып калды. – Он что-то кричал вам вслед.
2) Бу кешене мин кайдадыр ниндидер җыелышта күргән идем бугай. – Кажется, этого человека я где-то, на каком-то собрании видел.
3) Кемдер гармунда уйнады, кемнәрдер матур итеп җырладылар. – Кто-то играл на гармони, кто-то красиво исполнял песню.
4) Хәлләрегезне никтер беркемгә дә сөйләмисез. – О ваших делах вы почему-то никому не рассказываете.
5) Аның сүзләре ничектер йөрәкләргә барып җитте. – Его слова как-то доходили до сердца (западали в душу).
6) Бу кабинетта һәрвакыт кемдер нәрсәдер сөйли. – В этом кабинете всегда кто-то что-то говорит.
7) Эт кемгәдер ниндидер ямьсез тавыш белән өрә иде. – Собака на кого-то заливалась лаем (заходилась от лая).
8) Мин кайчандыр журналист булырга хыяллана идем, ә хәзер нигәдер бу теләк юк. – Когда-то я мечтал стать журналистом, а сейчас почему-то этого желания нет.

46. Переведите.
1) Он как-то и откуда-то сам все узнал. – Ул ничектер һәм кайдандыр үзе бөтенесен белде.
2) Здесь что-то не так. – Биредә нәрсәдер алай түгел.
3) Он кому-то принес красивые луговые цветы. – Ул кемгәдер матур болын чәчәкләре алып килде.
4) Это какой-то знакомый почерк. – Бу ниндидер таныш кул.
5) Говорят, сегодня по телевизору будет какой-то интересный фильм. Буген телевизордан ниндидер кызык фильм булыр, диләр.
6) На столе остался чей-то учебник. – Өстәлдә кемнеңдер дәреслеге калды.
7) Кто-то остался после уроков и помыл пол. – Кемдер дәресләрдән соң калып торган һәм идәнне юган.
8) Тебе звонил какой-то человек. – Сиңа әллә нинди кеше шалтырады.
9) Вам всегда чего-то не хватает. – Сезгә һәрвакыт нәрсәдер җитми.

47. Напишите по образцу.
Үрнәк: Кемдер – әллә кем – кто-то, некто.
Күпмедер – әллә күпме – сколько-то, сколько-нибудь, сколько; кайчандыр – әллә кайчан – когда-то, некогда; никтер – әллә ник – почему-то, зачем-то, отчего-то; нигәдер – әллә нигә – почему-то, зачем-то, что-то; кемнәндер – әллә кемнән – от/с кого-то, кемдәдер – әллә кемдә – у кого-то; кем өчендер – әллә кем өчен – для кого-то; каядыр – әллә кая – куда-то;  ничектер – әллә ничек – как-то.

48. Измените по образцу.
Үрнәк: Кемдер кычкыра – әллә кем кычкыра – кто-то кричит.
Ничектер әйтте – әллә ничек әйтте – что-то сказал;
нигәдер белмим – әллә нигә белмим – почему-то не знаю;
күпмедер акча – әллә күпме акча – сколько-нибудь денег;
ниндидер сүз – әллә нинди сүз – какое-то слово;
кайдадыр бар – әллә кайда бар – где-то есть;
кемнеңдер баласы – әллә кемнең баласы – чей-то ребёнок;
никтер язмый – әллә ник язмый – почему-то не пишет;
кемгәдер бирдек – әллә кемгә́ бирдек – мы кому-то дали;
ничәдер кеше – әллә ничә кеше – сколько-то человек;
нидер сөйли – әллә ни сөйли – что-то рассказывает.

49. Напишите вместо точек подходящие местоимения.
1) Урамда төне буе кемләрдер йөриләр, кайдадер кычкырып көләләр. – В лесу всю ночь кто-то ходит, где-то громко хохочут.
2) Лилия туган көненә кемнедер чакырмаган, кемне икән? – Лилия на свой день рождения кого-то не пригласила, кого же?
3) Әллә ничек булды синең гомер, син, Мокамай, әллә нишләдең. (Һ. Такташ) – Как-то прошла твоя жизнь, Мокамай, что-то ты делал.
4) Һәр кеше нәрсәдер ярата, кемгәдер ярдәм итә, кемнәндер ярдәм көтә. – Каждый человек кого-то любит, кому-то помогает, от кого-то помощи ждёт.
5) Газ плитәсендә нигәдер яна бугай. – Кажется, в плите почему-то горит газ.

_Swetlana

ЮКЛЫК АЛМАШЛЫКЛАРЫ
Беркөнне ул Чаллыга барган. - Однажды он уехал в Набережные Челны.
Беркем дә аны күрмәгән. - Никто его не видел.
Бүген мин бернәрсә эшләмим, мин бүген ял итәм. - Сегодня я ничего не делаю, я сегодня отдыхаю.
Ул китап беркайда да юк.  - Этой книги нигде нет.
Мин аңа беркайчан бернәрсә дә әйтмим. - Я ему никогда ничего не говорю.
Бу бүлмәдә бернәрсә юк. - В этой комнате ничего нет.
Анда беркем дә юк инде. - Там ведь никого нет.
Беркем бернәрсә эшләми. - Никто ничего не делает.
Беркайда да кеше күренми. - Людей нигде не видно.
Беркайчан шулай эшләмәгез! - Никогда так не делайте!
Гел шулай гына эшләгез. - Всегда только так делайте.
Мин Мәскәүгә бардым, анда кеше бик күп. - Я ездил в Москву, там очень много людей.
Бөтенесе аны ярата. - Все его любят.
Бернәрсәгә тимәгез! Монда бөтен әйбер дә безнеке түгел. - Ничего не трогайте! Здесь все вещи - не наши.

52. Переведите.
а) Һичкем – никто; һичнинди – никакой; һичкайчан – никогда, ни разу; һичнәрсә – ничто, ничего; һичкая – никуда, не́куда; һичбер – никакой, ни один, (в знач. наречия) никак; һичкемнән – ни от кого, ни с кого; һичкайда - нигде.
б) Бернәрсә – ничто, ничего, что-то, нечто, одна вещь; беркемнән – ни от кого; беркайда – нигде; бернинди - никакой, беркем - никто, беркайчан - никогда, беркая - никуда.

53. Переведите.
Совсем не хочу – һич телмим; совсем не надо – һич кирәкми; он совсем ничего не видел – һич бернәрсә дә күрмәде; я совсем никому ничего не сказал – мин һич беркемгә дә бернәрсә дә әйтмәдем; совсем не думаешь – һич уйламыйсың; совсем не стараетесь – һич тырышмыйсыз.

54. Переведите. Дополните подлежащими.
(Ул) берни белмәгән – он ничего не знал;  (ул) һичкая барасым килми – он не хочет никуда идти; беркем дә һич җавап бирә алмый – никто совсем ничего не может ответить; (без) беркайда да һич тапмадык – мы нигде совсем ничего не нашли; (мин) бернәрсәне дә җыярга өлгермәдем – я ничего не успел собрать; (син) беркайчан да һичкемгә дә начар сүз әйтмә – никогда и никому не говори плохих слов; һичкем булышмаган – никто не помогал; һичбер кеше килмәде – ни один человек не пришёл; бернинди дә хата юк – нет никаких ошибок.

55. Переведите. Найдите отрицательные местоимения.
1) Балачакта күңелгә бернинди дә авыр уйлар килми. – В детстве в голову не приходят никакие гнетущие мысли.
2) Бүгенге көн башка көннәрдән бернәрсә белән дә аерылмый иде. – Сегодняшний день ничем не отличался от остальных.
3) Беркайчан да мондый хәл бу шәһәрдә булмаган. – В этом городе никогда такого не случалась.
4) Мондый зифа каеннар беркайда да юктыр. – Таких стройных берёз, наверно, нигде нет.
5) Быел җәй бер тапкыр да балык тотарга бара алмадым. – Прошлым летом ни разу не смог сходить на рыбалку.
6) Ни өчендер бакчада һичнинди кош сайравы ишетелми. – Почему-то в саду не слышно пения никакой птицы.
7) Ул беркайчан да беркемгә дә бернинди дә киңәш бирми. – Он никогда и никому не даёт никаких советов.
8) Бу сәгатьне берничек тә төзәтеп булмыймы? – Эти часы никак нельзя починить?

56. Переведите.
1) Он почему-то никогда и никому не верит. – Ул нигәдер беркайчан да беркемгә дә ышанмый.
2) Сегодня тебя на работе никто не видел. – Буген сине эштә беркем дә күрмәгән.
3) Я нигде не нашел свою тетрадь. – Мин беркайда да үз дәфтәрем тапмадым.
4) Никто и никогда об этом не слышал. – Беркем дә беркайчан да моның турында ишетте.
5) Азат ничего не учил и не смог ответить. – Азат берни өйрәнде һәм җавап бирә алмады.
6) Мама сегодня устала и никуда не хочет идти. – Әнием бүген арыды һәм беркая да барасы килмәде.
7) Я ничего не пишу, потому что мне совсем не слышно. – Мин берни язам, чөнки миңа һич бернәрсә дә ишетелә.
8) Ему никакого совета не нужно. – Аңа бернинди дә киңәш кирәкми.
9) Почему вы нигде, никогда и никому доброго слова не скажете? – Сез нигә  беркайда да беркайчан да беркемгә дә яхшы сүз әйтмисез?
10) Этой старушке никто и никогда не пишет. – Бу карчыкка беркем дә беркайчан да язмый.

_Swetlana

57. Спишите словосочетания по образцу.
Үрнәк: Минем дәфтәрем – дәфтәр минеке.
Синең чанаң – чана синеке – санки твои.
Аның чиләге - чиләк аныкы – ведро его.
Безнең тубыбыз – туп безнеке – мяч наш.
Сезнең өегез – өй сезнеке – дом ваш.
Аларның бүләкләре – бүләкләр аларныкылар – подарки их.

58. Измените слова по образцу и переведите их.
Үрнәк: Малай – малайныкы.
а) Балалар – балаларныкы - детей, апаныкы – старшей сестры, гаилә – гаиләнеке - семьи, мәктәп – мәктәпнеке - школы, кеше – кешенеке - чужой, Рөстәм – Рөстәмнеке - Рустамов, каен – каенныкы - берёзы.
б) Мин – минеке - мой, син – синеке - твой, ул – аныкы – его, без – безнеке – наш, сез –  сезнеке – ваш, алар – аларныкы – их.

59. Спишите, изменяя предложения по образцу. Переведите.
Үрнәк: Минем яңа чанам зәңгәр. – Яңа зеңгәр чана минеке.
1) Әниемнең күлмәге чәчәкле. – Чәчәкле күлмәк әниемнеке – Цветастое платье – моей мамы.
2) Бу синең хатыңмы? – Бу хатын синекеме? – Это твоя жена?
3) Наиләләрнең яңа фатирлары бик зур һәм иркен. – Бик зур һәм иркен яңа фатирлар Наиләләрнекеләр. – Очень большие и просторные новые квартиры Наиля и его родственников.
4) Безнең авылның мәчете ак таштан салынган. – Ак таштан салынган мәчет авылыбызныкы. – Мечеть, сложенная из белого камня – нашей деревени.
5) Биредә сезнең бакчагыз иң матуры. – Биредә (Биредәге) бакчаларның иң матуры сезнеке. – Самый красивый из здешних садов ваш.
6) Бу минем пәлтәмнең төймәсе түгел. – Бу төймә пәлтәмнеке түгел. – Эта пуговица не от моего пальто.
7) Бу үзеңнең китабыңмы? – Бу китап үзеңнекеме? – Эта книга твоя собственная?
8) Сезнең класста кемнең билгеләре иң начар? – Сезнең класста иң начар билгеләр кемнеке? – В вашем классе чьи отметки самые плохие?
9) Бу яңа җыр Рөстәм Яхинның җырымы? – Бу яңа җыр Рөстәм Яхинныкымы? – Эта новая песня - Рустема Яхина?
10) Тарих кабинетының урындыклары бик җайлы. – Бик җайлы урындыклар тарих кабинетыныкы. – Очень удобные стулья (из) кабинета истории.
11) Бу Татарстан гербымы? - Бу герб Татарстанныкымы? – Этот герб – Татарстана?
12) Песи баласының тәлинкәсе кечкенә. – Кечкенә тәлинкә песи баласыныкы. – Маленькое блюдце – котёнка.

60. Ответьте на вопросы.
1) Безнең бакча шәһәргә якын, ә сезнеке? – Сезнеке ерак, Белорецк районының Тирлян авылында.
2) Эниемнең куллары йомшак, ә әтиемнеке? – Әтиемнеке каты.
3) Радикның билгеләре яхшы, ә Сашаныкы? – Сашаныкы яхшы да икән.
4) Аларның мәктәпләре бик иске, ә сезнеке? – Сезнеке дә бик иске.
5) Минем сеңлемнең уенчыклары күп, ә синең сеңлеңнеке? – Минем сеңлемнеке тагын да күбрәк.
6) Минем чәем кайнар түгел, ә синеке? – Минеке дә кайнар түгел.
7) Алсуның өй эшләре әзер, ә энесенеке? – Энесенең өй эшләре әзер түгел.
8) Бу - Айгелнең дәфтәре, ә үзеңнеке кайда? – Үземнеке өйдә калган.

61. Спишите, расставляя вместо точек окончания -ныкы/-неке или -ның/-нең. Объясните свой выбор.
1) Быел безнең уңыш шундый әйбәт, ә күршеләрнеке никтер начар булган. – В этом году у нас такой хороший урожай, а у соседей почему-то был плохой.
2) Фатыйма апа бит Рөстәмнең әбисе тугел, ә Айратныкы, Рөстәмнеке авылда яши. – Фатима апа ведь бабушка не Рустема, а Айрата, Рустемова живёт в деревне.
3) Алмазның да, Илнарның да кечкенә эт балалары бар: Алмазныкы кара, ә Илнарныкы ап-ак. – И у Алмаза, и у Ильнура есть щенки: Алмазов чёрный, а Ильнуров белый-пребелый.
4) Бу сәгать әтиемнеке, ул аны оныткандыр. – Эти часы моего отца, он их забыл, наверное.
5) Бу бит каен яфрагы, имәннеке мондый булмый. – Это же берёзовый лист, дубовый не такой.
6) Бу апамның сумкасы, минеке өйдә калган. – Это сумка моей старшей сестры, моя дома осталась.
7) Без гел шәһәр сөте эчәбез, ә бит авылныкы файдалырак та, тәмлерәк тә. – Мы всегда пьём городское молоко, а ведь деревенское и полезнее, и вкуснее.
8) Сезнең улыгыз инде күптән өйдә, ә безнеке һаман юк. – Ваш сын уже давно дома, а нашего до сих пор нет.
9) Бу фотоаппарат кешенеке түгел, ә үземнеке. – Этот фотоаппарат не чужой, а мой собственный.
10) Кич белән кемнең буш вакыты бар: синекеме әллә абыеңныкымы? – У кого вечером есть свободное время: у тебя или у твоего старшего брата?

62. Переведите. Поставьте вопросы к выделенным словам и определите их падежы.
1. Әнием миңа яңа күлмәк тегә башлады, ә үзенекен тегеп бетерергә вакыты юк. – Моя мама начала шить мне новое платье, а дошить своё собственное у неё нет времени.
Әнием миңа яңа күлмәк тегә башлады, кемнекен тегеп бетерергә вакыты юк?
2) Энемнең кәрзинендә гөмбәләр бик аз иде, шуңа күрә ул минекеннән берничәне алды да үзенекенә салды. – В корзине моего братишки было очень мало грибов, поэтому он из моей несколько взял и в свою положил.
Энемнең кәрзинендә гөмбәләр бик аз иде, шуңа күрә ул кемнекеннән берничәне алды да кемнекенә салды?
3) Алсуның зонтигының төсе шундый матур, ә минекенең төсе ямьсез. – У зонтика Алсу такой красивый цвет, а у моего цвет некрасивый.
Алсуның зонтигының төсе шундый матур, ә кемнекенең төсе ямьсез?
4) Маратның китабы тагын өйдә калган, шуңа күрә дәрестә минекен алып торды. – Книга Марата опять осталась дома, поэтому на уроке он взял на время мою.
Маратның китабы тагын өйдә калган, шуңа күрә ул дәрестә кемнекен алып торды?
5) Синең классыңда малайлар күп икән, ә минекендә берничә генә – Оказывается, в твоём классе очень много мальчиков, а в моём только несколько.
Синең классыңда малайлар күп икән, ә кемнекендә берничә генә?
6) Аның кулъяулыгы бик пычрак, шуңа мин аңа үземнекен бирдем – Его носовой платок очень грязный, поэтому я дал ему свой.
Аның кулъяулыгы бик пычрак, шуңа мин аңа кемнекен бирдем?
7) Бу өстәл күрше кабинетныкы, безнекеләрне ремонтка бирделә́р. – Этот стол из соседнего кабинета, наши отдали в ремонт – Бу өстәл күрше кабинетныкы, кемнекеләрне ремонтка бирделәр?
8) Бу кәгазьләрне кайсы папкадан алдың: минекеннәнме әллә үзеңнекеннәнме? – Эти бумаги из которой папки взял: моей или твоей?
Бу кәгазьләрне кайсыныкыдан алдың: минекеннәнме әллә үзеңнекеннәнме?

63. Напишите ответы, используя слова в скобках в нужной форме.
Үрнәк: – Кемнең энисе матуррак: Айгөлнекеме, әллә Лилиянекеме? – Минеке.
1) Дусларыңа кемнең буләге кубрәк ошады? – Твоим друзьям чей подарок больше понравился? Илнурныкы.
2) Марат кемнең бакчасына булышырга барды? – Марат в чей сад пошёл помогать? Күршенеке.
3) Начар укучылар кемнең кабинетына йөрергә яратмыйлар? – Плохие ученики в чей кабинет не любят ходить? Директорныкы.
4) Сезнең малаегыз кем велосипедында йөри? – Ваш мальчик на чьём велосипеде катается? Дустыныкы (его друга).
5) Син кемнең этеннән куркасың? – Ты чью собаку боишься? Айратныкы.
6) Кемнең әкиятләрен балалар яраталар? – Чьи сказки любят дети? Тукайныкы.
7) Кемнең фатирында бүлмәләр уңайлырак? – В чьей квартире комнаты уютнее? Безнеке.
8) Син миңа кемнең телефонын бирәсең? – Ты мне чей телефон даёшь? Апаныкы.

64. Переведите.
1) Мой магнитофон уже старый, а твой мне очень нравится. – Минем магнитофон(ым) иске инде, ә синеке миңа бик ошый.
2) Его мама - врач, а моя - инженер. – Аның әнисе - табиб, ә минеке - инженер.
3) Это Сашины лыжи, мои давно сломались. – Бу Сашаның  чаңгысы, минеке күптән сынады.
4) Братишка разбил мою чашку, а свою не дает. – Энем (минем) чынаягымны ватты, ә үзенекене бирми.
5) Я потеряла свои варежки, а мамины мне большие. – Үз бияләем  югалттым, ә әниемнеке миңа зур.
6) Лена нашла на полу какие-то ключи, они не твои? – Лена идәндә ниндидер ачкычларны тапты, алар синекеләрме түгел?
7) Мои родители сегодня на даче, а твои дома? – Минем ата-аналар(ым) бүген дачада, ә синекеләр өйдәме? 
8) В нашем подъезде живут хорошие люди, а в вашем? – Безнең подъездда яхшы кешеләр яши, ә сезнекедәме?

65. Спишите, дописывая нужные окончания.
Үрнәк: Апамның язуы минекеннән матуррак. – Почерк моей старшей сестры красивее моего.
1) Алмазның сеңлесе минекеннән кечкенәрәк. – Сестра Алмаза младше моей.
2) Булатларның бакчасы безнекеннән  ераграк. – Сад семьи Булата дальше нашего.
3) Казан шәһәренең  урамнары  Чаллыныкыннан таррак. – Улицы Казани шире чем Набережных Челнов.
4) Самолетның тизлеге поездныкыннан зуррак. –  Скорость самолёта больше (скорости) поезда.
5) Безнең этебез күршеләрнекеннән усалрак. – Наша собака более злобная чем соседская.
6) Чия компоты алманыкыннан тәмлерәк. – Вишнёвый компот вкуснее яблочного.
7) Алсуның  бүлмәсе абыеныкыннан иркенрәк. – Комнату Алсу просторнее чем её старшего брата.


_Swetlana

АНТОНИМНАР
Ф. С. Сафиуллина, Татарча-русча, русча-татарча антонимнар сүзлеге

  АЛАЙ    БОЛАЙ 
  так    эдак 
  АНДА    БИРЕДӘ, МОНДА 
  там    здесь 
  АННАН    МОННАН 
  оттуда    отсюда 
  АНЫСЫ    МОНЫСЫ 
  то, тот    это, этот 
  АРЫ    БИРЕ 
  туда    сюда 
  БАР НӘРСӘ ДӘ    БЕРНӘРСӘ ДӘ 
  всё   ничего 
  БАРЧА    ЮКЧА 
  все    ничего 
  БЕРЕБЕЗ    БАРЫБЫЗ 
  один из нас    все мы 
  БЕРКЕМ ДӘ    БАРЫСЫ ДА   
  никто    все 
  БИРЕДӘ    ТЕГЕНДӘ 
  здесь    там 
  БОЛАЙ    ТЕГЕЛӘЙ 
  так    эдак 
  БӨТЕН    ЯРТЫ 
  целое    половина 
  БУ    ТЕГЕ, УЛ 
  этот    тот